«Dомашний» телеканалының мелодрамалар стратегиясе: «Бәхетле финал – фәлсәфә»
Яңалыклар күрсәтми торган каналлар арасында лидер булган «Dомашний»ның «Бәхетле финал өмет бирә» дигән девиз белән эш итә. Каналның генераль директоры, 500дән артык сериалның продюсеры Марина Хрипунова калыплар һәм яңа идеяләр арасындагы баланс, шулай ук актерлар белән эшләүдән башлап, глобаль базарларга чыгу стратегиясенә кадәр сөйләде.
Узган елда «Dомашний»телеканалы 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Соңгы берничә елда канал бик зур ыргылыш ясады һәм илдә яңалыклар күрсәтми торган каналлар арасында беренчелекне ике ел буе саклап тора. Бүген барыннан да бигрәк кайсы уңышларыгыз белән горурланасыз?
Соңгы елларда бик күп үзгәрешләр булды, хәтта бер урында калу да җитди казаныш булыр иде, әмма бу вакыйгалар канал өчен үсеш катализаторы булды. Бүген без нәтиҗәләр турында горурланып әйтә алабыз: җитештерү күләме һәм рейтинглар буенча без иң зур уенчылар арасына кердек: без бөтен Россиядә хатын-кызлар аудиториясе буенча бөтен каналлар арасында өченче, ә кече шәһәрләрдә беренче урында. Без җитештерү структурасын беркемнән дә бәйле булмаслык итеп үзгәртеп кордык һәм барлык каналлар арасында сериал контенты җитештерү буенча лидер булдык.
«Dомашний» очрагын алсак, бары тик бер генә – мелодрама жанры гына булган брендны шулкадәр уңышлы була алырлык итеп ничек төзергә? Җитәкчедә һәм командада нинди экспертиза булырга тиеш?
Заманча мелодрамалар – иҗат һәм математика катнашмасы. Без федераль канал буларак, халыкның күпчелек өлешенә ошау өчен йөз тотабыз. Күпчелекнең ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен без, әлбәттә, аудиториябезнең нәрсә көткәнен анализлыйбыз. Тик бу җансыз процесс түгел – безнең команда үзебез кебек үк кешеләр өчен: әниләребезгә, дус кызларыбызга, кызларыбызга, танышларыбызга сериаллар һәм программалар әзерли. Бу – шәхси хис-тойгыларны, тәэсирләрне, тормыш тәҗрибәсен тормышка ашыру өчен киңлек. Һәм боларның барысын да тәмләп төреп бирергә. Шуңа күрә, математика һәм хисләр – аларсыз бернишләп булмый.
Хатын-кызлар арасында мелодраманы нәрсә шулкадәр уникаль һәм ихтыяҗ тудыра торган жанр итә? Мәхәббәт тарихлары артык күпкә китәр дигән курку булмадымы?
Мин һәрвакыт әйтә киләм, мелодрама – тормыш чынбарлыгыннан гаилә, мәхәббәт, балалар турында булган матур мещанлык чынбарлыгына качу өчен идеаль урын. Тамашачы хатын-кыз төрле-төрле тормыш хәлләрен кичерүнең имин тәҗрибәсен ала. Һәм бездә һәрвакыт бәхетле финал, ә бәхетле финалга ышаныч өмет бирә. Әлбәттә, без контентны төрләндерергә тырышабыз һәм поджанрлар белән тәҗрибә ясыйбыз – детективлар, мистика, драма, үзенчәлекле сюжетлар эзләргә тырышабыз һәм сценарийларны хәзерге заман чынбарлыгына туры китереп актуальләштерәбез. «Выдра», «Жертва» кебек проектларыбыз белән бик горурланам – алар тамашачының яңалыкка әзер булуын күрсәтте.
Апрель ахырында «Берега любви» дигән яңа тәҗрибә проекты чыгачак һәм тамашачы аны ничек кабул итәр икән дип бик борчылам. Чирек гасырлык мәхәббәт тарихы ил тарихындагы иң авыр елларда – 1929 елдан 1953 елга кадәр бара. Сериал 12 сериядән тора. Бер гаилә тарихы аша без гадәти тормыш җимерелгәндә мәхәббәтнең ни рәвешле терәк-таянычка әйләнә алуын күрсәтергә тырыштык. «Берега любви» сериал гына түгел, ә үз тормышың, мөнәсәбәтләр кыйммәте, чын мәгънәсендә кадерле булган нәрсәләр турында уйланырга да сәбәп булыр, дип өметләнәбез.
Төрле тормыш сценарийлары булган хатын-кызлар өчен рольле модельләр була алырлык героинялар булдыруны үз бурычыгыз итеп күрәсезме? Бу миссиянең җаваплылыгын һәм әһәмиятен аңлыйсызмы?
Сер түгел, кайвакыт тамашачы хатын-кызлар героиняларның тарихларын үз тормышларына күчереп карый, аларда ниндидер чишелеш һәм терәк эзли. Безнең төп бурыч – идеаль роль моделе булдыру түгел, ә һәр хатын-кыз үз хис-кичерешләре чагылышын күрә алырдай, илһам чыганагы табардай, үз тәҗрибәсенең мөһим һәм уникаль булуын тоя алырдай тарихларны сөйләү. Безнең өчен персонажларның тере һәм күпкырлы булуы мөһим – идеаль супер хатын-кыз түгел, ә үз йомшаклыклары, хата-ялгышлары һәм эчке каршылыклары булган кеше. Хәтта мелодрамада да мөһим нәрсәләр – үз-үзеңә мәхәббәт, ихтыяр көче, кичерү белү һәм алга бару турында сөйләп була.
