Добавить новость





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Тукайга табан: серле баскыч, үрдәк шулпасы һәм ясалма фәһем

Тукай музее – Татар утары – Тинчурин театры: театр-экскурсия шушы 3 ноктаны берләштерде. Ягъни, тамашачы Тукай музеена җыелды, һәм анда музейның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина музей буйлап экскурсия ясады.

«Тукай әдәби музеенда без заллар буенча узабыз, «Шамил йорты» дип аталган бу йортның тарихы белән танышабыз. Әле безнең бер серебез дә бар», – дип кызыктырып куйды ул баштан ук.

Ә сер чыннан да кызыктырырлык иде – бинаның бер залындагы бер почмакта ишек бар. Шул ишек артындагы бормалы баскыч өскә алып менеп китә... Әкиятләрдәгедәй серле манараның сере нәрсәдә? Әлбәттә, блогерлар һәм журналистларның бетмәс-төкәнмәс фото-видеосы астында серле порталлар ачылмады. Әмма булуыбыз хак.

Музейдан чыккач, Юнысов мәйданы аша узып, Каюм Насыйри урамына чыгабыз һәм Татар утарына керәбез...

Буран, дөресрәге, бураннан соң урамнарның чистартылмаган булуы бераз кыенлык тудырды, әлбәттә. Буран туктаган булса да, дүшәмбенең көн уртасы җитсә дә, җәяүлеләр таптап салган тар сукмактан экскурсоводыбыз артыннан кыр казлары кебек тезелешеп кенә бара алдык.

Юнысов мәйданындагы мәгълүмат такталарының берсенең пыяласы чәрдәкләнгән икән, дип уйлап куйдым экскурсоводның «Әл-Ислах» редакциясе, Айтугановлар йорты турында сөйләвен тыңлый-тыңлый.

...Шулай итеп, Татар утарына керәбез. Безне монда Тукай яраткан ризыклар белән сыйлаячаклар.

Лена Тябина: «Тукай 1911 елның кышында, хәле начарлангач, Өчиле авылына кайтып китә. Ул инде Зиннәтулла хәзрәт авылы, Бибимәмдүдәнең туган авылы. «Тукайны кулга күтәреп керттек», – дигән истәлекләр бар: Тукайның туганы Кәбирнең хатыны Рәбига Әмирова язып калдырган. Тукайны бәләкәй генә йортка урнаштырганнар – монысы Тукайның хатларында да бар. «Үрдәкләребез дә бик күп булды. Мин аңар һәр көн үрдәк шулпасы пешерә идем. Кайткан вакытта ул шулпаны ярты чынаяк чокырыннан артык ашый алмый иде», – дип яза Рәбига ханым».

  • Рәбига Әмирова истәлекләреннән: «Бервакыт мин кергәч, ул абыйсына: «Бала вакытта мин бәрәңге боламыгы бик ярата идем, җиңги шуны пешермәсме икән», – дигәч, мин аңар сары майлап, бик һәйбәтләп, күп итеп бәрәңге боламыгы пешереп керттем. Аны бер генә капты да: «Бала вакыттагыча тәмле түгел икән шул», – дип куйды. Аннан соң: «Мин авылда торганда борай боткасы бик яратадыр идем, хәзер дә шуны ашыйсым килә», – дигәч, борай боткасы пешергән идем. Аны да бер генә капты да: «Хәзер инде яратмыйм икән», – дип кире бирде. Бездә торганда, иң яраткан ашы – дөге ярмасы белән пешерелгән үрдәк шулпасы һәм ак оннан шикәрләп майга пешерелгән кондитер күмәче иде. Килгәннән киткәнгә кадәр гел шуларны гына яратып ашады һәм, бик яратмаса да, җылы сөт эчте. Атна саен мунча керә иде. Йокысы туйгач, күп вакытта караватында җырлап ята иде».

Лена Тябина: «Бүтән истәлекләрдә татар пылавы ашарга яратуы язылган. «Болгар» кунакханәсенең каршы ягында, Печән базары мәчете янында буш урын бар – анда «Сәмәрканд» кунакханәсе булган. Тукай ашарга шунда йөргән, чөнки анда арзанрак булган. Бер порция пылау 5 тиен торган, Тукай белән Кариев бергә килеп, 10 тиенгә пылау ашаганнар. «Сәйяр» труппасының бөтен артистлары да шунда ашарга йөргән. Әмма Тукай бүтәннәр белән йөрергә яратмаган, чөнки алар арасында Кулалаев дигән артист булган, аны яратмаганга, алар белән йөрмәгән...»

  • Кулалаев дигәннән, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская истәлекләреннән: «...Иртән артист Кулалаев белән Тукай килеп керделәр. Кулалаев миңа карап: «Волжская, нигә сезнең күзләрегез кызарган, әллә берәр хәл бармы?» – диде. Мин аларга кичәге вакыйганы сөйләдем. Тукай бер сүз дә дәшми утырды да, бер кәгазь алып, нәрсәдер язды, язуны минем алдыма китереп куйды. Мин укыдым һәм шунда ук көлемсерәп: «Рәхмәт, Габдулла әфәнде!» – дидем. Ул миңа түбәндәге шигырьне язган иде: «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын. Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын. Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген. Таптасыннар, хурласыннар – тик җаның хурланмасын».

Лена Тябина: «Галиәсгар Камал язуы буенча, Тукай аның белән дус булса да, аның өенә бармый. «Мине сыйлыйсың килсә, берәр җиргә кереп утырабыз да кәтлит алабыз», – дигән. Димәк, кәтлит ашарга яраткан...»

