Әгерҗе районы җитәкчеләре дартста сыналды + ФОТО
Район спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре башлыклары арасында дартс бәйгесе узды.
35 очко туплаган Иске Эсләк авылы башлыгы Илдус Гафаров беренче урын яулады. Аннан дүрт очкога гына калышып, Исәнбайдан Фәнил Сираев икенче урын алды. Өченчедә – Кичкетаңнан Зөлфәт Нуриев.