Баш авыртканда укый торган дога
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин телеграм-каналында баш авыртканда укый торган дога үрнәген куйды.
Аллаһы Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм баш авыртканда бу доганы укырга киңәш итә иде:
بِسْمِ ﷲِ الرَّحْمٰنِ الرَّحِیمِ بِسْمِ ﷲِ الْكَرِیمِ وَأَعُوذُ بِاللهِ الْعَظِیمِ مِن شَرِّ كُلِّ عِرْقٍ نَارٍ وَمِنْ شَرِّ حَرِّ النَّارِ.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Бисмилләәһил-кәриим. Үә әгуузү билләһил-гәзыыйм миң шәрри күлли гиркыйн нәәри үә миң шәрри хәррин-нәәәр.
Рахман вә Рәхим булган Аллаһ исеме белән. Кәрим булган Аллаһ исеме белән. Һәртөрле авыруның зыяныннан һәм җәһәннәм уты начарлыгыннан бөек Аллаһыга сыенам.