Яман шешнең ир-атларда еш очрый торган 3 төре
Табиб-онколог, онкодерматолог Елизавета Васильева яман шешнең ир-атларда иң еш очрый торган төрләре турында сөйләгән. Бу турыда health.mail.ru яза.
Ир-атларда онкология авырулары арасында беренче урында үпкә яман шеше тора. Аның төп һәм иң мөһим сәбәбе – тәмәке тарту. Бу гадәт, хәтта көненә 1 генә тәмәке тарткан очракта да, авыру куркынычын 9 тапкырга арттыра.
Куркыныч төркеменә пассив тартучылар да керә, чөнки тәмәке төтенен даими сулау да яман шеш үсешенә китерергә мөмкин. Ир-атларда үпкә яман шеше барлыкка килүнең башка сәбәпләренә хроник үпкә авырулары, генетика һәм һөнәри зыян керә.
Ир-атларда онкологик авырулар арасында икенче урында простата бизе яман шеше тора. Башлангыч этапларда простата бизе яман шеше билгесез үтә, ә кешенең яше арткан саен, яман шешнең бу төренең куркынычы да арта.
Профилактика максатында 45 яшьтән башлап ир-атларга ел саен кан анализы тапшырып ПСА (простат-специфик антиген) дәрәҗәсен тикшерү һәм ультратавышлы тикшеренү узу тәкъдим ителә.
Таралышы буенча өченче урында тире яман шеше тора (меланомадан башка барлык төрләре). Ир-атлар кояш астында еш була һәм кояштан саклаучы чараларны сирәгрәк куллана. Ир-атларда тире яман шешенең иң киң таралган төре – базаль-күзәнәкле яман шеш, ул ешрак баш һәм муен өлкәсендә очрый.
Профилактика өчен елга бер тапкыр дерматологка яки онкодерматологка күренү кирәк, диелә хәбәрдә.