Казанда тагын бер күзәтү тәгәрмәче урнаштырыла башлады [+ФОТОЛАР]
Әлеге күзәтү тәгәрмәче ел әйләнәсендә эшлиячәк.
Казанда тагын бер күзәтү тәгәрмәче урнаштырыла башлады. Яңа аттракцион ""Күк тәгәрмәче" дип аталачак. Аны "Ривьера" комлыгында – Миллениум күпере янында урнаштыралар. Биеклеге – 65 метр булачак. Бу "Кырлай"дагы тәгәрмәчтән 10 метрга биегрәк дигән сүз. Ел буе эшлиячәк аттракционның кабиналары да һәр сезонга кулай итеп эшләнелә – кышын җылытыла, җәен суытыла, ди.