«Китап» радиосының беренче юбилее: «Максат – халыкка китапның кирәклеген исбатлау иде»
Бүгенге зур мәгълүмат ташкынында рухи азык бирүче, милли кодны саклаучы проектлар аеруча кадерле. Биш ел элек татар медиа дөньясына яңа сулыш булып килеп кергән «Китап» радиосы кыска вакыт эчендә чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яуларга өлгерде. Филармония сәхнәсендә гөрләп узган концерт та моның бер дәлиле. 5 ел дәвамында «Китап» радиосы, Татарстан театрларының иң танылган актерлары тавышы белән 1,5 мең сәгатьтән артык аудиоәсәр, 2 меңнән артык шигырь яздырып, тыңлаучыларга җиткергән. Аудиокитапларны тыңлау саны 5 елда 10 миллионга җиткән.
«Бу саннар көн саен тулылана гына бара!», – дип белдерде юбилей кичәсен алып баручылар – Әлмәт театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов һәм Камал театры диктор-тәрҗемәчесе, «ТНВ» каналы алып баручысы Зөлфия Шәмсуарова, алар тамашачыларны «Китап»ның яңалыклары, уңышлары белән таныштырды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Татар милләтен, халкын, яшьләребезне сезнең аша танытабыз!»
Радио коллективын әлеге шатлыклы вакыйга белән Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев котлады:
Әле 5 ел гына эшлисез, инде бик зур үрләргә ирешкәнсез. Татар милләте өчен бик кирәкле һәм бик зур эшләр эшләнелә. Татар милләтен, халкын, яшьләребезне сезнең аша танытабыз. Шушы эшегез китаплар, шигырьләр тыңлаучыларны һәм укучыларны арттыруда тагын да күбрәк этәргеч булсын иде. Без сезгә бик рәхмәтле, телебезне, милләтебезне саклауда сезнең ролегез бик зур!
Камил Ногаев Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовның котлау сүзләрен җиткерде:
«Татар – гомер-гомергә китаплы, укымышлы халык булган. Илдә нинди генә вазгыять булса да, әби-бабаларыбыз китаптан аерылмаган, әсәрләрне балаларга яттан сөйләгән. Шул рәвешле халкыбызның зыялылыгын, тәҗрибәсен, тәрбиясен буыннан-буынга тапшырганнар. Әдәбиятны, тарихыбызны, рухи кыйммәтләребезне саклауга ярдәм иткәннәр. Бүген «Китап» радиосы татар әдәбиятының асыл үрнәкләрен татар моңына кушып бирә. Әлеге әдәби-музыкаль бердәмлек радио тыңлаучыны көн дәвамында уйлануларга, моңлануларга этәрә», – диелә әлеге котлауда.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Яшьләр башкаруында шигырь бөтенләй башка төрле яңгырый»
Радионың башлангычында торган шагыйрә, журналист Гөлинә Шәйхи «Китап» радиосы бүгенге көндә брендка әверелүен әйтте.
Радионың максаты – халыкка китапның кирәклеген исбатлау иде. Биш ел элек, «Китап» ачылган вакытта, шигырьгә һәм әдәби әсәрләргә ул кадәр игътибар юк иде әле. Ул ниндидер күләмдә бар иде, ләкин яшьләр менә бүгенге кебек шигырьгә андый карашта түгел иде. Хәзер шигырьгә шундый сак карыйлар, һәм иң мөһиме, нәкъ безнең радио аша бик күп яшьләр шигърияткә тартылды. Хәзер татарларда шигырьләр сөйләп социаль челтәрләрдә уртаклашу популяр. Аларның күбесенең «Китап» радиосына киләсе килә. Күп язучыларның үзләренең әсәрләрен «Китап» радиосыннан ишетәсе килә. Безнең әлеге миссиябез үтелде дип уйлыйм. Чөнки яшьләр башкаруында шигырь бөтенләй башка төрле яңгырый.
Радионың башлангыч чорына килгәндә, ул вакытлар җиңел булмады. Мин театрдан радиога килгәндә, брендыбызның исеме дә, танылуы да юк иде әле. Бу коронавирус пандемиясе чорына туры килде. Мин бик күп китаплар, шигырьләр укыдым. Һәр әсәрне игътибар белән өйрәнеп, «инә күзеннән үткәреп» эфирга әзерләдем – аларны бүген дә тыңлап була. Мин үз эшемне, театрны «Китап» радиосына алыштырдым һәм бу радио – минем нигезем, дип әйтә алам. Без «Китап» белән бергә үстек. Радио эшчәнлегенең зур өлеше минем җилкәмдә иде: бик күп әсәрләрне, шигырьләрне яттан беләм һәм моның белән горурланам. Хәзер дә артистлар: «Гөлинә, шундый тема буенча шигырь кирәк иде», – дип мөрәҗәгать итсәләр, бер минут эчендә табып бирә алам. Һәр шигырьнең авторын һәм эчтәлеген яттан белүем белән бәхетлемен.
Радиога иң беренче килеп, безгә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтем чиксез. Алар бүген дә «Китап тавышы» булып санала. Барлык артистларга, җырчыларга һәм шагыйрьләргә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Алар булмаса, «Китап» радиосының дәрәҗәсе бу кадәр югары булмас иде. Башта: «Әлеге радио кирәкме?» – дигән шикләнүләр дә булды. Ләкин без радионың яшәргә хаклы икәнен исбатладык. Барлык тыңлаучыларыбызга һәм бүгенге тамашачыларга зур рәхмәт!
