Җәйге бакча чәчәк белән ямьле - тәҗрибәле бакчачы чәчәк үстерергә өйрәтә
Авыл җирендә чәчәксез йорт юктыр ул. Минем дә кыш буе тәрәзә төпләремдә яран гөлләрем чәчәк атса, җәй көне ишегалдым чәчкәгә күмелә. Чәчәкле бакча - кеше килеп керсә дә матур, үзеңнең дә күңелеңне, кәефеңне күтәрергә бер сәбәп булып тора.
Ирем ел саен көздән йортның ике ягын да казып чыга да һәм мин чәчәкләр утыртам. Көздән, сарымсак вакытларында, лалә суганнарын төртеп чыгам. Аларның төрле сортларын сайлыйм.
Минемчә, ачык туфракка утырту өчен иң яхшы чәчәк – кактус формасындагы циния. Ул гади генә циния түгел, үзе георгинга охшаган, ләкин талымсыз. Аны үстерүе дә җиңел. Шул апрель азакларында ачык грунтка чәчәм дә, өстен материал белән каплыйм, вакыт-вакыт су сибеп торам. Төрле-төрле төсләрен аралаштырып утыртам. Циния июньдә чәчәк ата башлый һәм көз җитеп, көннәр туңдырганчы шау чәчәктә утыра. Бик матур була. Кем генә килсә дә: «Бу нинди чәчәк?» - дип кызыксынмыйча калганнары юк. Чөнки, кактус формасында булганга, цинияне танымыйлар.
Ел саен бакчама күп итеп астралар утыртам. Теплица җылынгач, тартмаларга туфрак салып, орлыкларын чәчәм. Берничә төп розам, мальваларым бар. Мальва мине һәрвакыт балачагыма алып кайта. Әбиләрнең ишегалларында һәрвакыт мальва чәчкәләре була иде.
Өйдә торттан бушаган савытларга катарантус, целозия, лобелия чәчәм. Торттан бушаган савытларны әрәм иткәнем юк. Бу, беренчедән, экологик яктан файдалы, чүплектә аунап ятмаячаклар. Җирне саклау без, мөселман кешеләренең, зур вазифасы ул. Шул ук вакытта бу бик файдалы да әле. Нигә мин шундый матур, нык торт савытын ташларга тиеш ди?
Торт савытына туфрак, аның өстенә кар катламы салам. Шул кар өстенә орлыкларны сибәм. Петуния, целозия, лобелия, катарантус чәчәкләре шушы принцип буенча утыртыла. Чәчкәч, аларның өстен капларга, дымы бетә башласа, пышылдатып кына су бөркергә кирәк. Әлеге үсентеләрне июннең уннарында, салкыннар беткәч, ачык туфракка күчерәм.
Һава торышының бер Аллаһы Тәгалә кулында икәнлегенә ышанам мин. Алай да, 100 процент булмаса да, кайбер татар халык сынамышлары да туры килә. Гадәттә, сыерчык бала очырганнан соң салкыннар булмый. Аннан соң, балан чәчәк аткан чорда гел суыта. Мин балан чәчәк атып бетермичә, беркайчан да ачык грунтка үсентеләр күчермим.
Петуния чәчәкләре белән артык мавыкмыйм. Матур алар, сүз дә, юк. Әмма алар минем характерыма туры килә торган чәчәкләр түгел. Һәрвакыт үземә ошаган чәчәкләрне генә үстерәм. Шул ук циния чәчкәсе нык, зур, озак тора. Роза, лалә дә нык чәчәкләр. Петуния исә яңгырдан соң шиңә. Авылда петуния карап утырырга вакытым да юк. Кәҗә савасыңмы син, каз-үрдәк карыйсыңмы, әллә петуниянең шиңгән чәчәген өзеп утырасыңмы.
Чәчәкләрне һәрвакыт кычыткан астындагы туфракка утыртам. Безнең авылда әби-бабайлар чәчәкләрне шулай утырта иде. Кычыткан астындагы туфракның бактерияләре булмый, шуңа да чәчәкләр, яшелчәләр чиргә бирешми, - дип сөйләде ул.
- Бакчачы Лилия Мортазина: «Помидор орлыгын кычыткан астыннан алган туфракка чәчәргә кирәк»
- «Сап-салкын су ярата» - бакчачы Лилия Мортазина кәбестә үстерергә өйрәтә