Добавить новость
Новости по-русски





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Ун көн Катардан кайта алмаган Алсу Спиридонова: «28 февральдән бирле өметләнеп яшәдек»

Якташларым – мамадышлы Алсу Спиридонова, аның кодагые Кадрия Әгълиева һәм Кукмарадан Ләйлә Ибраһимовның Фарсы култыгына сәяхәте тулы бер маҗарага әверелгән. Якын Көнчыгыштагы вазгыять кискенләшеп, һава юллары ябылуы сәяхәтчеләрнең ялдан кайту юлын бүлә – аларга мәҗбүри рәвештә тагын 10 көн Катарда «кунак» булырга туры килә. Ниһаять, кичә сәяхәтчеләр утырган самолет Мәскәүгә кайтып төшә.

«Ун көн буе Дохада 5 йолдызлы кунакханәдә яшәдек»

Туристлар көтеп алынган сәяхәтләренә 21 февраль көнне кузгала. Әңгәмәдәшем Алсу Спиридонова сүзләренчә, мөмкин кадәр күбрәк матур, сихри урыннарны күреп өлгерү нияте белән, алар круиз лайнеры белән сәяхәт итү вариантын сайлый. Ап-ак лайнер Дубай, Абу-Даби, Яс утравы, Бахрейн һәм төбәкнең башка шәһәрләрендә тукталышлар ясый. Әкияти сәяхәт туристлар күңелендә искиткеч зур тәэсирләр, әйтеп бетергесез хис-кичерешләр калдыра.

«Бахрейн»

Фото: © Алсу Спиридонованың шәхси архивыннан

Уңай хис-кичерешләр туплап, ял иткән туристларның кире кайтуы 28 февральгә планлаштырылган була. Көндезге 15.40 сәгатьтә туристлар Дохадан Шарджага, ә аннан Казанга очып китәргә тиеш булалар. Әмма, рейска теркәлү башланыр алдыннан борчулы хәбәр килеп ирешә – Фарсы култыгы өстендәге һава юллары ябылган, рейслар гамәлдән чыгарыла. Шул рәвешле, меңләгән россияле белән беррәттән, Алсу Спиридонова һәм аның юлдашлары да Катарда «тоткынлыкта» калалар.

Соңгы көннәрдә әлеге катлаулы вазгыятьтә җирле хакимият бөтенләй игътибарсыз калдырган, үз акчаларына көн күргән туристлар турында да бик күп ишетергә туры килде. Бәхетләренә, якташларыма Катар хакимияте югары игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтә. Аэропорттан эвакуацияләнгәннән соң ук Россия туристларын оператив рәвештә кунакханәләргә урнаштыралар. Консуллык та мәҗбүри тоткарланган «кунаклар»ның хәлен белешеп тора.

Ун көн буе Дохада 5 йолдызлы кунакханәдә яшәдек. Катар хөкүмәте өч тапкыр ашату оештырды, безнең куркынычсызлыкны кайгыртты. Бу көннәрдә Катардан самолетлар беркая да очмады. Телефоннарыбызга атлаган саен «югары куркынычлык» турында кисәтү хәбәрләре килеп торды. Еракта дөбердәгән, шартлаган тавышлар ишетелде, – дип сөйли Алсу апа.

«Ике көннең берендә диңгез ярына төштек»

Куркыныч хәлләр якында гына булу сәбәпле һәм «менә кайтабыз, менә кайтабыз» дип өметләнеп, әллә ни еракларга чыгып йөрмәсәләр дә, сәяхәтчеләр вакытларын бушка уздырмаган. Диңгез һавасы суларга да, тирә-юнь белән хозурланырга да вакытлары җитәрлек булган.

Без яшәгән кунакханә диңгез янәшәсендә генә иде. Ике көннең берендә диңгез ярына төштек. Борчылып, хәлләребез белән кызыксынып торучылар өчен кыска-кыска видеолар яздырып җибәреп тордым.

Юл аркылы гына сәүдә үзәге бар иде. Анда кереп юанып йөрдек. Һава сулар өчен якындагы урамнарга чыккаладык. Ул күккә ашкан мәһабәт биналар карап торганда гына соклангыч. Без 44 катлы кунакханәнең 14 катында яшәдек. Тәрәзәләр ачылмый, бүлмәдәге һаваны алыштырырга кондиционерлар гына ярдәм итә. Аяк асты гел чайкалып торган кебек. Җирне тоясы, үз аякларың белән ныклап басып торасы, саф һава сулыйсы, иректә буласы килә. Биш йолдызлы кунакханәнең уңайлы шартлары да туйдыра башлый, – ди Алсу Спиридонова.

«Катардан кайтып китеп булмый, бик каты кунак итәләр»

Фото: © Алсу Спиридонованың шәхси архивыннан

«Уразабызны тотып, гамәл-гайбадәтләребезне кылып яшәдек»

Өчесе дә дин кануннарын үтәп яшәүче мөслимәләр буларак, якташларымның Изге Рамазан аенда уразаларын тотып, гыйбадәт кылырга да тулы мөмкинлекләре булган.