Филүс Каһиров: «Радио халыкка хезмәт итә»
Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров гастрольләрдә йөргәндә һәрвакыт татар радиоларын тыңлавы турында сөйләде. «Радиодан кызыклы мәгълүмат яңгыраса яратып тыңлыйм», – ди ул.
Без бик еш юлда, һәрвакыт радио белән. Радио безнең юлдашыбыз, гастрольдә йөрүчеләр мине аңлар. Бер радионы да аерып әйтәсем килми – «Болгар», «Татар радиосы», «Китап», «Тәртип» – барысын да яратып тыңлыйбыз. Радио халыкка хезмәт итә, аларның эшчәнлегендә иң мөһиме, халыкка дөрес мәгълүмат барып җитәргә тиеш дип уйлыйм. Минемчә, радиодан һәрвакыт җырлар гына яңгырап торырга тиеш түгел. Әгәр дә халык өчен ниндидер мәгълүмат җиткерәләр икән, бу бик әйбәт. Ул төрле булырга мөмкин – язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләре, гомумән төрле юнәлештә булган мәгълүмат, дөньякүләм танылган шәхесләрнең язмышларын сөйләү дә файдага гына дип уйлыйм.
Бүген радиоларда төрле җырлар ишетәбез, еш кына сыйфатлысы да сыйфатсызы да бергә яңгырый.
Радиога җырларны сайлап алу булырга тиеш инде, әлбәттә. Халыкка барыбер мәгънәлерәк, моңлырак җырлар ишеттерәсе килә. Иң мөһиме - сүзләренә, текстка саклык белән кагылырга. Үземнең дә шундый хәлгә юлыкканым бар, җыр яздырыла, аннан соң – «Менә башкаргансыз, яздыргансыз, әмма авторның нәкъ шушы сүзен төшереп калдыргансыз», – дип әйттеләр, ә ул ретро җыр, бу мине шатландыра гына. Кирәк булса, яңадан да яздырабыз. Радио халыкка хезмәт итә, халыкка һәрвакыт дөрес мәгълүмат барып җитәргә тиеш дип уйлыйм.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Сәгыйть Гыйбашев: «Китап» радиосында төрлелек бар, бу бик мөһим!»
Концертта тамашачыларга үзенең матур җырларын бүләк иткән Татарстанның атказанган артисты Сәгыйть Гыйбашев «Китап» радиосын тормыш иптәше Гүзәл ханым белән бергәләп тыңлавын сөйләде.
«Китап» радиосын бик хөрмәт итәм, яратып тыңлыйм! Минем тормыш иптәшем дә әлеге радионы тыңларга ярата. Алар төрле юнәлештә эшли – әсәрләр, шигырьләр, җырлар, төрлелек бар, бу бик мөһим! Бүген дә менә шундый матур итеп концерт куйдылар. Бик шатланам алар өчен. Алга таба да милләтебезне шатландырып, матур чаралар оештырып, әсәрләр яздырып, эфирга чыгарып, эшчәнлекләрен алып барырга язсын!
Сезнең җырларны хәзер еш кына башка җырчылар да башкара. Үзегезнең җырларыгызны радиодан ишеткәч, нинди хисләр, нинди уй-фикерләр килә?
Ул, минемчә, дөрес. Хәзер бөтен нәрсә акчага бәйләнгән бит инде. Үземнең җырларымны ишетсәм, шатланам. Башка кеше башкаруга да әйбәт карыйм. Соңгы арада минем, киресенчә, популярлыгым үсеп китте, таный башладылар. Җырларым яңа стильдә яңгырый башлады. Кем тавышы ничек ишетелә бит, кем ничек җырлый, ул тавыштан да тора. Минемчә, җырларны төрлечә җырларга кирәк. Тамашачылар тыңлый икән, димәк, ошый. «Китап» радиосында минем җырларны яңгыраталар, рәхмәт! Бик шатланам мин алар өчен. Югалмасыннар, шулай эшләп торсыннар, беркайчан да тынмасыннар!
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Вадим Захаров: «Татарларда төрле форматлы радиолар булырга тиеш»
Татарстанның халык артисты Вадим Захаров та «Китап» радиосында шигырьләр тыңларга ярата икән: «Шигырьләр тыңларга яратам, ләкин үземнең укып караганым юк, чакырсалар, бик теләп ризалашыр идем», – дип уртаклашты ул. Җырчы бөтен татар радиоларын яратып тыңлавын әйтте.
Яраткан радиом бар дип әйтәсем килми, мин бөтенесен дә тыңлыйм, кәефкә карап. Нинди җыр тыңлыйсы килүгә, стиленә карап. Татарларда төрле форматлы радиолар булырга тиеш дип саныйм. Мин үзем дә шигъри җанлы кеше. Яраткан шагыйрьләрем – Фәнис Яруллин, Әнгам Атнабаев. «Китап» радиосында алар бик еш яңгырый, тыңларга рәхәт. Радионың озын гомерле булуын телим! Хәзер җырның сүзләренә, мәгънәсенә болай да игътибар бик аз бит. Башка «әйберләргә» карыйлар, элеккеге «худсоветлар» булган шикелле ниндидер идарә булса, әйбәт булыр иде. Без ул заманга эләкмәдек, шуңа күрә артык әйтә дә алмыйм. Шулай да хәзер иләктән бераз иләсәләр әйбәт булыр иде.
Фото: © «Татар-информ»
Концерт дәвамында сәхнәдә – Асаф Вәлиев, Сәгыйть Гыйбашев, Рөстәм Закиров, Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Фәйзрахманов, Вадим Захаров, Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар, Альберт Вәлиуллин, Зәринә Хәсәншина һәм башка җырчылар балкыды. Тамаша Филүс Каһиров чыгышы белән тәмамланды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов