Другие новости Нижнекамска и Татарстана на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

Татарстан районнары сайтларына күзәтү: татар теленә мөнәсәбәт рейтингы

Татарстан районнары сайтларына күзәтү: татар теленә мөнәсәбәт рейтингы

Вице-премьер, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев әйтүенчә, 2018 елда муниципаль берәмлекләр сайтларында рус телендә 86 мең яңалык чыккан, татар теленә шуның 63 меңнән артыгы тәрҗемә ителгән. «Күрсәткеч 74 процент тәшкил итә. Муниципалитетларга 100 процентка җитү өчен эшлисе күп әле», — дигән иде Шәйхразиев.

2019 елдан соң муниципаль район сайтларына караш үзгәргәнме? Татарстанның 43 районы сайтларының татарча алып барылуын тикшереп чыктым. Сөенерлек тә, көенерлек тә күрсәткечләр бар.

Нинди хаталарга игътибар ителде?

Сайтның бизәлеше, бүлекләренең, гомуми мәгълүматның татар телендә булуы тикшерелде. Моннан тыш, яңалык текстларында фактик, логик, орфографик хаталар иң еш очраганнары булды. Тәрҗемәгә килгәндә, рус теленнән татар теленә машина (робот) тәрҗемәчедән кулланган сайтлар ачыкланды. Кайбер хәбәрләрдә татар клавиатурасы кулланылмаган, шунлыктан, моны да орфографик хата итеп исәпләдек.

Мактауга лаек районнар исемлеге

Иң элек хаталар табылмаган муниципаль район сайтлары рейтингын атап үтәсе килә. Яңалыкларның еш куелуы, аларның саф татар телендә булуы да исәпкә алынды. Бу районнарга аерым рәхмәт әйтеп үтәсе килә. Алкышлар сезгә, афәрин!

Апас, Арча, Әлки, Әлмәт, Балтач, Бөгелмә, Зәй, Яшел үзән, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Питрәч, Саба, Түбән Кама, Ютазы районнары сайтларын башка районнарга үрнәк итеп куеп була.

Чирмешән районы сайты татар телендә булса да, авыллар турында татар телендә мәгълүмат тапмадым. Чүпрәле районы сайтында барысы да яхшы, ләкин авыл битләре рус телендә килеп чыга. Минзәлә районы сайтында кайбер бүлекләр татар теленә тәрҗемә ителмәгән. Мамадыш районында бөтен хәбәрләр яхшы тәрҗемә ителгән дип мактыйм әле. Шулай да, 2019 елда территориаль сайлау комиссиясе бүлеге тулысы белән тәрҗемә ителмәгән дип язган идек, ике ел үтсә дә, үзгәрешләр күренмәде. Татарстан районнарында күзне тырнаган хаталар — исемлек

Исемлектә беренче булып Азнакай муниципаль районы тора. Беренче карашка сайтларында бар да тәртип кебек: хәбәрләр еш бирелгән, һәр көнне диярлек бер хәбәр күреп була. «Безнең район чын татар районы», — дип сөйләгән иде якташларын мактап үзенең 75 яшьлек кичәсендә Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев. Күз тимәсен дип карап утырганда, «Начар метеорологик күренешләр турында кисэту», — дигән башисемле бер хәбәр күтәренке кәефне бозды да куйды. Хәбәрдә ниләр бар икән дип кызыксындым. Җөмләләрдә сүз тәртибе үзгәргән, кайбер рус сүзләре (тәрҗемә ителә торганнары да) шул ук рус сүзе булып «кысылып» калган, кайбер җөмләләрне укыганда «моның хәтле фантазия язарга минем дә баш җитмәс иде» дип утырдым.

Җөмлә төзелешләренә игътибар итсәк, хәбәрләрнең автомат-тәрҗемәчедән тәрҗемә ителгәнен чамалап була. Хәбәрләрне төзек итеп татарча язарга йә вакытлары җитмәгән, йә белгечләре юк.

Мәсәлән, җөмлә дөрес тәрҗемә ителмәү сәбәпле, әйтергә теләгән фикер, мәгънәгә дә хилафлык килгән:

«Ничек гамәлдә соң көчле буран. Көчле канослар шартларында сез бинада блокланган булып чыксагыз, сак булыгыз, паникасыз, занослар аркасында мөстәкыйль рәвештә (булган корал һәм кул астындагы акчалардан файдаланып) чыгу мөмкинлеге юкмы икәнлеген ачыклагыз». Бу җөмләдән аңлашылганча, кар көртләре булганда бинадан «кул астындагы акчалардан файдаланып» чыгу мөмкинлеген эзләргә кирәк… Башка яңалыкларда да шундый хаталар күзәтелде. Шундый ук күренешне Әгерҗе районы, Сарман районы сайтларында да күрдем. Мәсәлән, һава торышы турындагы хәбәр аларныкыннан бер дә ким түгел. Кызганыч, хәтта шәһәр исемнәрендә дә коточкыч хаталар киткән: Набережней Челни (Чаллы дип язасы урынга), Верхный Услон (Югары Ослан урынына!), Нижнекамск (Түбән Кама урынына!). Русчасы Набережные Челны булгач, татарчасы "Челни" була дип уйлаганнар, ахры...

Ә башка бер хәбәрдә «оптика» сүзен татарчалаштырып «опекика» дип язганнар. Башка хаталарны скриншоттан карарага мөмкин. Калька тәрҗемәләр

Калька хәбәрләрне берничә сайтта очраттым. Әмма кальканың да төрлесе була.

Мәсәлән, Аксубай муниципаль районы сайтында соңгы яңалык 16 декабрьдә чыккан. Яңалыклар робот-тәрҗемәче аша тәрҗемә ителгән. Җөмләләрдә калька күзәтелсә дә, мәгънә бозылмаган. Хәбәрне чыгарыр алдыннан җөмләләрне бер кат булса да укып, төзәтеп чыгалар дигән фикер калды. Алексеевск муниципаль районы сайтында яңалыклар бик сирәк тәрҗемә ителә. Җөмләләрне тәрҗемәче тәрҗемә иткән, ләкин бәйләнерлек хаталар табылмады. Әмма кыскартылма сүзләргә (аббревиатураларга) аңлатма бирелмәгән. Мәсәлән, КФҮ, ЭЭМ ветераннары кебек сүзләр кергән хәбәрләрнең нәрсә турында барганы аңлашылмый. Нәкъ шул ук хәл Балык Бистәсе районы сайтында да күзәтелә.

Кайбыч муниципаль районында яңалыклар татар телендә язылган, ләкин кайбер абзацларда тәрҗемәче кулланылганы күренә: җөмләләрдә сүз тәртибе бозылган һәм татарчага тәрҗемә ителмәгән. Мәсәлән, бер хәбәрдә: «Берничә тапкыр нажать на педаль тормоза, шуның белән сигнал биреп, предупреждающий машина йөртүчеләр, алар движутся сезнең өчен», — дигән җөмлә очрады.

Кукмара районы сайтында хәбәрләр, нигездә, татарчага тәрҗемә ителгән. Әмма кайбер хәбәрләрдә тәрҗемә хаталары күренә. Шулай ук, рус сүзләре катнашында хаталы җөмләләр очрады. Спас районында да текстларны машина-тәрҗемәче тәрҗемә иткән. Кайбер текстларда кушымча хаталары булса да, җөмләнең төп мәгънәсе аңлашыла.

Чистай районы сайтында да калькалы текстлар күп. Югары Ослан районы сайтында хәбәрләрне машина-тәрҗемәчедән тәрҗемә итәләр. Фактологик хаталар очрады. Мәсәлән, бер хәбәрдә «Салих Сәйдәшевнең Рөстәм Яхин иҗатын торгызудагы традицияләре» дигән җөмлә бар. Сәйдәшев берничек тә Яхин традицияләрен торгыза алмый, чөнки Рөстәм Яхин 1921 елда гына туган (Салих Сәйдәшев 1900 елда туган). Җөмлә киресенчә булырга тиеш булган: Рөстәм Яхинның Салих Сәйдәшев иҗатын торгызудагы традицияләре. Кайбер урында татар сүзләре дөрес кулланылмаган: «белдермә» дигән сүз урынына белдерү булырга тиеш.

