Лаеш районы командасын көрәш буенча Татарстан беренчелегеннән төшереп калдырганнар
22-24 гыйнвар көннәрендә Казанның «Олимпиец» спорт комплексында 17-18 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге уза. Ярышларда 2008-2009 елгы көрәшчеләр 55 кг хәтле, 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90 һәм 110 кг га хәтле үлчәү авырлыкларында бил алыша.
Кичә, 22 гыйнвар көнне, ярышларның команда вәкилләре киңәшмәсе һәм жирәбә уйнату узды. Әлеге җыелышта Лаеш районы командасының Татарстан беренчелегендә катнашмаячагы билгеле булды. Соңрак социаль челтәрләрдә җыелыштан видео таралды. Видеодан күренгәнчә, Лаеш районы командасы көрәшчеләре тәкъдим иткән документлар оештыручылар тарафыннан куелган таләпләргә туры килмәве ачыкланган.
Татарстан беренчелеген уздыру турында нигезләмәдә: «Ярышларда Россиянең башка төбәкләре һәм өлкәләре спортчыларының Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре өчен чыгыш ясау тыела», – дип язылган.
Лаеш районы командасы составында исә Башкортстан Республикасыннан килгән көрәшчеләр чыгыш ясый. Ярышларда катнашу өчен, алар Татарстанда урнашкан уку йортында укуын раслаучы документ тәкъдим иткән. Ләкин соңрак билгеле булганча, әлеге документлар ялган булып чыккан.
Ярышлар алдыннан узган җыелышны Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров алып бара, видеода ул барлык катнашучылар каршында килеп чыккан хәлне аңлата:
Без уку йортына сорау җибәрдек, безгә укыту бүлеге мөдире җавап бирде, «алар бездә укый» диделәр. Ләкин укырга керү турында боерык сорагач, боерыкны уку йортының сайтыннан карарга куштылар, шунда аларның фамилияләре язылган, диделәр. Без эзләдек, боерыклар бар, ләкин исемлектә андый фамилияле кешеләр юк. Әлеге хәлне башка районнарда да тикшергәннән соң, шундый ук очрак Чистайда да барлыгы ачыкланды. «Зилант», Актаныш, Әлмәт районнары командалары көрәшчеләренең документлары таләпләргә туры килә.
Тагын бер тапкыр әйтәм: без Лаешка да, Мөслимгә дә каршы түгел, безнең теләк – барлык килгән кешене көрәштерү. Ләкин шундый ситуация туган икән, без бөтен кешене дә тикшердек, ахырдан «тегеләй-болай» дип сөйләнеп йөрерлек булмасын. Шуның белән теманы ябабыз. Ләкин Лаеш өчен шундый кагыйдәләр икән, без Чистай командасы егетен дә төшереп калдырырга тиешбез. Безнең монда ялган юк, агы – ак, карасы – кара, шундый ситуация. Әгәр Лаешны төшереп калдырабыз, икән, димәк, «автоматом», Чистай көрәшчесен дә төшереп калдырабыз.
Залдан: «Без Лаешка гына димибез бит, кемнәрнең документлары туры килми, шулар кермәсен», – дигән фикер яңгырый.
Марат Готович миңа һәрвакыт әйтә иде: «Марсель, килгән һәрбер кеше керергә тиеш, башкортларга синең бирә торган аерым футболкаларың булсын, килсәләр, син аларга футболка бир», – дия торган иде.
Залдан: «Бу бит – Россиягә сайлап алу, шуны да аңлагыз», – дигән фикер яңгырый.
Ул вакытта да сайлап алулар булды, ләкин мондый ситуация беренче тапкыр, – дип дәвам итә Марсель Таһиров.
Әлеге сүзләрдән соң Лаеш районы тренеры Ранис Галимуллин, торып, команданың ярышларда катнашмаячагын белдерә:
Егетләр, бүген Лаешка бөтен кеше каршы. Ләкин алай көрәшүчеләр Актанышта да, «Зилант»та да, Чистайда да бар. Мин сезнең өчен команданы алам, бу ярышта Лаеш катнашмый, алга таба карарбыз, Лаешны алып атыгыз! – ди һәм җыелыштан чыгып китә.
Фото: © Видеодан скриншот
Башка төбәк көрәшчеләрен Татарстанда узган ярышларга кертүне тыю турында узган елны декабрь аенда үткәрелгән Россия Кубогы ярышларында Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр иткән иде:
Кайбер көрәшчеләр Татарстанда җиңелгәч, бүтән төбәккә китеп көрәшә. Әлеге күренеш бездә күптән бар инде. Бер уйлаганда, Татарстан өчен әйбәт тә кебек – безнекеләр, Татарстанның 5-6 нчы санлы көрәшчесе дә Россиядә 2-3 урын ала, әмма безнең көрәшне үстерү өчен бу – тискәре күренеш.
Төбәкләрдә дә көрәшне үстерергә кирәк, без моны Рөстәм Кәлимуллин белән сөйләштек, киңәшләштек, шундый фикердә торачакбыз: кемнәр Татарстан эчендә көрәшә – алар Татарстан өчен көрәшергә тиеш. Башка төбәкләрдән ирекле көрәш, грек-рим көрәше буенча килә алалар, үзләренең осталыкларын арттыра, призлы урыннар яулый алалар, без аларны моннан мәхрүм итәргә тиеш түгел.
Бездә көрәш аерылыбрак тора, чөнки бездә үсеш тә зур, эчтәлек тә бик бай, бүтән төбәкләрдә дә көрәш үсеп килә, бу – безне сөендерә, ләкин бер төбәктән икенче төбәккә сикереп йөрү – матур күренеш түгел, – дип белдергән иде ул журналистларга.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
- 15-17 гыйнварда Алабугада узган көрәш буенча Татарстан чемпионатында башка төбәк көрәшчеләре дә бил алышты, алар арасында призлы урыннар яулаучылар да бар иде. Оештыручылар хәбәр итүенчә, әлеге көрәшчеләрнең документлары куелган таләпләргә туры килгән.