Добавить новость





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Рөстәм Миңнеханов: “Өч елга гына хатын алмыйлар”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының V сессиясендә катнашып, мэр Илсур Метшинның узган елдагы эшчәнлеге хисабына уңай бәя бирде.

Россия Президенты Владимир Путин, Россия Хөкүмәте ярдәмендә Татарстан социаль-икътисади үсеш буенча илдә беренче унлыкта баруын искәртүдән башлады үзенең фикерләрен республика башлыгы. Ул узган ел 28 мең “КамАЗ” машинасы җыелганлыгын, пилотсыз “КамАЗ”лар чыгарылачагын канәгатьлек белән телгә алды. Республикада нефть эшкәртүче ике завод эшли инде, тагын берәү төзеләчәк, нәтиҗәдә елына 23 миллион тонна нефть эшкәртеләчәк.

– Президент Владимир Путин әле күптән түгел генә Менделеевск шәһәрендәге “Аммоний” заводына старт бирде. Казан вертолет заводы уңышлы эшли, Ми-38 һәм “Ансат” вертолетларын базарга актив кертергә кирәк. Яшел Үзәндәге Горький исемендәге заводның, Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсенең, “Элекон”, Казан оптика-механика заводы, Казан органик синтез, синтетик каучук заводларының, “Нэфис” компаниясенең, “Алабуга” үзгә икътисади зонасындагы предприятиеләрнең хезмәтләре нәтиҗәле,-диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның 2030 елга кадәрге чорга билгеләнгән үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру барышында Казанның акыллы икътисад үзәгенә әвереләчәгенә өметләнә Президент. Шул максаттан, “Иннополис” фән шәһәрчеген Казанның көндәлек тормышына тыгыз бәйләргә чакырды.

– “Свияга” мультимодаль логистика үзәге төзелеше дәвам итәчәк. Казан үзәгендә елга порты тоту дөрес гамәл түгел, порт “Свияга”га күчереләчәк. Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрале – алгарышлы проект. Ул Казанның йөзен үзгәртәчәк. Казаннан Мәскәүгә 3 сәгать 30 минутта, Түбән Новгородка 1 сәгать 30 минутта, ә Чабоксарга утыз минутта барып җитеп булачак, – дип, Президент Рөстәм Миңнеханов югары тизлекле тимер юл магистрале төзелеше идеясен нык хуплавын белдерде.

Мэр Илсур Метшин докладында өлешле торак төзелешендә 2007 елда четерекле объект исемлегенә 82 йорт кертелгәнлеге әйтелде. Әлеге исемлектән 76 йорт тәмамланган, калганнарында эшләр быел һәм киләсе елда ахырына җиткереләчәк. Өлешле торак төзелешендә хәзер дә 168 йорт шәһәр хакимияте күзәтчелегендә. Бу уңайдан Президент: “Казанда һәм Чаллыда “Свей” белән “Фон” киеренке хәл тудыра. Илсур Рәисович, мәсьәләне сезгә хәл итәргә, без булышырбыз”, – диде.

Президент Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге тарихи биналарны төзекләндерү эшләре дәвам итәчәген, шәһәрдәге ишегалларын төзекләндергәндә республика бюджетыннан ярдәм булачагына ышандырды.

– Юллар – Казанның да, Татарстанның да йөзе, – дип, Президент юл-транспорт мәсьәләсенә игътибар юнәлтте. Автомобильләрнең тротуарларга, яшел зоналарга куелуын тәнкыйтьләде.

– Казанда Пушкин урамындагы 5нче йортта янгын чыкканда янгын хезмәте башта тротуарлардагы машиналарны эвакуацияләргә мәҗбүр булды, – дип искә төшерде ул.

Фикер алышуларда чыгыш ясаган Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттахов узган ел алты паркны төзекләндерүләрен әйтте. Чыгышында ул кытайлылырның: “Хатын алсаң, өч елга бәхетле буласың, ә бакча утыртсаң, гомергә бәхетле буласың”, – дигән әйтемен китерде.

– Дамир Фәттахов сүзләре белән килешмим. Өч елга гына хатын алмыйлар. Гомерлек хатының белән шул паркларга чыгарга кирәк, – диде Президент Рөстәм Миңнеханов бу елның республикада Сусаклагыч зоналарны үстерү елы икәнлегенә басым ясап.

– Паркларда һәм скверларда тормыш кайнасын, аларга җавалы структуралар билгеләргә кирәк. Яр буе зоналарын төзекләндергәндә сервис булдыру зарур, бер концерт яки шоу-тамаша белән генә булмый. Сусаклагыч зоналарда бизнес эшчәнлеге өчен республиканың норматив актларын кабул итәргә кирәк. Кабан күленнән башлыйбыз төзекләндерү чараларын, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент республикада милләтара һәм динара дуслыкны сакларга чакырып: “Без мигрантларның кемнәр булуларын, ник килгәнлекләрен белергә тиеш. Һәркемне кабул итә алмыйбыз, безгә шикле кешеләр кирәкми”, – дип кисәтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук башкаладагы предприятиеләр коллективларына да, Казанда һәм Чаллыда ярминкәләр оештыручы авыл хезмәтчәннәре белән агропредприятиеләргә дә рәхмәтен җиткерде.

 

Дамир Бәдрив

http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-22-08-30-56/2015-01-22-08-32-15/item/14102



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net