Депутатлар тәмәке тартуга кагылышлы өстәмә чикләүләр кертмәкче
Проект авторы фикеренчә, телгә алынган гомуми кулланылышта булган әлеге урыннарга балаларның керүе чикләнмәгән. "Балигъ булмаганнарның үзгәрүчән, читтән тәэсиргә тиз бирешүчән психикасын истә тотсак, әлеге урыннарда тәмәке тарту балаларга тәмәкегә тартылуны арттырачак. Көйрәтүчеләр моның шулай булуын теләмәсә дә, бу яшерен пропаганда булып тора", – диелә документта.