«Тавык йонын әрәм итеп ятканбыз»: Дилә Нигъмәтуллина үзенчәлекле образын күрсәтте
Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзенчәлекле образын күрсәтте. Ул каурыйлар белән бизәлгән кыска күлмәк кигән. Җырчы тамашачыларының видеога исем язуларын сораган. Үзе исә «Әтәч елында тугач» дигән исем тәкъдим иткән.
Язылучылары кызыклы вариантлар калдырган. Араларында Диләгә сокланучылар да, аның образына бераз шаярып каручылары да бар: «Бөркетнең канаты очканда ныгый», «Минем дөнья, минем тәртипләр», «26 нчы елның иң чибәр тавыгы!», «Тавык йонын әрәм итеп ятканбыз кайчаннан бирле», «Кыланчык алтын тавык мин» һәм башкалар.