Улын этеп җибәргән өчен баланы кыйнаган
Боларның барысы да каратэ буенча тренировка вакытында тренер күз алдында була.
Түбән Камада 10 яшьлек малай яшьтәшен футбол капкасы яныннан этеп җибәрә. Улын якларга әтисе ташлана һәм ул малайның башын берничә тапкыр стенага бәрә. Малай авыр җәрәхәт алып, шифаханәгә озатылган.