«Dомашний»ны тәнкыйтьләүчеләр еш кына каналдагы мелодрамаларда героинялар очрашкан проблемалар җиңеләйтелә һәм бу хәлләр еш кына бер калыпка салына, дип әйтә. Бу чыннан да шулаймы һәм шулай булса, бу аңлый рәвештә сайлаумы?
Чыннан да, безнең мелодрамаларда таныш сюжетлар һәм типажлар очратырга була. Әмма бу игътибарсызлык, салкын караш һәм гадиләштерергә тырышу түгел. Бу берничә мөһим нәрсә арасында эшләнгән аңлы баланс. Беренчедән, аудитория өметләре. Тамашачылар безгә билгеле бер хис-кичерешләр эзләп килә, аларга үз борчылуларының чагылышын табу һәм бәхетле финалга ышану мөһим. Икенчедән, драматургия нәтиҗәлелеге. Клише – һәрвакытта да начар дигән сүз түгел. Кайбер сюжет линияләре вакыт белән сыналган һәм алар ышанычлы каркас буларак эшли, тамашачыны бик тиз җәлеп итә, конфликтны билгели. Иң мөһиме – бу калыпны тере детальләр белән тулыландыру. Өченчедән, җитештерү чынбарлыгы. Без сериалларны бик кырыс вакыт һәм бюджет кысаларында чыгарабыз. Бу башкару сыйфатын куркыныч астына куймас өчен сыналган карарларны сайларга мәҗбүр итә. Без тәнкыйтьне кабул итәбез һәм моңа рәхмәтле генә. Ул жанрны шаблонга әверелдермичә, тарихның ихласлылыгын сакларга булыша.
Аудиториянең үзен «интеллектуаль тамашачы» буларак тәкъдим итүче, мелодрамаларга кызыксынуын инкарь итүче өлеше практикада исә мондый жанрдагы фильмнар һәм сериаллар карый. Мелодрамалар нинди яшерен ихтыяҗларны канәгатьләндерә һәм моннан оялырга кирәкме?
Болай дип җавап бирәм: минем бер теориям бар – бу психология һәм конфликтология буенча яшерен тренинг, ә интеллект ул – «Бары тик интеллектуаль кино гына» дигән язулы тамга түгел. Бу нәрсә карарга икәнен аңлы рәвештә сайларга мөмкинлек бирә торган корал. Сез сюжеттагы тишек-тошыкларны анализларга, клишедан көләргә, шул ук вакытта, герой ниһаять мәхәббәтен аңлаткач, ихлас сөенергә мөмкинсез. Сайлау иреге шушы инде ул – сабын операсы каравыңны аңлыйсың, әмма бу сиңа ошый. Мәсәлән, мелодраманың дулкынландыргыч мизгелләрен караганда еламаган булып кылану, һәм «интеллектуаль тамашачы» дигән ялган стандартлар аркасында ләззәттән баш тарту сәер.
«Dомашний» өчен уңышлы мелодрамалар төшергәндә мәхәббәт линиясеннән тыш, тагын нинди факторлар мөһим роль уйный?
Безнең очракта бу көнкүреш тарих булырга тиеш. Һәм тамашачы хатын-кыз бәхетнең еракта түгел, ә бер адым аркылы гына булуын аңларга тиеш. Дөрес мохит булдыру да әһәмиятле, тамашачыларның күбесе мин бу шәһәргә бара алам яки ул мин яшәгән шәһәргә охшаш, дип уйларга тиеш. Геройларның һөнәрләре кешечә, аңлаешлы булырга тиеш. Принц та буй җитмәслек булмасын – тирә-ягыңа күз сал, янәшәңдәгеләргә игътибар белән кара, яныңда мәхәббәтеңә лаек булырдай кем бар?
Мелодрамалар өчен кастингта популяр, танылган актерлар һәм яңа йөзләр арасында сайлауның критерийлары нинди? Артистның танылган булуы проектның уңышына тәэсир итәме?
Без шундый хәл белән очраштык: әгәр проектта танылган актер төшә икән, тамашачыларда шундук кабул итү шаблоны кушыла. Мәсәлән, тамашачы яраткан актрисасын күрә икән, «Ә, тагын газап чигүче», дип уйлап куя, яки еш кына явыз геройларны уйнаучы актерны күрсә, аның кабат тискәре герой булуын аңлый. Шуңа күрә көтелмәгәнлек элементы югала һәм нәрсә булачагы билгеле булу аркасында бу тарихка да кызыксыну югала. Каналда елына йөздән артык премьера чыга, шуңа күрә без яңа йөзләр белән актив эшләргә булдык, әмма йолдызлардан да бөтенләй баш тартмыйбыз.
Уңышыгызны тагын да арттыру буенча планнарыгыз белән бүлешегез әле. Контенты төрле мәйданчыкларга, шул исәптән халыкара базарларга дистрибуцияләү турында әйтүем.
Без онлайн платформалар белән бик актив эшлибез, алар безнең контентны бик теләп урнаштыра. Испан һәм португал телләрендәге YouTube юнәлешен үзләштерәбез. Бу шулкадәр уңышлы булды, без сериалларны эфирдан төшүгә үк диярлек бирәбез. Бу безнең өчен перспективалы юнәлеш. Безнең мелодрамалардагы хисләр дөньяның һәр почмагында аңлашыла. Теләсә нинди очракта да Латин Америкасында Золушка турында, өйдә җәберләүләр турында тарихлар популяр, ә бездә андыйлар күп.
16+