Шәфкатьлелек бизи кешене
«Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль хезмәтләр алучы яшүсмерләр – «Альтернатива» яшьләр клубына йөрүчеләр белән “Язгы игелек атнасы” кысаларында “Хәерле көн” дип аталган акция үткәрделәр. Яшүсмерләр алдан афиша, листовкалар әзерләп, изге теләкләр язылган кәгазьләрне шәһәр буйлап ябыштырып чыктылар. Акциянең максаты- әйләнә-тирәдәгеләргә мәрхәмәт, шәфкать, хөрмәт тәрбияләү. Шәһәрдә яшәүчеләр, бигрәк тә яшьләр, яхшы кәеф алыгыз, сезгә уңыш елмайсын, дигән язуларны кызыксынып алдылар. Клубка йөрүчеләр башкаларга яхшы кәеф бүләк итеп, үзләренең дә игелекле эштән кәефләре күтәрелде. Менә шундый психологик арифметика: башкалар өчен игелекле эш кылып, үзеңә дә игелек эшлисең.