Талпан кадалса, ни өчен май кулланырга ярамый?
Тәнгә талпан кадалса, тынычлык сакларга һәм тиз, әмма бик сак эш итәргә кирәк. Бу хакта табиб-педиатр Нина Абрамовага сылтама белән «Радио 1» сайты яза.
Ул әйткәнчә, тәнгә талпан кадалганын күргәч кешеләр аны май, крем, лак яки спирт ярдәмендә алырга тырыша. Ләкин бу куркыныч, чөнки талпан тончыга башлый һәм шул мизгелдә ашказаны эчендәгене ярага чыгарырга мөмкин. Талпан авыру булса, инфекция йоктыру куркынычы бермә-бер арта.
Талпан кадалса, якындагы травмпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб талпанны куркыныч тудырмыйча ала һәм аны лабораториягә экспертизага җибәрә.
«Әгәр мондый мөмкинлек булмаса, бик сак эш итәргә кирәк. Иң яхшысы талпанны алу өчен махсус лассо куллану, ул даруханәләрдә һәм маркетплейсларда сатыла. Бөҗәкне тирегә мөмкин кадәр якын килеп борынчыгыннан эләктерергә, кинәт тармыйча, үз күчәре тирәсендә җиңелчә генә әйләндереп өскә таба тартырга кирәк. Иң мөһиме – аны сытмаска һәм тире эчендә аякларын калдырмаска кирәк», – дигән табиб.
Бу очракта инфекция йоктыру куркынычы кими. Талпанны алганнан соң яра урынына теләсә нинди антисептик сөртеп куярга кирәк. Талпанны герметик савытка салырга һәм анализ ясар өчен лабораториягә тапшырырга кирәк.
30 көн дәвамында талпан кадалган урынны һәм тән температурасын күзәтергә кирәк. Шулай ук баш авыртуга, хәлсезлеккә, мускуллар һәм буыннар авыруны да күзәтү мөһим. Әлеге билгеләр булса, табибка күренергә киңәш итә Нина Абрамова.