Биш бала әнисе Гөлфинә Хуҗиәхмәтова: «Бала туган саен, бер уйламаган җирдән мал керде»
«Өч кенә түгел, биш малайлы булдык, Аллаһка шөкер»
Гөлфинә белән Искәндәр – гомер итү өчен авыл җирен сайларга курыкмаган сирәк парларның берсе. Мал-туар асрап, умарта тотып, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, дөрес юлдан атлап баручы матур гаилә. Балаларын да үз үрнәкләрендә инсафлы, тырыш итеп тәрбиялиләр.
Гөлфинә үзе – Саба районы Олы Кибәче авылы кызы. Тормыш иптәше белән якташлар булсалар да, аларның юллары, икесе дә Казанга китеп элемтә техникумына укырга кергәч, 2011 елда гына кисешә. Тулай торакта танышып киткән яшьләрнең аралашуы баштарак дуслыктан ары узмый. Тора-бара Искәндәр үзенең тыйнаклыгы, җор теллелеге белән кызның күңелен яулап ала. «Булачак тормыш иптәшемнең юмартлыгына, хатын-кызга карата булган хөрмәтенә дә шаккаттым», – ди Гөлфинә.
Яшьләр 2013 елда укуларын тәмамлап, диплом ала. Озакка сузып тормыйча, әти-әниләренең хәер-фатихасы белән, шул ук елны никах та укытып куялар. Гаиләне ямьләп, шатлык-куаныч белән тутырып, бер-бер артлы балалар туа. Иң олы уллары Ризван 2014 елда дөньяга аваз сала. 1 генә ел аерма белән, 2015 елда Аллаһы Тәгалә Хуҗиәхмәтовларга тагын бер сабый – Зиннурларын бүләк итә. 2018 елда Мансур, 2021 елда Гафур исемле улларын, ә узган 2025 елда тагын бер бәхет төенчеге – Илнурларын алып кайткан Гөлфинә белән Искәндәр.
Фото: © Гөлфинә Хуҗиәхмәтованың шәхси архивыннан
Гөлфинәнең үзен кайчан да булса 5 бала, өстәвенә, 5 малай әнисе булырмын дип, күз алдына да китерми. «Мин үзем зур, күп балалы гаиләдә үсмәдем. Бер энекәшем генә бар. Шуңа, әле кияүгә чыкканчы ук, күп дигәндә 2 балам булыр, дип уйлый идем. Бер кыз һәм бер малай теләдем. Әмма ирем Искәндәр әле очрашып йөргән вакытыбызда ук: «Безнең 3 малаебыз булачак», – дип әйтә килде. Ул аны каян чыгып, нинди максат белән әйткәндер, белмим. Мин көлеп кенә куя торган идем. Хәзер тормыш иптәшемә: «Менә 3 малай дигән идең, 3 кенә түгел, 5 малайлы булдык, Аллаһка шөкер», – дип әйтәм.
«Ризван, Зиннур һәм Мансур күрше Эзмә авылы мәктәбендә белем алалар. Зиннур, әле укырга кергәнче үк, бик кызыксынып, Шәмәрдәндәге сәнгать мәктәбенә йөри башлады. Оста итеп рәсем төшерә, кул эшләре белән шөгыльләнә. Олы улларыбыз, шулай ук, күрше авылдагы мәдрәсәгә йөреп, дин белемнәрен дә үзләштерәләр. Көрәш белән шөгыльләнәләр. Гафур балалар бакчасына йөри. Иң кечкенәбез Илнурга 2 ай», – дип гаиләсе белән таныштыра безне Гөлфинә.
Фото: © Гөлфинә Хуҗиәхмәтованың шәхси архивыннан
«Һәр бала Җир йөзенә үз ризыгы белән туа»
Хатын-кыз өчен йөклелек чорының һәрберсе үзенчәлекле һәм ниндидер мизгелләре белән истә кала торгандыр. Гөлфинә исә төпчекләре Илнур белән йөклелеген «бик авыр күтәрдем» дип билгеләп үтте.