Яңа Чишмә районы сайтында да машина-тәрҗемәче кулланылган. Кайбер хәбәрдә исемнәрнең баш хәрефләре юл хәрефеннән язылган: «р.н. Миңнеханов катнаша», — диелгән. Кайбер хәбәрләр рус телендә килеш эленгән, тәрҗемә итеп тормаганнар. Менделеевск районы сайтында машина-тәрҗемәче кулланылган. Башисемдә кайбер хаталы сүзләр очрады. Мәсәлән, «валежник» сүзен «аунак» дип язып куйганнар. Тәтеш районы сайтында барлык яңалыклар татар телендә, ләкин кайбер хәбәрләрнең башисемнәре дөрес тәрҗемә ителмичә бер сүз яки сүзтезмә булып калган һәм хәбәрнең нәрсә турында икәнлеге башисемнән чыгып кына аңлашылмый. Мәсәлән: «Күпьяклы» дигән башисемле хәбәр очрады. Яки: «Геройлар һәрвакыт» дип аталган хәбәр дә бар иде. Бу очракта җөмлә язылып бетмәгән дигән фикер туа. Кама Тамагы сайтында кайбер яңалыкларның башисемнәрендә логик хаталар очрады. Мәсәлән, «отключение воды» сүзен «су алу» дип тәрҗемә иткәннәр (гәрчә текстта «су бирелмәячәк» дип язылса да). Орфографик хаталар

Актаныш муниципаль районы сайтында яңалыклар актив чыгып бара. Кайбер хәбәрләрдә сүзләрнең дөрес кушымчалары булмавы һәм орфографик хаталар табылды. Мәсәлән, «Актаныштагы» зиратында — Актаныш зиратында, «тәлапләре» дә үтәләчәк — таләпләре һ.б. Тукай муниципаль районы сайты тулаем татар теленә тәрҗемә ителгән, кайбер хәбәрләрдә орфографик хаталар очрады. Мәсәлән, «батырдык дәресе узды» дип язганнар - «батырлык» сүзендә хата киткән. Татар клавиатурасын кулланмаган район сайтлары

Әтнә районы сайтында яңалыклар еш тәрҗемә ителмәгән. Татар клавиатурасында язылмаган орфографик хаталы яңалыклар бихисап. Теләче һәм Сарман районнары сайтларында т атар клавиатурасы кулланылмаган хәбәрләр бар, шунлыктан, орфографик хаталар килеп чыккан. Мөслим районы сайтында кайбер бүлекләр татар теленә бөтенләй тәрҗемә ителмәгән, татар клавиатурасы кулланылмаганга күрә, тәрҗемә ителгәннәрендә орфографик хаталар бар. Учреждение исемнәре, текстларда орфографик хаталар очрады: «Кубәләк» балалар бакчасы, «сөйләделэр», «керэ» һ.б. Татар телендә яңалыклар аз куелган район сайтлары

Баулы районы сайтында яңалыклар бик аз, ләкин хаталар табылмады. Соңгы хәбәр 13 декабрьдә урнаштырылган.

Биектау районы сайтында яңалыклар 28 ноябрьдән бирле куелмый. Хәбәрләрдә хаталар тапмадык.

Буа районы сайтында 13 декабрьдән яңа хәбәрләр куелмаган.

Рейтингта иң түбән урында — Алабуга районы

Татар теленә яңалыклар бөтенләй тәрҗемә ителмәгән сайт та очрады. Алабуга муниципаль районы сайты рейтингыбызның иң түбән урынында. Алабугада күпләп руслар яши дип беләм. Кызганыч, сайтларында яңалыклар бүгенге көнгәчә татар теленә тәрҗемә ителмәгән. Хәбәрләр генә түгел, сайттагы бүлекчәләр дә татарчага тәрҗемә ителеп бетмәгән.

