Татарстанда ике атна буе куркыныч җинаятьчене эзлиләр [+ФОТО]
Чаллыда полиция хезмәткәрләре җинаять кылучы ир-атны эзли.
Ул ГЭС бистәсендә 48 яшьлек хатын-кызга һөҗүм иткән. 6 февраль төнендә әлеге хатын-кызның кичәдән өенә кайтышы булган. Шәһәрнең 5 нче мәктәбе һәм 11 нче балалар бакчасы арасында аны билгесез ир-ат куып тоткан.
Зыян күрүче сүзләренчә, әлеге ир-ат аны урам уртасында көчләгән, сумкасын тартып алган һәм качып киткән. Аның сүзләреннән чыгып, полиция хезмәткәрләре явыз ир-атның фотороботын да төзегән. Әлеге ир-атка 20-25 яшь тирәсе, буй озынлыгы – 170-175 сантиметр, ябык гәүдәле, диелә KazanFirst җиткергән хәбәрдә.