Нәни малай трактор тәгәрмәчендәге суда батып үлгән
![Нәни малай трактор тәгәрмәчендәге суда батып үлгән](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2023/6/4/3bba26cc792b9a5ec22b719b4bc29927.jpg)
Омск өлкәсендә бакчада К-700 тракторы тәгәрмәченнән ясалга су савытында батып үлгән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
Центрально-Люблинский бистәсендә шәхси йорт ишегалдында 2 яшьлек малай уйнап йөри. Аның әтисе һәм 4 яшьлек апасы өйгә кереп китә, әти кеше балаларга мультик күрсәтмәкче була. Әниләр бу вакытта койманың икенче ягына чыгып китә.
Әти кеше кереп киткәндә, малай комлыкта уйнап кала. Ләкин өлкәннәр булмаган чакта ул трактор покрышкасыннан ясалган су савыты янына килә һәм батып үлә.
«Әти-әнисе берничә минуттан әйләнеп килгәч, баланы су тулган тәгәрмәч эчендә таба. Бала батып үлгән», диелә ведомство хәбәрендә.
Җинаять эше ачылган. Әлеге гаилә уңай яктан сыйфатлана, хокук саклау органнарында теркәлмәгән. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.