Рамил Төхвәтуллин: «Моның өчен административ җаваплылыкка да тартырга була»

Татарстан муниципаль район сайтлары ни өчен әлегәчә татар теленә тәрҗемә ителеп бетмәгән? Моны ничек хәл итеп була? Сайтларның татар телендә алып барылуына кем җаваплы? Бу сорауларны Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык артисты Рамил Төхвәтуллинга юлладым. — Сайтларның татар телендә алып барылышы җитәкчеләрнең намусыннан тора. Республикада яшәп, республика кануннарын үтәмәү бернинди калыпка да сыймый. Кеше аны үз ихтыяры, теләге белән башкарырга тиеш.

Җитәкче татар милләте вәкиле булмаса, аның урынбасарлары бардыр бит. Һәрхәлдә, ярдәмчеләре арасында булса да бер татар кешесе булырга мөмкин. Таләп итәргә, кисәтү ясарга, административ җаваплылыкка да тартырга була.

Безгә болай да киртә куючылар шактый. Ләкин үзебезнең кулыбыздан килгән әйберне эшләргә буладыр бит? Мин андый кешеләргә аптырыйм.

Югалту кичергәнне күреп торасыз: Президент исемнәрен алмаштырып яталар, Мәскәүдә яңа законнар кабул ителде. Туган телебезне үзебез сакламасак, безнең өчен аны беркем дә сакламаячак.

Җәмәгатьчелек тә сайтларны игътибар үзәгендә тотсын иде. Каләм осталары хаталарны күргән икән, кичекмәстән чаң сугарга тиеш. Мондый мәсьәләләрне күбрәк калкыту мөһим. Зарланып, сүгеп кенә булмый. Ниндидер карар чыгарырга кирәк… Үзебезнең битарафлык та җитәрлек.

«Активлыкны югалтмасак иде, үзебездән башка тел сакчылары калмас»

Бу мәсьәлә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим гә дә таныш. Ел дәвамында форум «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысасында министрлык, төрле дәүләт учрежденияләре, оешма сайтларын, элмә такталарын тикшереп бара. Акция үткән көнне алар нәтиҗәләрне игълан итәләр. Моннан тыш, татар теле иң аз кулланылган яки бөтенләй кулланылмаган оешмага «Тяжело с татарским» дигән антипремия дә тапшыралар. Киләсе елга антипремия алган оешма янәдән начар рейтингка төшмәс өчен, ничек тә ситуацияне хәл итәргә тырыша. Ленариядән уңай якка үзгәрешләр булдымы, дип сораштым:

— Ел дәвамында Министрлар Кабинеты тарафыннан шушы мәсьәлә буенча докладлар укыла һәм без районнарны тикшерәбез: элмә такталарын, администрация биналарын, һәйкәл-парклардагы татарча язуларны карап йөрибез, елга-сулык атамаларының татар теленә тәрҗемәсен тикшерәбез.

Үзебез өчен рейтинг төзибез. «Мин татарча сөйләшәм» акциясе вакытында узган ел без ведомство, Татарстандагы министрлыкларны тикшереп чыктык. Сайтларын, социаль челтәрдә аккаунтларын да карадык.

Уңай якка үзгәрешләр бар. Рейтинг чыкканнан соң, 80 процент очракта безгә «кайда хата киткән, аны ничек төзәтеп була» дип, шалтырата башлыйлар. Татарчага дөрес тәрҗемә итәр өчен белгечләр сорыйлар. Гел битарафлык бар дип әйтә алмыйм.

Ике дәүләт теле темасы Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында көн үзәгенә чыкты. Минемчә, Социаль институт бу мәсьәлә буенча һәрдаим тикшеренүләр алып барырга тиеш. Елга гына бәйләп карау дөрес булмас. Активлыкны югалтмасак иде, үзебездән башка тел сакчылары калмас.

Безнең әйткәнне, төрткәнне көтмичә, җаваплылыкка алып, төзәтә калсалар, безгә дә күңелле булыр иде. Бу мәсьәләне һәрчак көн үзәгендә тотачакбыз.

«Сайтларның бер телле яисә хаталы булуы сәбәбе — татар теле таләп ителмәүдә»

Узган елларда сайтлар буенча мониторинг әзерләүдә катнашкан Бөтендөнья татар яшьләре форумының штаттан тыш киңәшчесе Амил Нур да бу мәсьәләгә үз фикерен белдерде:

— Сайтларның бер телле яисә хаталы булуы сәбәбе — татар теле таләп ителмәүдә. Аны йә җитәкчелек, йә җәмгыять таләп итә ала. Җитәкчелектән бер боерык кына җитә. Бүгенге көнгә кадәр андый боерык булмаган. Җәмгыять тә татар телен актив рәвештә таләп итми.

