Банк карталары белән операцияләр ясауда игътибарлы бул
Мошенниклык гамәленең тагын бер ысулы активлашуы күпләрне борчуга сала. Авито.ру сайтына әйбер сатырга куйган кешеләрнең кәрәзле телефон номерлары буенча шалтыратып мошенниклар тәкъдим ителүче товарны алырга теләүләрен белдереләр һәм акчаны банк картасына күчерәбез, дип, карта номерын, башка кирәкле мәгълүматларны сорап алалар.
- Банк картасы номеры белән бергә карта артындагы өч урынлы санны да әйтү картадагы бөтен акчаның юкка чыгуына китерергә мөмкин. Мошенниклар башта ышанычны яулау өчен мобиль банк кушып картага акча күчерәләр, ә аннан соң инде карта артындагы өч урынлы кодны сорап, сезнең картага юл алалар. Нәтиҗәдә картадагы барлык акчалар счеттан юкка чыга. Мондый юл белән алдауларга эләккән зәйлеләр бар инде, шуңа күрә шикле гамәлләрдән сак булу сорала, - дип эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе башлыгы урынбасары ассызыклый Рөстәм Хафизов.