Нәрсә әйтсәң дә, яшь барыбер үзенекен итә икән. 31 яшьтә йөккә узган идем, бәби туганчы 32 яшь тулды. Беренче улыбыз Ризванны исә мин 20 яшьтә таптым. Хатын-кыз өчен баланы 30 яшькә кадәр табу яхшырак. Ләкин, авыр күтәрүемә карамастан, Илнурны бик җиңел таптым. Кесарево операциясе башкаларына караганда күпкә җиңелрәк узды, – ди ул.
Сабыйларны табу белән генә түгел, һәркайсына дөрес тәрбия, игътибар һәм наз биреп, олы тормыш юлына әзерләргә дә кирәк бит әле. Әлбәттә, 5 балага гомер биргән анага да курку, борчылу хисләре ят булмаган. Тик акча җиткерә, балаларга матур тормыш бүләк итә алырбызмы, дип түгел. «Һәр бала Җир йөзенә үз ризыгы белән килә. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам. Балаларыбыз туган саен, бөтенләй уйламаган, өмет итмәгән җирләрдән мал кереп торды, Аллаһка шөкер», – дип сөйли әңгәмәдәшем.
«Сезнең ишле гаиләгә ашарга да күп итеп пешерергә туры киләдер. Балалар һәрберсе үзе яраткан ризыкны сорый башласа нишлисез?» – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
Ашарга, чынлап та, бик күп пешерергә туры килә. Бер казан тутырып пешереп куясың да, бәлки, әле бу иртәнгә дә калыр, дип өметләнәсең, ләкин ул калмый, – дип рәхәтләнеп көлә Гөлфинә. – Ир балалар бит инде алар болай да ашамсак була. Минем улларым, Сөбханаллаһ, ризык талымлап тормыйлар. Беркайчан да: «Мин бу ризыкны яратмыйм, әни, пешермә», – дип әйткәннәре юк. Нәрсә пешерсәм дә: «Әни, тәмле булган, рәхмәт», – дип ашыйлар, Аллаһка шөкер. Әлбәттә, һәрберсенең үз яраткан ризыклары бар. Ир балалар булгач, һаман да шул ит ризыклары инде ул. Бәлеш, өчпочмак, мантыйларны бик яратып ашыйлар. Җаем, вакытым булганда, иренмим, һәрберсен яраткан ризыклары белән сыйларга тырышам, – ди ул.
Хуҗиәхмәтовлар шушы көннәрдә генә якыннары һәм дусларын төпчекләре Илнурның бәби чәенә җыйганнар:
«Балалар бер эштән дә курыкмый»
Гөлфинә – батыр әни генә түгел, аш-су серләре белән бүлешеп, авыл тормышының бөтен нечкәлекләрен, күп балалы гаиләнең кызыклы тормышын яктыртып баручы популяр блогер да әле. Аның матур-матур тортларын, камыр ризыкларын, салатларын күреп, авыздан сулар килә. Тавык чүпләп бетермәслек көндәлек эш-мәшәкатьләрен күреп тә, шулар белән беррәттән әни вазифасын алып барырга ничек җитешә икән, дип тә уйлап куясың. Никадәр зур сабырлык, тырышлык кирәк моның өчен. Үз алдыңа приоритетлар куеп, вакытны дөрес белә бүлгән очракта гына мөмкиндер бу.
Өлгермәгән эшләребез дә бик күп була. Язылучыларым да еш кына: «Сез ничек өлгерәсез, мин бер бала белән дә җитешә алмыйм», – дип хатлар язып калдыралар. Соң блогта аның өлгермәгәнен күрсәтмисең бит инде (көлә). Аллаһка шөкер, ярдәмчеләребез – балаларыбыз. Ризван белән Зиннур инде рәхәтләнеп кул арасына керәләр, йорт эшләрендә булышалар. Моңа кадәр сыерлар асрап, сөт ризыклары сату белән дә шөгыльләнә идек. Хәзер сыерларны бетердек инде, сарыклар гына асрыйбыз. Мәсәлән, җәй көне сарыкларны көтү тулысынча Ризван белән Зиннур өстендә. Малларны болынлыкка алып чыгып китәләр дә, шунда футбол, башка уеннар уйнап, көтү көтәләр. Маллар карау белән генә түгел, идән, табак-савытлар юуны да булдыралар.
