Добавить новость





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


КАЗАН АРТЫНДАГЫ ЯҢА КЫРЛАЙ

Габдулла Тукайның тууына 130 ел
 
Тукайны 7 яшеннән үзенә сыендырган, соңыннан аны гомере буе рухландырган  Яңа Кырлай авылында  бүген Г.Тукай музее, Сәгъди абзый ихатасы,  Әхмәтхан бай йорты шагыйрьгә кагылышлы хатирәләрне саклый. “Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным” – дип яза бит ул үзе дә. Биредә Тукай, Сәгъди Салихов гаиләсендә яшәп, сабый акылы кабул иткәнчә, дөнья белән таныша, “әз-мәз чәчеп, әз-мәз урып” крәстиян тормышын күрә, өйдә кул астына керә башлый, халык авыз иҗаты гәүһәрләрен ишетә, беренче тапкыр мәдрәсәгә бара.
 
...Кырлай музее директоры Дамир Абдуллин сүзне мирасханәнең  нигезләнү тарихыннан башлады. Ул исә 1960 елга барып тоташа: Кырлайда шагыйребез хөрмәтенә  Габдулла Тукай исемендәге китапханә ачыла. Аның зур залында Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә дә куела. Нәкъ менә ул  бүгенге музейның чишмә башы булып исәпләнә. 
 
Шагыйрьнең 80 еллык юбилее уңаеннан  Кырлайда зур тантаналы кичә уза. Анда районның меңнәрчә халкы белән бергә, күпсанлы кунаклар, язучылар, сәнгать осталары катнаша. Музейның шул еллардагы истәлекләр китабында  Финляндиядән килгән галим Г.Дахер, мари халык язучысы М.Казаков, үзбәк халык шагыйре Г.Голәм, татар язучылары Н.Нәҗми, Ә.Маликов, композитор Х. Вәлиуллинның   язмалары саклана.
 
1967 елның язында Яңа Кырлай авылына рус шагыйре  Евгений Евтушенко да килә. Ветеран укытучы Даян абый Шакиров  аның,  Арчадан җәяүләп,  Тукайны хөрмәтләп  килүен әле дә искә алып сөйли.
 
1971 ел 30 март көнне Кырлайда китапханә бинасында бай эчтәлекле яңартылган музей ачыла. Ул үзенең эшен Казандагы А.М.Горький музееның филиалы буларак башлап җибәрә. 1975 елның сентябрь ахырында, Тукайның тууына 90 ел тулуны  лаеклы  каршылау турында карар кабул ителгән була. Аның нигезендә  Яңа Кырлай авылында  Г. Тукай музееның  яңа бинасы төзелергә тиеш, дип уйланыла.  Аңа беренче нигез ташлары 1976 елның октябрендә салына.
 
Бүген Кырлайдагы Тукай музее комплексына  килүчеләрне  Тукайның бронза  сыны каршы ала. Әйтерсең Тукай  ике катлы агач бинаның затлы, нәфис колонналарыннан үтеп эчкә керер алдыннан туктап ял итәргә, уйланып алырга ниятләгән. Аннары музейга керер алдыннан шагыйрьнең “Шүрәле”сендәгечә әкияти гүзәл табигать кочагына – “рәт-рәт гаскәр кеби, чыр­шы, нарат”тан  торган агачлар арасына үттек. Ия елгасы буенда, мирасханә янындагы бу агачлыкта алагаем зур урман пәриләре дә бар. Аларның  сыннары өчен материалны да Бакый ага Урманче урманга барып үзе сайлаган икән. Гомумән, мәшһүр сынчы һәм рәссам - музей комплексы һәм шагыйрьнең бронза сыны проекты авторы да.  
 
Музейның үзендә дә тәртип,  ядкәрләр барысы  да үткән заман мохите һәм рухы тоелырдай  итеп тезелгән. Биредә “Тукайның балачагы”, “Тукай тормышының Уральски чоры”,  “Казан чоры” дигән залларда шагыйрьгә бәйле күп кенә фоторәсем,  истәлек, документлар саклана.  Әйтик, шагыйрьнең балачагына багышланган залда аны Кырлайда яшәгән елларында тәэсирләндергән образлар, иҗатында телгә алынган ядкәрләр белән танышабыз, кулдан-кулга күчеп йөргән нәни Апушның авыр язмышы йөрәкләрне сызып үткәндәй була. Биредә Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәтнең кулъязмасы, шагыйрьнең туу турындагы метрикәсе, аның яшьтәшенең мәдрәсә шәкерте букчасы - аеруча кадерле ядкәрләрдән. 
 
Тукайның Җаек шәһәрендә яшәгән елларында  аның хәреф җыючы булып эшләвен басмаханә станогы күз алдына китереп бастыра. Бу бүлектә  шул чорда нәшер ителгән китаплар, шагыйрьнең яратып укуы мәгълүм булган көнчыгыш һәм рус язучылары басмалары, үсмер Габдулланың үзенә танылу алып килгән беренче шигырьләре дөнья күргән “Фикер” газетасы, “Әл-гаср- әл-җәдид”  журналы игътибарны җәлеп итә.
 
