ПРОБЛЕМАЛАРНЫ УРТАГА САЛЫП
Район-шәһәр җитәкчелеге шәһәр бистәләрендә халык белән очрашып, узган елгы эшчәнлек буенча хисап тота, бурычлар билгели, проблемаларны уртага салып сөйләшә, гозер-үтенечләрне тыңлый.
Аларда район башлыгы Разиф Кәримов үзе катнаша.Шундый очрашулар Иске Зәй, Мирный бистәләрендә, шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүчеләр белән булды инде. Соңгы очрашу “Энергетик” Мәдәният сараенда узды.
Шәһәрнең үзәк өлешенә “Уңайлы йорт” торак милекчеләре ширкәте карый, очрашуга әлеге ширкәткә караган йортларда яшәүчеләр, шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан учреждениеләрдә хезмәт куючылар килде.
Район башлыгы чыгышында мәдәният сараенда кадрларны яңарту, бинаның түбәсен төзекләндереп, тамашачыларга уңайлыклар тудыру, 1,5 миллион сумга заманча концерт аппаратурасы алынуы турында бәян итте. Очрашуга килүчеләр мәдәният йортының яңа аппаратлы булу хәбәрен алкышларга күмде. Разиф Галиевич узган ел районда башкарылган эшләр, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена әзерлек һәм аны уздыру, сайлау кампаниясе барышы, идарә итү командасындагы үзгәрешләр турында сөйләде. Масштаблы эшләрдән тимер юл кичүе, “Заман” җитештерү сәнәгать паркы төзелеше, “Энергия” стадионын үзгәртеп кору, районда игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына киңрәк тукталды ул. Барлык зәйлеләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, төрле дини агымнар, секталардан сак булырга чакырды, бездә быел дини бәйрәмнәр - Мәүлет белән Кач мануны зурлап билгеләп үтүне ассызыклады.
-Ата-бабалардан килгән традицион диннән тайпылмыйк, динара, кофессияара татулыкны тагын да ныгытыйк, - диде ул.
Халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче оешма-учреждение җитәкчеләре яңалыклар, кирәкле мәгълүматларны җиткерде.
“Уңайлы йорт” ширкәтен бер ай инде Сергей Крылов җитәкли. Римма Никифоровага район җитәкчелеге очрашуда рәхмәт белдерде, яшь җитәкчегә алга таба да шулай җаваплылык тоеп башкару бурычын куйды.
Мирный бистәсендә яшәүчеләрнең һәрвакыттагыча сорау-гозерләре шактый булды. Узган ел биредә күләмле төзү-төзекләндерү эшләре башкарылуга карамастан, мирныйлылар бистәне тагын да төзегрәк, халык өчен уңай шартларның күбрәк булуын тели. Әлеге уңайдан юл-тротуарлар төзеклеге, медицина хезмәте күрсәтүдә булган кайбер проблемалар һ.б. мәсьәләләр күтәрелде.
Очрашулар ахырында район башлыгы халык гозер-үтенечләрен тыңлады. Иң борчыган проблема - шәһәрдә һаваның начар булуы. Район җитәкчесе барлык предприятиеләр белән бу уңайдан фикерләшү нияте барлыгын бәян итте.