Салкын тиеп еш авыруның алты сәбәбе
Еш салкын тию, гадәттә, иммунитет проблемалары аркасында түгел, ә яшәү рәвеше белән бәйле була. Бу хакта гомуми практика табибы Сюзанна Уайлига сылтама белән «Радио 1» яза.
Белгеч фикеренчә, салкын тию авыруларының еш кабатлануына китерә торган алты төп фактор бар. Аларның беренчесе — хроник стресс.
Шулай ук сыйфатлы йокының да роле зур: йокының тирән фазаларында иммун системаны ныгыта торган матдәләр эшләп чыгарыла, ә йокы җитмәү организмның тернәкләнү процессын авырлаштыра һәм акрынайта.
Табиб тәмәке тартуны һәм алкоголь куллануны да өстәмә куркыныч факторлары дип атады. Тәмәке тарту үпкәләр эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый һәм инфекцияләрнең организмнан чыгарылуын акрынайта, ә алкоголь иммунитет күзәнәкләрен какшата, йокыны боза һәм сусызлануга китерә. Уайли ассызыклаганча, хәтта алкогольнең аз гына күләме дә авыру вакытында савыгуны тоткарларга мөмкин.
Моннан тыш, белгеч күп кеше булган мохиттә даими аралашуны да еш салкын тиюнең сәбәбе дип билгеләде, бигрәк тә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм ачык офис киңлекләрендә. Кайбер очракларда инфекция авыруларының кабатлануы сәламәтлек белән бәйле яшерен проблемаларны яки иммун системаның какшавын күрсәтергә мөмкин, диелә бу хәбәрдә.