“Тукайның Казан чоры” залында “Болгар” кунакханәсе җиһазлары: кәнәфи, өстәл, урындыклар  шагыйрьнең 40 нчы бүлмәдәге тормыш-көнкүрешен дә күпмедер дәрәҗәдә күзалларга ярдәмли. Шулай ук Тукай белән якыннан аралашып яшәгән кешеләрнең, туганнары һәм дусларының – апасы Газизә Зәбирова-Усманова, дусты Хөсәен Ямашев, Җаектагы остазы Төхвәтуллиннар гаиләсенеке булган шәхси әйберләр, риваятьләр буенча шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә абыстайныкы дип фаразланган тәлинкәләр күңелләрдә тирән хис уята, “Исемдә калганнар” әсәреннән төрле вакыйгаларны хәтергә төшерә.
 
Икенче катта рәссамнарыбызның иҗаты -  Тукай әкиятләрен, шигырьләрен һәм тормыш юлын күзалларга ярдәм иткән рәсем сәнгате әсәрләре белән танышырга мөмкин. Ядкәрләр арасында язма чыганаклар, фоторәсемнәр, шагыйрьнең үзе исән чагында дөнья күргән китаплары, ул яшәгән чордагы көнкүреш әйберләре  бар. 
 
1978 елда Сәгъди абзый ихатасы - нәни Апуш биредә яшәгән көннәрдәгечә корылган. Капка-койма, келәт, аның эчендәге тормыш алып бару өчен кирәк-ярак, кар базы, сиртмәле кое, лапас – барысы да XIX йөз ахыры XX йөз башындагы татар крәстияненең гадәти корылмалары, көнкүреш әйберләре. Өй эчендәге җиһазлар да Сәгъди абзый, җәмәгате Бибизөһрә һәм балалары белән бергәләп  йорт мәшәкатьләренә чумып йөргән көннәрен, табын корып, чын татарча итеп түгәрәкләнеп утырып ризыклануын, соңыннан балаларның кич утырырга килгән җиңгәчиләр сөйләгәннәрне тыңлый-тыңлый уйнауларын күз алдына бастыра. Алар арасында Апуш та бар.  
 
Директор Дамир Абдуллин искәрткәнчә, килүчеләрне, аеруча балаларны,  Габдулланың бәрәңге чүпләгәндә аягы киселгән бәрәңге бакчасы бигрәк тә тәэсирләндерә икән. Ә без исә Сәгъди абзыйның Габдулла белән бергә утырткан булуы ихтимал дип исәпләнгән йөзьяшәр юан наратка карап тын калдык. Кырлай авылында, гасырдан артык вакыт үтсә дә, шагыйрь рухы яши икән әле.
 
Сәгъди абзый йорты каршындагы зиратта исә “Таттелеком” акционерлар җәмгыяте Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән  кабер ташы куелган. Анда “Әлеге зиратта Тукайны уллыкка алган Сәгъди Салихов җирләнгән”, –дип язылган. Шулай ук шушы игелекле зат булышлыгы белән кечкенә Габдулла су эчкән  чишмә дә төзекләндерелгән.  Хәзер ул Тукай чишмәсе дип йөртелә икән. 
 
Музей күптән инде төбәкнең мәдәни үзәгенә әверелгән. Яңа ел бәйрәмнәрендә ул балалар өчен Кыш бабай һәм Кар кызы яши торган тирәлеккә әверелеп китә, олысы-кечесе биредә оештырылган төрле уеннарда катнаша, әкият геройлары белән очраша, осталык дәресләрендә һөнәрләрен арттыра. Язга таба исә балаларны, төбәк халкын “Нәүрүз” бәйрәме үзенә җыя. Ә инде “Сөйкемле Шүрәле” Бөтенроссия конкурсы меңнәрчә баланы иҗатка рухландыра. 
 
Әлбәттә, биредә иң зур бәйрәм - шагыйрь туган көн. Музей комплексы бу көнгә аеры әзерләнә. Быел да  Кырлай мәртәбәле кунаклар, язучылар, сәнгать әһелләрен яңартылган музей  бинасы, өр-яңадан эшләнгән Тукай әкиятләре геройлары белән каршы алачак.  Бу көнне, гадәттә,  Кырлай гөрләп тора, биредә әдипләр, сәнгатькярләр катнашында митинглар үтә. Шулай кабул ителгән инде: Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре бәйрәмдә музей комплексы тирәсенә агач утырта. Нәтиҗәдә, буп-буш урында “лауреатлар аллеясы” үсеп чыккан. Бүгенге көндә аллеяда 175 исемле зәңгәр чыршы үсеп утыра. Музей хезмәткәрләре ел дәвамында,  күңел җылысын биреп, карап-чистартып, агачлардагы тамгаларны ел саен яңартып тора.
 
Музей комплексыннан аеруча җәйләрен туристлар өзелми. Биредә ел саен 40 меңләп кеше булып, биредә сакланган нәни Габдулла рухы белән очраша. 
 
Сөембикә КАШАПОВА.  
 
 
.Тукай һәйкәле. Бакый Урманче эше.
 
.Тукай музееның бүгенге бинасы.
 
.Былтыр вә Шүрәле сыннары.
 
.Cу анасы.
 
.Шагыйрьнең Уральски чорына багышланган бүлмә.
 
.Музей эчендәге XIX гасыр почмагы.
 
.Шагыйрьнең Саҗидә апасына язган хаты. 1902 ел.
 
 
Вахит ИМАМОВ фотолары.

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net