Изге Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләнең иң цивилизацияле мөселман илендә безгә күрсәткән бер хикмәте булды инде бу. Номердагы шкафны ачып җибәрүгә Коръән белән шундый матур намазлык килеп чыкты. Алар һәр бүлмәдә бар икән.

Туклану швед рестораны системасы буенча оештырылуга карамастан, уразабызны тоттык. Тәһәҗҗүд намазын, үз вакытында торып иртәнге намазны, булдыра алганча Коръән укып, гамәл-гыйбадәтләребезне кылып яшәдек. Рәхәтләнеп моңлы азан тавышлары тыңладык. Мөселман иле булгач, анда азан тавышы бик яхшы ишетелә , – ди ул.

«Такси яллап, төне буе Дубайга кайттык»

Яшәү шартлары уңайлы булса да, мөсафирларны кайту мәсьәләсенең берничек тә хәл ителмәве борчый. Якын арада гына Дохадан очышлар күренми, кыскасы, туган якка кайту өчен гади юллар эзләргә кирәкмәгәнлеге күренеп тора. Алсу Спиридонованың кызы Алиса, бөтен мәгълүматны бөртекләп карап бара, әниләре белән элемтә саклый. Россия хакимиятенең Дубайдагы туристларны илгә алып кайту өчен махсус рейслар оештыруын белеп, ул якыннарына Дубай аша кайтырга тәкъдим итә. Аллаһның рәхмәте белән, сәяхәтчеләр шушы туристларны илгә чыгару рейсларының берсенә эләгә алалар. Моның өчен мосафирларга Дохадан Дубайга кадәр таксида 900 чакрым юл узарга туры килә.

Менә була, менә була дип, 28 февральдән бирле өметләнеп яшәдек. Кеше күңелендә һәрвакыт ышаныч, өмет һәм мәхәббәт яшәргә тиеш! Кызымнан хәбәр килү белән, такси яллап, төне буе Дубайга кайттык. Күптән хыялланган Согуд Гарәбстаны чиген үтеп, 200 чакрым аның аша да бардык. Берочтан хаҗ да кылып кайтасы калган дип уйлап торам әле менә, – дип шаярта, шундый чарасыз ситуациядә дә позитивлыгын югалтмаган әңгәмәдәшем.

«Кәефебезне төшермәскә, начар уйларга бирелмәскә тырыштык»

Юлчыларны Дубай-Мәскәү самолеты әйбәт кенә Россиягә алып кайтып җиткерә. Хәзерге вакытта алар Мәскәүнең Шереметьево аэропортында Бигешкә рейс көтеп утыралар.

БПЛА куркынычы игълан ителү сәбәпле, рейсыбыз инде ике тапкыр тоткарланды. Үзебез исә өченче төн юньләп йокламадык. Безнең өчен көн белән төн, төш белән өн, әкият белән чынбарлык, кыш белән җәй буталды. 30 градус эсседән 30 градус суыкка кайтып төштек. Чит җирләргә чыгып гыйбрәт ал, ди бит халык. Менә бик зур гыйбрәтләр алып кайтып киләбез. Шуңа да карамастан, кәефебезне төшермәскә, начар уйларга бирелмәскә тырыштык. Чын сәяхәтче барысын да уңайга гына юрарга тиеш, уйга кечкенә генә негатив кертергә, икеләнергә ярамый – ул шунда ук кабул була. Аллаһы Тәгаләнең безгә карата планнары иң хәерлесе булып чыга, тик без моны эш беткәч, иң ахыргы нәтиҗәдән генә аңлыйбыз.

Безнең һәрберебезгә дә җан тынычлыгы кирәк. Бөтен дөньяга аяз, зәңгәр, тыныч күк йөзе, халыкларга дустанә мөнәсәбәтләр телим. Бер-беребезнең кадерен белеп, тату яшик, кунакларга йөрешик. Ахирәт сәфәренә киткәнче хыялларны тормышка ашырып, игелекле гамәлләрне күпләп кылыйк.

Туристлар исә кайда тормыш, үзләренә карата мөнәсәбәтләр бик яхшы икәнен күрсәтүче барометр кебек алар. Мин үзем маҗараларны бик яратам, сәяхәтче журналист бит мин. «Үлем түшәгендә ятканда аз яраткан һәм аз сәяхәт иткән өчен үкенәчәксез», – дигән язучы Марк Твен. – Үкенечтә калмасын, - дип сөйләде безгә Алсу Спиридонова.

Ул арада Мәскәү-Бигеш рейсын да игълан иттеләр. Шундый катлаулы һәм озын юл узган сәяхәтчеләр өчен, монысы инде уен гына тоелыр. Бәлки, бу язма чыкканда, Алсу апа һәм аның юлдашлары инде исән-имин өйләренә кайтып җитеп, якыннары янәшәсендә гөрләшеп чәй эчеп утырырлар. Рейсларын гына башка тоткарламасыннар дип теләргә кала.

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net