Гомумән, безнең гаиләдә, ир-ат эше, хатын-кыз эше дип, эшне бүлеп тору юк. Балалар бер эштән дә курыкмый, «әни, нәрсә эшлик» дип кенә торалар. Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үстеләр, хәзер дә бөтен эштә дә булышалар, Аллаһка шөкер ул яктан. Без балаларны шулай эш белән тәрбиялибез инде. Берсенең дә эшсез торганы юк. Үзләре булдыра ала, көчләреннән килә торганнарны гына кушабыз, әлбәттә. Эшләп куйганнан соң: «Улым, булдыргансың, молодец», – дип үсендереп җибәрәбез. Бу – алар өчен алга таба да шундый тырыш булырга мотивация.
Мансурдан тәмле салат рецепты:
Безнең өчен балаларыбызның дини тәрбия алуы да бик мөһим. Малайлар мәдрәсәдән кайткач, анда туплаган белемнәрен безнең белән дә бүлешәләр. Бер самимилек белән, берсен-берсе бүлә-бүлә сөйлиләр. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип әйтәләр бит. Безнең намаз укыганны күреп, улларыбыз да янәшәбезгә килеп баса. Догалар белмәсә дә, 4 яшьлек Гафурга хәтле намаз хәрәкәтләрен кабатлый, сәҗдәгә китә, – дип, малайлар тәрбияләү серләре белән бүлешә әңгәмәдәшем.
«Ирем дә бик бала җанлыклы кеше»
Хәзерге заманда бала-чага белән әти-әни арасында телефон өчен бер «көрәш» бара. Балаларны, телефоннан аерып, урамга уйнарга чыгаруы да кыен. Хуҗиәхмәтовлар гаиләсендә телефонда утыру өчен аерым билгеләнгән бер вакыт бар икән. «Безнең балалар телефонда гомумән утырмый, телефон карамый, дип әйтә алмыйм инде. Үзебез дә хәзер гел телефонда бит. Тик, көне-төне телефонда утыралар, дип тә әйтеп булмый. Телефон өчен аерым бер вакытлары бар. Ә менә телевизор безнең өйдә бөтенләй юк», – ди әңгәмәдәшем.
Элегрәк кыз бала алып кайтырга теләге булса да, Гөлфинә хәзер – 5 улы һәм ире янәшәсендәге иң бәхетле хатын-кыз.
Кыз әнисе булып карамадым, шуңа кыз бала үстерү ничек икәнен әйтә алмыйм. Әмма малайлар әнисе булу бик рәхәт миңа. Ирем дә бик бала җанлыклы кеше, балаларны бик ярата, Аллаһка шөкер. «Әйдә, тагын берне алып кайтыйк», – дип, гел үзе әйтеп торды. Дөрес, әти кеше буларак, аңа кайвакыт таләпчәнрәк, корырак булырга да туры килә. Мин исә – йомшак әни. Балаларның тарткалашкан, нәрсәдер бүлешә алмаган вакытлары да булгалый. Андый чакта әкрен генә майлап-җайлап, көйләп җибәрәм. Аллаһка шөкер, йортыбыз гөж килеп тора. Менә хәзерге минутта тормыш иптәшем 4 малай белән уен мәйданчыгына чыгып киткән иде. Өйдә шундый бушлык, сәер бер тынлык. Без мондый тынычлыкка ияләшмәгән, хәтта, нәрсәдер җитеп бетмәгән шикелле (көлә), – дип сөйләде Гөлфинә.
«Бала тудымы, өйдән тәртип, тынлык, чисталык чыгып кача, һәм бәхет килеп урнаша» дигән канатлы сүз бар. Хуҗиәхмәтовлар гаиләсендә исә бу бәхет бишләтә яши. Гөлфинә белән Искәндәргә сабыйларын тигезлектә үстерүләрен, йортларының һәрвакыт балаларның сау-сәламәт, шат тавышыннан яңгырап торуын телибез!