Нәрсәнедер югалтсаң яки аңа ирешә алмасаң, нишләргә?
Зөлфәт хәзрәт Габдуллин телеграм-каналында Аллаһ Тәгаләнең сүзен искә алырга киңәш итә.
«Әгәр син нәрсәнедер югалтсаң яки аңа ирешә алмасаң, кайгырма һәм Аллаһ Тәгаләнең сүзен искә ал:
عَسَى رَبُّنَا أَن يُبْدِلَنَا خَيْرًا مِّنْهَا إِنَّا إِلَى رَبِّنَا رَاغِبُونَ
мәгънәсе: Раббыбыз безгә аннан яхшыракны бирер дип өметләнәбез, без Раббыбызга омтылабыз.
Җомга көне мөбәрәк булсын!» дип яза хәзрәт.