Америкада кар яву һәм салкыннар аркасында кимендә 30 кеше үлгән
Америка Кушма Штатларында кар яву һәм -12,3 градус салкын вакытында кимендә өч дистә кеше һәлак булган. Бу хакта Associated Press хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Басма мәгълүматлары буенча, фаҗигаләр төрле сәбәпләрдән килеп чыккан. Мәсәлән, кар чистарта торган техника артка чигенгәндә, берничә кеше һәлак булган.
Арканзаста һәм Техаста тау шуганда үсмерләрнең гомере өзелгән.
Нью-Йоркта көтмәгәндә килгән суык вакытында урамнарда 8 мәет табылган. Хәзер аларга нәрсә булганы ачыклана.