Ял көннәрен отпуск көннәре санына кертми башларга мөмкиннәр
Төп еллык яки түләүле өстәмә еллык отпускның календарь көннәре санына ял көннәрен кертмәскә тәкъдим иттеләр. Бу закон проектын ЛДПР фракциясе лидеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендә партия депутатлары Дәүләт Думасына карауга юллаган, дип яза РИА Новости.
Россия Хезмәт кодексының 120 маддәсенә үзгәреш кертү күзәдә тотыла. Документта әйтелгәнчә, гамәлдәге хезмәт законнары нигезендә, түләнә торган еллык отпуск 28 календарь көненнән тора. Ике як килешүе буенча ул өлешләргә бүленә ала, әмма бер өлеше кимендә 14 көн булу шарты мәҗбүри. Отпуск көннәренә эш көннәре дә, ял көннәре дә керә.
«Закон проекты төп еллык яисә түләүле өстәмә еллык отпускның календарь көннәре исәбенә ял көннәрен кертмәскә тәкъдим итә», – диелгән аңлатма язуында.
Инициатива авторлары фикеренчә, закон проектын гамәлгә ашыру хезмәткәрләргә гарантияләнгән 28 ял көнен, шулай ук өстәмә ял көннәрен үзләренә рациональ һәм күбрәк файда китереп кулланырга мөмкинлек бирәчәк, бу хезмәт законнары максатларына һәм социаль дәүләт принципларына тулысынча туры килә, диелә хәбәрдә.