Добавить новость





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Вахит ИМАМОВ: Без – Тукайлы халык!

Бөек Тукаебызның 130 еллык тантанасы җитте. Күңелләрне зур горурлык били. Җиһанда нибары 27 ел гына гомер итеп, үз исемен барча кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язып калдыра алган бүтән бер генә төрки шагыйрь дә юк! Әзәри яки казах дусларыбыз егермешәр миллионлы, төрек кардәшләребез хәтта 75 миллионлы халык булып саналса да, аларда 27 яшендә милләт символына, милләт байрагына әверелгән Бөек Тукайлар юк!
 
Әлбәттә, исемнәрен сагынып һәм сызланып искә ала торган әдипләр бар инде ул. Чуашларда, әнә, Михаил Сеспель, 1917 елгы инкыйлабтан соңгы елларда өяз комиссары булып йөргән чакта икмәк карточкаларын туганнарына өләшеп ята дип нахак гаеп ташлаулары өчен протест йөзеннән, 22 яшендә асылынып үләргә мәҗбүр булган. Русның бөек шагыйре Михаил Лермонтовны 27 яшендә талантыннан көнләшеп һәм җаһил падишаһлар алдында тез чүгә белмәве өчен атып үтергәннәр. Үзебезнең мескен татар халкының тагын бер бичара шагыйре, 26 яшьлек Шәехзада Бабичны, Колчак армиясенә ияргән Зәки Вәлиди, Сәлимгәрәй Алкин полкларын “башкортларга аерым дәүләт төзергә ирек бирәбез” дигән ялган вәгъдәгә сатылып, үзләрен большевик комиссарлар тез астына кайтарудан шашкан татар-башкорт солдатлары җир өстендә таптап үтергәннәр. Ләкин аларның һичкайсы да үз гомере агышында 6-7 томга җитәрлек бөек әсәрләр иҗат итәргә һәм милләт мәхәббәтен казанырга өлгермәгән әле. Фәкать безнең Тукаебызны гына үзе исән чагында ук милләт әйдәманы итеп таныганнар!
 
Үз-үзебезне “безнең Тукаебызны дөньяның һәр почмагында беләләр”, дип юатып яшәсәк тә, ни үкенеч, хәтта кардәшләребез дә аны санга сугып бетерми шул һаман. Астана каласында әле соңгы елларда гына барча төрки дөньяның бөек талантларын “җыйган” һәйкәлләр аллеясы калкып чыкты. Казах кардәшләр анда, үзләренекеннән тыш, төрек, әзәри, үзбәк, кыргыз, төркмән халыкларының күренекле шәхесләрен тезгән. Ләкин шулар арасында үзләре үк телдән төшермичә “остаз, акын” дип үсендереп йөргән Бөек Тукаебызга урын табылмаган. Уйлавымча, сәбәп гап-гадидер: гәрчә без аларга караганда мең ел элегрәк зур дәүләтләр төзеп, җиһанны дер селкетеп яшәгән милләт булсак та, бүген алар белән янәшә басардай мөстәкыйльлеккә ия түгел шул, буй бәләкәй. Без 1990 елда союздаш республика статусын дәгъвалаган чакта ук, казах һәм кыргыз җөмһүриятләренең илбашлары Назарбаев белән Акаев моңа каршы чыгып, безне түбәнсетеп карауларын күрсәтергә өлгергәннәр иде, шуны хәзер янә бер мәртәбә расладылар гына. Ә без үч тотмыйбыз, без киң күңелле вә тугандаш, имеш; Казандагы үзәк урамнарның берсенә Назарбаев исемен чәпәп куйдык. Ләкин гыйбрәте шул: мөстәкыйльләр түгел, кулы богаулылар да үзләренә якын китермиләр. Әнә, татарның икенче башкаласы булып саналырга хаклы Уфада да Тукаебызга һәйкәл куярга ашыкмыйлар әле...
 
