Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында чыккан янгында ир-ат һәлак булган
![Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында чыккан янгында ир-ат һәлак булган](https://tatar-inform.tatar/attachments/dec9d9bcb96af0d83312fe8dc9eb42c5a6f5fe3d/store/fill/780/440/63d59997b0393f63c7d41c8a51105f40357b7dee804cf9411a8dcc925ef2/WhatsApp%2BImage%2B2020-09-14%2Bat%2B08.04.42%2B%283%29%5B1%5D.jpeg)
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Нурлат районында сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында ут капкан йортта ир-ат янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Октябрина бистәсендә шәхси йорт януы турында хәбәр № 125 янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләренә узган төндә килә. Алар янгын урынына 6 минутта килеп җитә, әмма йортны инде тулысынча ут камап алган, түбә һәм түшәм өлешчә ишелгән, ә ут сарайга күчкән була.
Янгынны бер сәгать чамасы сүндергәннәр, ә хәрабәләрне актару өчен тагын ике сәгать кирәк булган. Кунак бүлмәсендә ишелгән түбә астыннан 62 яшьлек хуҗаның мәете табыла.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан.