«Елаттыгыз...» - Иркә үзенчәлекле балаларга бәйрәм ясаган
Җырчы Иркә Даун синдромы белән авыручы бер төркем балаларга чын бәйрәм ясаган. Ул аларны үзенең концертына чакырган. Балалар исә, үз чиратында, җырчыны чәчәкләргә күмгәннәр, яраткан артистлары янына сәхнәгә менеп биегәннәр.
Иркә видеоны социаль челтәрдәге сәхифәсенә урнаштырган. Ул 21 март – Даун синдромы белән авыручы кешеләр көне булуын билгеләп үтә. Аның сүзләренчә, бу аның иң истә калган чыгышларының берсе булган.
«Иркә, молодец. Күңелем тулды. «Респект», әйләнеп кайтсын сиңа меңләтә», – дигән аңа Әнвәр Нургалиев. «Игътибарга чынлап та моҗтах кешеләргә шундый хис-кичерешләр бүләк итә алу нинди зур бәхет», - дигән тагын бер язылучысы. «Елаттыгыз», «Иң саф күңелле тамашачыларың бит бу, Иркә. Бик зур рәхмәт сиңа», «Каз тәннәре чыкты», «Изге йөрәгегез өчен рәхмәт», – дип тә язалар Иркәгә.