Добавить новость
Новости по-русски





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


«Кырыккача» яки «Һөнәр» фестиваленә ребрендинг кирәк!

«Һөнәр» бөтенроссия яшь режиссура фестивале бер атна эчендә 23 спектакль күрсәтте. Шуның өчесе OFF-программа work-in-progress иде. Ягъни, әле эш барышында, репертуарларда урын алмаган. Болар – Кариев театрының «Homo sapiens», «Гөлчәчәк» спектакльләре һәм Анастасия Ребкалоның «Стендап-стенд-Арт-практика» перформансы.

Ике спектакль «Иман һәм илһам» махсус программасы кысаларында күрсәтелде. Болар – Буа театрының «Дәрвиш» һәм Кариев театрының «Йосыф» спектакльләре. Казаннан читтәге ике спектакль үз сәхнәсендә күрсәтелде. Экспертлар һәм журналистлар аны барып карарга тиеш иде. Әмма һава шартлары Чаллы театрының «Болан» һәм Әлмәт театрының «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакльләрен барып карау мөмкинлеге бирмәде.

Брянцев исемендәге Санкт-Петербург ТЮЗы, Чиләбе дәүләт драма театры, Владимир драма театры – фестивальнең бөтенроссия статусын раслап, Казанга иң яхшы спектакльләрен алып килгән театрлар. Татарстаннын Камал, Тинчурин, «Әкият» курчак театры, Казан ТЮЗы, Чаллы курчак театры, Минзәлә, Әтнә, Буа театрлары, үз сәхнәләрендә – Әлмәт һәм Чаллы театрлары катнашты. «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм итү фонды «Особняк Демидова/Демидов утары» театраль резиденциясендә ике спектаклен күрсәтте.

Ә Кариев театры, хуҗа буларак, үзенең «Рөстәм маҗаралары» белән фестивальне ачты, уртасына җиткәч, «Алтын[ае]ч» кыйссасын күрсәтте, арада OFF-программа work-in-progress исеме астында әле репертуарга алынмаган «Homo sapiens» шигъри перформансын һәм «Гөлчәчәк» куркыныч әкиятен карарга чакырды, ниһаять, әле октябрьдә генә чыккан «Ромео һәм Джульетта» спектакле белән фестивальне япты. Япканнан соң Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 еллыгы уңаеннан «Иман һәм илһам» программасы кысаларында Ренат Әюповның Кол Гали әсәре буенча куелган «Йосыф» кыйссасы белән тагын бер кат ныгытып япты. Ренат Мирзахәсән улына күкләр дә хәерхаклы булса кирәк – бөтен биш тәнкыйтьче дә бүлгәләнмичә әлеге спектакльне карады.

Чаллыга һәм Әлмәткә барырга тиешле тәнкыйтьчеләр буран аркасында юлга чыга алмады, кызганыч.

Кариев театрының үз фестивалендә үз байлыгын мөмкин кадәр күбрәк күрсәтүе яхшы. «Кемнең кулында – шуның авызында», ди татар мәкале. Чакырылган тәнкыйтьчеләрне максимум эшләтү татар театры файдасына ләбаса, аларның «җил куып йөрүеннән» ни файда? Бу очракта театр молодец!

«Һөнәр» бөтенроссия яшь режиссура фестивале – нигездә дүрт режиссёр фестивале. Программада башкорт режиссёры Илсур Казакбаевның – өч, Айдар Җаббаровның – өч, Илгиз Зәйниевның – ике һәм Тимур Куловның ике спектакле бар иде. Ягъни, болар фестивальнең нигезен тәшкил иткән режиссёрлар. Аларның өчесе дә утызны узган, Айдар Җаббаровтан башкалары ныклы адымнар белән кырыгына таба атлый.

Яшь чикләре – фестивальнең «авырткан урыны». Үткән ел оештыручылар ребрендинг ясау турында фикерләшсәләр дә, катнашучыларның яшь чикләрен алып ташлау кебек кискен адымга бара алмаган – бары тик 35 яшьне 40ка күтәреп кую белән чикләнгән. Әмма бу вакытлы «үзгәреш», әлеге режиссерлар кырыкка җиткәч, 45кә кадәр чигерәбезме, аннары – 50гә. Иң мөһиме – күңел яшь булсын! «Ни өчен без үзебезне чикләргә тиеш? Кырыкка кадәр яшь инде ул. Кешенең күңеле яшь булса, илледә дә, алтмышта да яшь», дигән иде былтыр ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

