Бер йорттан дүрт мәет: Татарстанда шәхси йортта яшәүче гаилә газ белән агуланып үлгән
Югары Осландагы шәхси йортларның берсендә ике балалы гаилә сөрем газы белән агуланган. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, йорт хуҗасы газ җиһазлары белән мөстәкыйль рәвештә техник эшләр алып барган. Дөрес эшләмәгәнгә сөрем газы тышка чыкмаган һәм өй эченә тула башлаган. Агулану нәтиҗәсендә әби кеше, гаилә башлыгы һәм ике бала — 11 яшьлек малай белән 13 яшьлек кыз бала һәлак булган.
Гаилә әгъзалары телефоннарына җавап бирмәгәч, туганнары әлеге йортка килгән. Эчкә кергәч, алар һәлак булган кешеләрнең гәүдәләренә тап булганнар.
Фаҗига шартлары ачыклана.