Римма Никитина махсус операциядәге хәрби белән мәхәббәт тарихын клибы аша күрсәтте
Җырчы Римма Никитина яңа гына дөнья күргән «Ты сможешь» дигән җырына клибы аша үзенең мәхәббәт тарихын күрсәткән.
«Минем өчен бүген бик тә мөһим көн – «Ты сможешь» җырына клипның премьерасы.
Бу эш – гади генә җыр һәм видео түгел. Ул чынбарлыкка нигезләнеп иҗат ителгән. Һәр кадрда, аның һәрбер юлында минем ихлас хис-кичерешләрем, борчу-сагышларым, куркуларым һәм ышанычым… Бу тарих – минем соңгы алты айдагы тормышым. Эчемдә кайнаган хисләрне мин җырымда әйтеп бирдем. Сүзләр белән әйтеп җиткерә алмаганнарны клипта күрсәттем.
Барлык солдатларны өйдә көтәбез. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Барыгызга да уңай энергиямне юллыйм. Ул авыр вакытларыгызда рухыгызны күтәрсен, өйләрегезгә исән-сау әйләнеп кайтырга ярдәм итсен, - дип яза Римма видео астына.
Римма Никитина хәрби операциядә аягын югалткан сөйгәненә протезлар куярга булышкан үзәгенә һәм әлеге җырны экраннарга чыгаруда катнашы булган һәркемгә рәхмәт сүзләре дә белдерә.
«Без булдырдык. Бу клип ышану турында. Йөрәк ярасы, көч, мәхәббәт турында», - ди артист.
Моннан берничә ай элек без социаль челтәрләр аша җырчы Римма Никитина белән булган бик тә үзенчәлекле, романтик тарихны күзәткән идек. Риммага махсус операциядәге хәрби онлайн рәвештә тәкъдим ясады, Римманы бик нык яратуын әйтеп, гомерлек яры булуын сорады, җырчыны берсеннән-берсе матур чәчәк бәйләмнәре, кыйммәтле бүләкләргә күмде.
Хәрби Винарис Ильегет аша сөйгәненә йөзек тә бүләк итте. Римма егетнең тәкъдименә «әйе» дип җавап бирмәсә дә, йөзекне кабул итеп алды, ә инде җавабын хәрби кыска вакытлы ялга кайткач әйтәчәген язган иде.
Күпмедер вакыттан соң Римма хәрби белән очрашуы хакында язды. Егеткә нәрсә дип җавап биргәнен сер итеп калдырды. Ләкин, күпмедер вакыттан соң, Римма шәхси тормышында барысы да яхшы булуын, үзенә терәк булырлык кешесе барлыгын әйтте.
Ниһаять, әлеге клип аша егет белән кызның бер дә гади булмаган мәхәббәт тарихы белән танышып була. Тамашачы клипның, җырның бик тә көчле булуы, үзәкләргә үтеп керүе турында яза, яшьләргә бәхетле киләчәк тели.