Дөресен әйткәндә, миңа «Тукай яраткан ризыклар» идеясе ясалмарак булып күренде, Өчиледә ул елгы үрдәк уңгач, үрдәк шулпасы белән сыйлаганнар инде – бу табигый. Әмма Татар утарында үрдәк шулпасы тәмле иде – ашарга киңәш итәм.

Татар утарыннан чыгып, юл аша Кабан күле ярына – Мәрҗани һәйкәле яныннан үтәбез һәм театрга юл алабыз. Тукай әйтмешли: «Театр – яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә».

Биредә безне татарча беренче нейрофильм көтә иде. «Оркестр. Тукай. Ясалма интеллект» – татарча дубляж белән тәкъдим ителгән музыкаль-мультимедиа перформансы форматындагы тамаша.

  • «Тукай Иҗаты. Оркестр. Ясалма интеллект» – заманча технологияләр һәм тере театраль яңгыраш ярдәмендә иҗат ителгән, бөек татар шагыйренең балачагын һәм язмышын чагылдырган куелыш. Ясалма интеллект белән тудырылган анимацион фильм Тукайның «Исемдә калганнар»да язылган истәлекләрен – ятимлек, мохтаҗлык, балачак сагышы һәм өмет белән сугарылган дулкынландыргыч, бер үк вакытта кырыс һәм тетрәндергеч тарихын тасвирлый. Персонажлар тамашачы күз алдында җанлана: артистлар аларны шул мизгелдә үк тавышландыралар, чын анимациянең барлык законнары буенча тере дубляж башкаралар. Тамашачыларга Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестрның җанлы яңгырашын ишетү өчен уникаль мөмкинлек булачак, ул спектакль атмосферасының мөһим өлешенә әвереләчәк.

Театрның Кече залында декорациянең төп элементы – галиҗәнап Экран. Аның астында – оркестр музыкантлары. Ике якта ике постамент – анда театрның ике «йолдызы» Резедә Сәлахова белән Артем Пискунов.

  • «Тукай Иҗаты. Оркестр. Ясалма интеллект» – Айдар Җәббаров театрга килгәч, бу парның өченче проекты.

Экранда «Исемдә калганнар» буенча ясалма фәһем ясаган «кино» бара. Татарстанның атказанган артистлары Резедә Сәлахова белән Артем Пискунов әлеге күренешләрне тавышландырып торалар.

«Исемдә калганнар»дан: «Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна нам карьянең имамына кияүгә чыкмыштыр. Бу вакыт атамның ата-анасы (бабай вә әби) күптән вафат булып, авылда башка туганнарым булмаганлыктан, мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән.

Мин үзем ул карчыкта үткән заманның ничеклеген белмим. Ул вакыт мин ике-ике ярым яшемдә генә булганмын дип уйлыйм.

Хәзер авылда минем вакъты сабавәтемне күргән карчык вә хатыннар мөрәббия карчыгымның минем илә бик начар мөгамәләдә булганлыгын үземә хикәят итәләр. Җөмләдән берсе. Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә, бераздан өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Карчык исә үзенең «Кадалмас әле килмешәк!» дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән. Ул карчык үлгән инде; Аллаһы аңар рәхмәт итсен».

Нәни Апушның ишек төбендә керә алмыйча торганын Тукайны белгән һәр кеше белә. Ясалма фәһем дә белә, әлбәттә. Әмма ул тагын да ары киткән: Шәрифә карчыкның эт балаларын урманга илтеп адаштыруын да «кино итеп күрсәтте». «Аллаһы аңар рәхмәт итсен», – дип язган бит инде Тукай, димәк, карчыкка бер үпкәсе дә юк, ә без һаман шул карчыкны «илибез», хәзер инде яңа дустыбыз – ясалма фәһем белән бергә.

Ясалма фәһем трендта бит хәзер, ул шулай күрсәтә икән, ышанабыз инде, Шәрифә карчык нәни көчекләрне үтермәгәндер, дип шик белдерсәң, Аллаһ сакласын, дөньядан артта калган бер адәм булып күренүең бар.

Ясалма интеллект, әлбәттә, Тукайның балачагы авылын һәм Казанын үзенчә күз алдына китерә. Нейрочелтәрләр белән эш итүче белгеч янына этнограф һәм төбәк белгечен утыртып, күзгә бәрелеп торган хаталарны төзәтеп тә чыгып булыр иде. Әмма бу киноның ясалма фәһем белән ясалганлыгы искәртелгән икән, без аның иҗаты дип кабул итик – димәк, ул шулай күрә. Димәк, аңа безнеңчә күрү өчен мәгълүмат җитенкерәми.

  • Алга таба яки ясалма фәһем иптәш яки үзе безнең күзаллауларга якыная, яки без, үз күзаллауларыбыздан ерагаеп, аныңча карый башлыйбыз.

Ә менә Артем белән Резедәнең тере тавышын һәм оркестрның тере музыкасын рәхәтләнеп тыңладым.

Финалда «Тукай Казанга кайткан» дигән сүзләр яңгырады – бу инде Айдар Җәббаров Камал театрында куйган һәм Камал театрын ачкан спектакль. Театрлар арасында «дуслык күпере» дип аңлыйк.

  • «Тукай Иҗаты. Оркестр. Ясалма интеллект» музыкаль-мультимедиалы перфомансның иҗат командасы: Режиссер һәм рәссам – Айдар Җәббаров. Оркестр өчен аранжировкалар авторы – Ильяс Камал. Дирижер – Илнар Фәйзетдинов. Яктыртучы рәссам – Илдар Шакиров. Саунддизайнер – Камил Гарифҗанов. Вокал буенча педагог – Алия Хәмзина. Проектның кураторы – Луиза Закирова. Ясалма фәһем белән күренешләр генераторы – Алсу Хәбриева. Креатор – Эдуард Никитин.

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net