Казанда өстенә трактор ауган ир-ат һәлак булган
Казанның Боевая урамында трактор белән авариядә бер ир-ат һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән яза.
Якынча белешмә буенча, канализация суырткан чакта трактор янына ава һәм бер ир-ат өстенә төшә. Ир-ат урында ук үлә.
Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.
Соңрак Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, су суырткан чакта трактор торба зонасына үзлектән төшеп киткән. Торба янында булган 63 яшьлек эшче ир-ат имгәнгән һәм һәлак булган.