«Режиссерлар берәмтекләп санала торган товарга тиң. Без аларны паспорт өстәлендәге кебек бюрократик кысаларга кереп карыйбыз икән, чыннан да бик нык чикләргә тиеш булабыз», дигән иде театр директоры Луиза Янсуар. Ренат Әюпов: «Режиссерларның яшенә фәлсәфи карарга кирәк. Режиссерлар 50 яшькә генә өлгереп җитә. Чөнки бу билгеле бер тәҗрибә, үзеңне эзләү, үз һөнәреңне эзләү авторны эзләү, актерлык осталыгын эзләү», дип теманы дәвам итте. Шуңа күрә быел ул бер дә уңайсызланмыйча үз спектаклен «Һөнәр» кысаларында тәкъдим итте.

Шул урында, ялгышмасам, Гөлшат Зәйнашева шигыренә Искәндәр Биктаһиров башкара торган «Туган көн вальсы» искә төште: «Мәңге яшь бул, мәңге яшь бул, Картайма бер дә».

Билгеле булганча, «Һөнәр» фестивале Кариев театрына Камал театрыннан бүләк. Камал театры «Һөнәр» яшь режиссура фестивален башлап җибәргәндә, бу гаять актуаль тема иде, чөнки республиканың гына түгел, татар милли театрларының беренче номерлы режиссеры Фәрит Бикчәнтәев режиссерлар укытып чыгарган иде. Аның студентлары — Илгиз Зәйниев, Дамир Сәмерханов, Лилия Әхмәтова, Эмиль Талипов, Рамил Гәрәев, Альберт Гафаровларга зур өметләр багланды. Әлеге студентларның берсе – Илгиз Зәйниев әле дә фестивальнең актив катнашучысы, аңа диплом тапшырганда быел да «яшь режиссер» дип атадылар. Дамир Сәмерханов белән Рамил Гәрәевның спектакльләре театрларның репертуарында булса да, алар фестивальгә тәкъдим ителмәгән. Шундыйрак хәлләр...

Программада «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең яшькә бәйле беренчел идеясенә туры килгән спектакльләр, минемчә, Булат Гатауллинның «Гөлчәчәк» әкияте, «Әкият» курчак театры артисты Айвар Гыймаев куйган «Бобровый пруд» беби-спектакле, Лилия Нурельның ТЮЗдагы «Удивительный чердак» спектакле. Болар – театр артистларының үзләрен режиссурада сынавы. Белгечләрнең профессиональ бәяләве, киңәше һәм тәнкыйте нәкъ менә аларга кирәк. Әмма театрлар гадәттә режиссёр чакырып куйдырткан, үзләренең йөзен күрсәткән фестиваль спектакльләрен тәкъдим итә. Моның үз максаты бар инде – чакырылган экспертка спектакль ошап китеп, зуррак фестивальгә тәкъдим итмәсме?!

Әйе, Россиянең төрле театр фестивальләрендә программа төзүгә катнашы булган тәнкыйтьчеләр безнең театрларның кайбер спектакльләренә күз атса һәм алга таба каядыр чакырса, Татартсанда шундый-шундый проект бар дип сүз катса, бик әйбәт булыр иде. Әле Жанна Зарецкая мәкаләләр язарга да вәгъдә итә – афәрин! Башкалары андый вәгъдә бирми – монысы начар.

Чакырылган экспертлар дигәннән, әйе, фестиваль спектакльләрен театр тәнкыйтьчеләре бәяли. Быелгы бәяләүчеләр – Жанна Зарецкая, Александр Вислов, Владимир Кантор, Глеб Ситковский һәм Нияз Игъламов. Модератор – Нияз Игъламов. Ул модератор гына да түгел, ә экспертлар «хорының» дирижеры иде булса кирәк. Кайчан катгыйрак торырга ярый, кайчан йомшаграк булырга кирәк – анысын Нияз көйли кебек сыман тоелды.

Әйтик, ни өчендер Тинчурин театрының Сәрдәр Тагировский куйган «Хан кызы Турандык» спектакле буенча бөтенләй фикер алышу уздырылмады. Гәрчә театр аны уздырырга әзер булса да. Ә Җаббаров үзе куйган ике спектаклендә дә фикер алышудан баш тартты. Сорау туа: театр спектаклен фестивальгә тәкъдим иткән икән, ә фестиваль шартлары буенча фикер алышу каралган икән, баш тартырга ярыймы? Уенга керәсең икән, уйнап бетерергә кирәк, татар театрының якты киләчәге булган Айдар Җаббаров! Миңа фикер алышуда Илгиз Зәйниевның үз-үзен тотышы ошады. Ул «Мин куйдым, сез әйткәннән-әйтмәгәннән берни үзгәрми» дигән караш белән түгел, экспертлар сүзен чын мәгънәсендә киңәш итеп кабул итте һәм кайбер үзгәрешләр кертү мөмкинлеген дә карады.

