Автокалада юл аркылы чыгып барган хатын-кызны машина таптатып үтергән
57 яшьлек ханымның өенә кайтып килеше була. Ул светофорның кызыл уты янган вакытта юл аркылы чыгарга ниятли.
“Лада” машинасы шоферы сүзләренчә, ул светофорның яшел утына хәрәкәт итә һәм бер хатын-кызның трамвай юлында басып торганын күрә. Кинәт ханым, җәяүлеләр өчен светофорның кызыл уты януга да карамастан, юл аркылы йөгереп чыгарга уйлый. Аның киемендә яктылыкны кире кайтаручы бернинди элементлар да булмый. Ул алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була.