Бүген яңгыр явуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 24 февральдә, аязучае болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр ява. Юлларда урыны белән бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан исә, көчәю ихтималы да бар.
Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы Татарстанда – 0-3, Казанда – 1-3 градус җылы булачак.