Яңалыклар (22.01.26)
Иртәнге чыгарылыш
Татарстан-бөтен Россиядән һәм башка илләрдән килгән туристларны җәлеп итәрлек кызыклы урын. Туристлык тармагы ел саен республика бюджетына 40 млрд сумга кадәр акча китерә. Бу хакта респуубликаның Туристлык буенча Дәүләт комитеты коллегиясе утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
Казанда 2026 елда рекордлы иртә срокларда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын үтәүгә керештеләр. Ремонт бригадалары инде алты йортта эшли башлаган, ә быел барлыгы 163 объектны яңарту күздә тотыла.
2025 елда «Халык контроле» системасына 89 мең 200 мөрәҗәгать тапшырганнар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтелде. Гаризаларның 76 проценты, ягьни 69 меңгә якынына тикшереп, чара күрелгән.
Сообщение Яңалыклар (22.01.26) появились сначала на Вести Татарстан.