Иске Шөгердә Ватанны саклаучылар көнен ярышып бәйрәм иттеләр (фотолар)
Яшьләр урамында узган бу чарага авыл халкы шактый килгән иде. Аеруча шул урамда яшәүчеләр активлык күрсәтте. Төрле яшь категорияләренә бүленеп егетләр, апа-абыйлар чаңгыда узышты. Бер-берсен чанада тартып йөрде. Хатын-кызлар да, ир-атлар да аркан тартышты, гер күтәрделәр. бүләкле булды. Ир-егетләрне бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова котлады.