Гөлназ Асаева: «Әнинең каты кулы эләкмәсә, бәлки...»
Гөлназ Асаева әнисе – җырчы Лилия Биктимерованы үзенчәлекле итеп туган көне белән котлаган.
«Бүгенге көнемне әниемә багышлыйсым килә. Әнинең балачагы бик бәехетле булган дип әйтә алмыйм. 10 яшендә фаҗигале рәвештә нәнәй (әнинең әнисе) вафат булган. Әнигә күп авырлыклар аша узарга туры килгән. Тыштан усал булып күренсә дә, ул – бик йомшак күңелле, киң йөрәкле, балалары өчен янып яши торган әни. Минем иҗатыма бөтен көчен салган кеше дә ул. Әнинең каты кулы эләкмәсә, бәлки, бүген Гөлназ Асаева дигән җырчы булмас та иде. Әле дә истә студиядә башмак белән бәргәләгәне.
Әни, син минем дөньядагы иң якын, иң кадерле кешем. Иң мөһиме, исән-сау бул, күңел тынычлыгың булсын. Әти белән тагын күп еллар бүгенгедәй үз дулкыныгызда булып, бер-берегезне яратып яшәгез. Без Кәрим белән гомеребезнең соңгы көненәчә сезнең янәшәдә булып, кирәк вакытта ярдәм итеп, назлап яшәрбез. Дөньядагы иң бәхетле кеше бул, син моңа лаек.
Кара әле, кызың нинди котлау язды! Дубайда кызынып ятып, күрми калма. Бу фотолар өчен тагын эләгә инде миңа», – дип тә шаярткан ул ахырдан.
Лилия Биктимерова исә үзенең 45 яшьлек юбилеен җылы якларда каршылаячагын әйтеп, беркемгә әйтмичә генә, гаиләсе белән аэропортка юл тотканын күрсәткән иде.
Фото: © Гөлназ Асаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән