Сулыкларда саклык кирәк
Җәйге көннәр якынлашу белән сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү таләпләренә дә контрольне арттыру катгый куела. Бу турыда республика Министрлар Кабинетының махсус карары бар. Анда язгы-җәйге чорда сулыкларда кешеләрнең батып үлү очраклары нигездә тиешле мәгълүматларның үз вакытында халыкка, балаларга җиткерелмәве белән бәйле, диелә. Шул сәбәпле 15 апрельгә кадәр барлык балалар учреждениеләренә йөрүчеләргә, аларның әти-әниләренә сулыкларда үз-үзеңне тоту, куркунычсызлык кагыйдәләренә игътибарлы булу турында аңлату эшләре алып бару таләбе куелган иде. Мондый профилактик чараларны Зәй районы мәктәпләрендә, балалар бакчаларында район балигъ булмаганнар эшләре, аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Альмира Галләмова, эчке эшләр бүлегенең яшүсмерләр эшләре бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Мәрданова һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы инспекторы Валентин Атласов алып бардылар. Ата-аналарга балаларны сулыкларга ялгыз җибәрмәү кирәклеге кабат-кабат кисәтелде.