«Мисс Татарстан-2026» бәйгесендә җиңүче кыз 11 килога ябыгу ысулын әйтте
«Мисс Татарстан-2026» конкурсы җиңүчесе, Түбән Камадан Амира Шәрипова финал алдыннан ничек 11 килограммга ябыга алуын сөйләде. Кыз конкурста икенче ел рәттән катнаша, ә узган ел модель параметрларына туры килү өчен ул ябыгырга карар кыла. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
«Мин узган ел «Мисс Түбән Кама» конкурсына әзерлек вакытында ябыктым, әлеге бәйгедә җиңдем. Өч ай эчендә 11 килограммга ябыктым. Минем ябыгу ысулым универсаль иде: спорт, бик күп спорт, җәяү йөрүләр һәм чиста, дөрес туклану — анда аксым һәм клетчатка күп», — дип сөйләде Амира Шәрипова.
Ул хәзер КФУның беренче курсында укый. Ул модель карьерасы белән кызыксынуын да әйтте, әмма аның укуга комачауламаячәген ассызыклады.