ххх

Алдагы елларда Кариев театры фестивальгә ребрендинг ясый алырмы? Әллә һаман да Камал театры башлаган идея белән – яшь режиссура фестивале буларак дәвам итәрме? Яшь режиссерлар яшь булмаган очракта да...

Җәмәгать, Фәрит Бикчәнтәев 40 яшендә Камал театрының баш режиссеры булды, Марсель Сәлимҗанов – 32дә. Рәшит Заһидуллин 29 яшеннән Тинчурин театрының баш режиссеры иде. Ренат Әюпов 31 яшеннән Казан яшьләр театрының, 32 яшеннән Чаллы театрының, 38 яшеннән Кариев театрының баш режиссеры, Олег Кинҗәгулов 31 яшеннән Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе, Илгиз Зәйниев 32 яшеннән «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе. Кыскасы, Татарстанда яшь режиссерлар беркайчан да игътибардан читтә булмаган. Шуңа да әлеге фестиваль алдында хәзерге вакытта яшь режиссерлар проблемасын күтәрү максаты кискен тормыйдыр. Ә менә репертуар проблемасы актуальрәк.

Миңа калса, үз финанс чыганагы һәм бренды булган фестиваль бүләк итүе өчен Камал театрына зур рәхмәтләр әйтеп, фестивальгә тулысынча ребрендинг ясарга вакыт җиткәндер. Режиссерларны яшьләргә бүлмичә, Зәйниев/Җаббаров/Кулов/Казакбаевларга баласытып карамыйча, «зурлар тарифы» буенча эшләргә һәм җавап бирергә мөмкинлек тудырган тулы канлы фестиваль ясарга вакыттыр, бәлки? Кариев театры бит Камал театрының архивы түгел, үзе бер мөстәкыйль театр, фестивальне дә үзе теләгәнчә ясый аладыр.

Фестиваль милли ТЮЗ кулында икән, нигә аны милли театрларга басым ясап, яшьләр спектакльләре фестивале итмәскә? Ягъни, милли республикаларда яшьләр театрлары өчен нинди спектакльләр күрсәтелүенең реаль картинасын булдыра алабызмы? Программа директорлары шушы картинаны ясый аламы? Шушы темага җитди түгәрәк өстәлләр оештырып фестиваль ясап буламы? Монда Татарстан театрлары яшьләр өчен булган әсәрләрен күрсәтер иде, Россия рус ТЮЗлары иң яхшы спектакльләрен үрнәк итеп алып килер иде. Бу юлы Санкт-Петербург ТЮЗы спектаклен – «Счастливый неудачник»ны сокланып караган кебек шундый спектакльләрне карар идек.

Киләсе фестивальгә кадәр!

«Һөнәр» яшь режиссура бөтенроссия фестивалендә катнашкан спектакльләрдән «Интертат»та чыккан рецензияләр:

Минзәләдә премьера: карт белән карчык һәм бер тәпән бал

Әтнә театрында премьера: үтерелгән болан-ана һәм балыкка әйләнгән малай турында хикәят

Башкортка яраган нигә татарга ярамый яки Айдар Җаббаровның Исхакыйга әйләнеп кайтуы

Хоррор: Гөлчәчәкнең ире кая киткән? 

«Рөстәм маҗаралары»: Гадел Кутуй әсәрендә Айдар Әхмәдиевнең авторлык фәлсәфәсе 

Кариевта перформанс: «Сез ямьсезлектән курыкмыйсыз, кешенең пычрак ягын да күрсәтәсез» 

Камалда японотатарча «Көл» премьерасы: Цензорның да җаны бар

«Дәрвиш»: Раил Садриев ишанга охшаганмы, ишан – Раилгәме, аералмый тик торам…

Тинчурин театрында «Хан кызы Турандык»: конфетти, серпантин һәм күктән яуган долларлар

Кариев театрында премьера: татарча Шекспир – бер Ромеога ике Джульетта 

Ренат Әюпов татарның күзләрен ачты: Йосыф – Камыр батыр, Зөләйха – азгын хатын 



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net