Иминлекне саклыйк
Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу чорында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәү буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, дәүләт хезмәт инспекциясе һәм агропромышленность комплексы профсоюзларының республика комитеты карары нигезендә 18 апрельдән 16 майга кадәр айлык игълан ителде.
Бәхетсезлек очраклары безне һәркайда диярлек сагалап тора. Кешенең хәвеф-хәтәргә юлыкмавы еш кына аның үзенә дә бәйле. Оешма-предприятиеләрдә әлеге кагыйдәләрне кагылгысыз үтәү барлык хезмәткәрләр өчен дә мәҗбүри шарт. Язгы кыр эшләрендә катнашучылар арасында күңелсез хәлләрне булдырмау максатында барлык шәхси саклану чараларының төгәл үтәлүенә, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының, тагылма инвентарьларның техник торышының куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүләренә көндәлек тикшерү оештырылырга тиеш. Механизаторларның, барлык төр башка эшчәннәрнең хезмәтне саклау буенча инструктажлар үтүләренә, агулы химикатлар белән эшләүчеләргә махсус өс һәм аяк киеме бирелүгә, шәхси саклану чараларының төгәл үтәлүенә, хатын-кызлар, яшүсмерләр хезмәтеннән файдалануның дөрес оештырылуына ирешү мөһим. Химик препаратлар белән эшләүчеләр исә медицина тикшерүе үткән булырга тиешләр. Хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү, беренче чиратта, җитәкчеләргә бәйле. Шуңа күрә дә язгы кыр эшләрендә катнашучылар арасында аңлату эшләре алып бару хуҗалыкларның баш белгечләренә, бригадирларга, фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә йөкләнә. Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсенә, шуның белән бергә язгы кыр эшләре кампаниясе вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешенә аерым игътибар биреләчәк. Айлык кысаларында 28 апрель көнне районда “Бөтендөнья хезмәтне саклау көне” үтәчәк. Айлык нәтиҗәләре язгы кыр эшләре тәмамлангач ясалачак.