Үзебездә Бөек Тукай юбилеен лаеклы каршылыйбыз, дип әйтерлек ныклы нигез бармы? Вафатыннан соң йөз ел үткәч булса да, Тукайның сайланма әсәрләре, ниһаять, 6 томлык булып дөнья күрә. “Җыен” мәдәни мирас фонды үтенече буенча, филология фәннәре докторы Рәмил Исламов белән тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин бөек шагыйрьнең замандашлары язган истәлекләрне туплаган ике томлы “Тукай - ядкярләрдә” китабын нәшер итте. Вафатыннан йөз ел узгач, ниһаять, Тукайның 130 шигыре төрек теленә тәрҗемә ителде һәм махсус журнал, аерым китап булып дөньяга чыгарылды. Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре күптән вәгъдә ителгән ике томлы “Тукай энциклопедиясе” әзерләгән иде дә, акча юк дигән сылтау белән, аның ярты өлешен кисеп ташларга мәҗбүр иттеләр. Әле анысын да Тукай юбилеена чыгара алмадылар. Без инде театрларда Тукай турындагы әсәрләр шаулап барыр, дигән өмет белән көтеп йөргән идек. Тик Г.Кариев исемендәге яшьләр театрында гына режиссер Ринат Әюпов өч спектакльдән хасил махсус тамаша оештырды да, башка театрларны Европа йә урыс авторлары язган әсәрләр күмеп китте.
 
Һәм, әлбәттә, без Казандагы Тукай әдәби музее да яңартылган төстә сафка басар, дип бик тилмереп көттек. Ул безгә чәчән каһарманы, имам Шамил йортында урнашкан булуы белән дә бик кадерле, чөнки ул – барча төрки дөнья өчен мөстәкыйльлек юлында көрәш символы да. Тукай музеена затлы ремонт үткәрү, заманча җиһазлау, аны киңәйтү турында сүзләр шагыйрьнең әле 125 еллыгын каршылаган чакта ук кузгатылган иде. Иң зур җитәкчеләр тарафыннан музейны һичьюгы Тукайның 130 еллыгына ремонтлау хакында кайнарлардан-кайнар вәгъдәләр дә булды. Без ышандык, чөнки Казанда, әнә, Лев Толстой, Боратынский, Аксенов музейларын һәркем көнләшерлек итеп аякка бастырдылар. Акчасы да, оста куллар да табылды. Ни әкәмәт, безнең Тукай музее гына, бичара шагыйрьнең үзе кебек үк, дөм ятим калды. Милләт көзгесе булган Тукаебызны үзебез үк кара пәрдә артына этеп куйгач һәм мирасын типкәләгәч, аны төрки бөекләре мәҗлесеннән читтә калдыруда күршеләрне гаепләрлекмени? Шуңа да карамастан, олуг юбилей дип төрек, гарәп дуслар, казах, гагауз, чәчән, чуаш кардәшләр дә сукмак салмый калмас. Аларга ярык диварлы, тишек түшәмле музей бинасын тамаша кылдыру милләтебез өчен дә, лидер саналган җөмһүрият өчен дә олы гарьлек. Югыйсә, безгә бер Тукай мирасханәсе генә дә җитми әле. Меңьеллык әдәбиятыбызның бөеклеге инде күптән Академик театрларга тиңдәш булырдай Әдәбият-сәнгать музеен таләп итә.
 
Сабыйларыбызның бер өлеше, Аллага шөкер, әти-­әниләренә кушылып, Тукайның бөек “Туган теле”н горурлана-ашкына җырлый әле. Милләт балаларының күпчелеге аңардан да мәхрүм: алар өлкән агай телендә “үргә бара”. Күңел хыялый бит: хәтта шуларның да, кулларына ал чәчәкләр тотып һәм татарча җырлап, Тукай һәйкәлләре каршында баш ия башлаганнарын бик күрәсе килә. Шарты бер генәдер – нәкъ Тукай хыялланганча, газиз милләтебез гафләт йокысыннан бер айнысын иде. Нигезебез саллы. Безнең хәзинәдә барча төрки дөнья гына түгел, хәтта Европа-Азияләр каршында горурланып күтәрер асылташ бар:
 
– Без – Тукайлы халык!

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net