Әйе, канун буенча дәүләт белән бәйле сайтлар, хезмәтләр ике телле булырга тиеш. Әмма бездә кануннар, кагыйдәләр кирәк булганда гына эшли.

Бүген татар телле сайтларда ихтыяҗ юк. Әлеге хәл дәүләт хезмәткәрләре һәм, гомумән, җәмгыятебез өчен тел мәсьәләсенең приоритетлы булмавын күрсәтә.

Әлеге хәлне ничек төзәтергә була соң? Беренче вариант: моның белән берәр абруйлы түрә кызыксынып китә дә, аның аркасында татар теле дәрәҗәсе үсә ала. Икенче вариант: Татарстан ватандашларын икетеллелек өчен, татар теле үсеше өчен хәрәкәт дулкынын күтәрә ала.

Миңа калса, бүгенге шартларда беренче вариант күбрәк дөреслеккә туры килер иде.

***

Безнең язмадан соң район башлыклары бу мәсьәләне игътибарга алырлар дип ышанып калабыз. Сайтларда татар телендә мәгълүмат таләп ителгәнгә генә түгел, ә кирәк булганга күрә кулланылсын иде.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Архангельская область войдет в федеральный историко-культурный туристический проект «Императорский маршрут»



Мода

«585*ЗОЛОТОЙ» посчитала, сколько тратят на покупку солнцезащитных очков к лету в Ростове-на-Дону




Українські новини

Робота водієм у Таксі 571 (Київ)



Новости 24 часа

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие



Game News

'Maybe this new Stardew Valley-like game is pretty good' I said to myself after blearily noticing I'd played it until 2 in the morning



Нижнекамск

Жителей Казани в рамках Года семьи познакомят со свадебными обычаями народов РТ



News Every Day

Chelsea enter Conference League despite speculation they could snub Uefa competition after facing tough financial rules



Происшествия

Военные следователи провели рейд по бывшим мигрантам в Феодосии



Нижнекамск

Да будет свет. По нацпроекту строят дороги с современной инфраструктурой



Игорь Бутман

Солисты Большого театра и квартет Бутмана выступят на фестивале Ruskeala Symphony в Карелии



Нижнекамск

ТОП хоккеистов МХЛ, чья карьера связана с Оренбургской областью: статистика и перспективы



Карен Хачанов

Хачанов уступил Руне на предуимблдонском выставочном турнире в Харлингеме



Казань

В Казани прошел фестиваль осознанного развития «Я тебя вижу»



Алексей Сёмин

Как выбрать китайский автомобиль в России?



Симферополь

Выставка-предупреждение «Лицо беды»



Нижнекамск

Балки пролетного строения моста через Каму в Татарстане смонтированы наполовину



Татарстан

Ни хао от Минниханова: новые возможности для Татарстана на западе Китая



Москва

Аромат романса и романтика слова – звезды оперной сцены представили I Международный фестиваль «Мир классического романса»



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Нижнекамска — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Нижнекамска или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Нижнекамске можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Нижнекамске и Татарстане






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Нижнекамска и Татарстана. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Нижнекамска — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане
Татарстан

В Чистополе двух совят по кличке Тутти и Фрутти вернули на волю





Путин в Татарстане
Татарстан

Доверие Путина, успех Казани и сравнения с Олимпиадой: главные выводы по Играм БРИКС-2024


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Посол Беларуси: Визит Лукашенко придал дополнительный импульс развитию двустороннего сотрудничества




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский признал, что Киев не хочет затягивания конфликта из-за больших потерь


Навальный в Татарстане


Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Нижнекамске, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Шнуров

Шнуров не стал помогать вокалистке «Ленинграда» Вокс, страдающей от аутоиммунного заболевания



Нижнекамск

В Нижнекамске открыт мобильный пункт по приему на контрактную службу

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net