Добавить новость





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Тюбинг белән фаҗигадә гаепләнүче кызның судта соңгы сүзе: «Булдыра алсагыз, гафу итегез»

19 июнь көнне суд дустын машинага бәйләнгән «ватрушка»да йөрткән Эвелина Якупованың соңгы сүзен тыңлады. Машина зур тизлектә барганда, «ватрушка»дагы кыз башы белән юл билгесенә килеп бәрелә һәм алган җәрәхәтләрдән үлә. Суд әлеге вакыйгага карата үз карарын чыгарды.

«Һәлак булучының әнисе кызының үлемендә гаепле кызны гафу итте»

Казанның Киров суды 22 яшьлек Эвелина Якуповага карата ачылган җинаять эшенә нокта куйды. Аны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, кеше үлеменә китерүдә һәм юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып китүдә гаепле дип таптылар. Буюл-транспорт һәлакәте бу елның гыйнварында булды.

Фаҗига булган кичне Эвелина карлы юлдан автомобиль йөртә, ә машина артына тюбинг бәйләнгән була. Анда исә Эвелинаның якын дусты – 20 яшьлек Дарья Акинова утырган була. Кызлар фаҗига килеп чыгар дип уйламый да.

Бер мизгелдә Эвелина тизлекне арттыра һәм «ватрушка»дагы кыз юл билгесенә барып бәрелә. Коточкыч юл-транспорт һәлакәте күренешләре видеокүзәтү камералары язмаларына эләгә.

Зыян күргән 20 яшьлек кызны машинадагылар хастаханәгә илтә, ул шунда вафат була. Гаепләнүче Эвелина Якупова табибларга дустының тюбингта таудан шуып төшүе һәм коймага килеп бәрелүе турында сөйли. Соңыннан һәлакәт урынына 2 егет килә, алар кан эзләрен күмә, тюбингны алып китә. Бу мизгел дә видеокүзәтү камераларына эләгә.

Кызның үлеменнән соң, тикшерүчеләр ул бәрелгән дип фаразланган койманы тикшерергә бара. Шул вакытта машина белән идарә иткән Эвелина Якупованың нидер яшерүе ачыклана. Тиздән вакыйганың ничек булуы билгеле була, һәм кызны сак астына алалар.

Беренче суд утырышында һәлак булган Дарьяның әнисе катнаша, ул бу эш буенча зыян күрүче дип таныла. Гаепләү игълан ителгәннән соң, дәүләт гаепләүчесе берничә минут дәвамында үлгән кызның юл-транспорт һәлакәтендә алган җәрәхәтләрен саный. Мәрхүмнең әнисе моны тыңлаганда елый, куллары калтырый.

Ләкин, кайгысына карамастан, ул судта Якуповага карата дәгъвалары булмавын, моның очраклы хәл булуын һәм аны гафу итүен берничә тапкыр әйтә.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Җинаятьне яшерергә тырышкан һәм хастаханәдә юл-транспорт һәлакәте турында ялган сөйләгән»

Хөкем карары чыгарылганчы һәм соңгы сүз әйтелгәнче, яклар суд тикшерүенә нәтиҗә ясый һәм үз позицияләрен белдерә. Гаепләү ягыннан фикер алышуларда Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов чыгыш ясый.

«Судның игътибарын шуңа юнәлтәсем килә: гаепләнүче Акинованы хастаханәгә китерә һәм, аның әйберләрен табу өчен, һәлакәт урынына кире кайта. Әммма шул ук вакытта полиция хезмәткәрләрен чакыртмый һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан китә, чөнки моны бәхетсезлек очрагы дип уйлый. Машина йөртүченең гаебе, аның белән фаҗига көнендә автомобильдә бергә булган шаһитларның күрсәтмәләре белән исбатлана. Юл-транспорт һәлакәте урынын калдыру факты «112» номеры аша ашыгыч хезмәтләрне чакыру турында мәгълүмат булмау белән раслана. Якупова кылган гамәлләре өчен җаваплылыктан качарга тырыша, моны аның хастаханәдә ялган мәгълүматлар бирүе дә дәлилли», – диде ул.

Альберт Суяргулов билгеләп үткәнчә, юл-транспорт һәлакәте турында 10 гыйнварда гына, ЮХИДИ инспекторы зыян күргән юл билгесен тапкач кына билгеле була, соңрак ул һәлакәтнең видеоязмасын да таба. Ә Якупова үз гаебен авариягә аның катнашы булуына дәлилләр табылгач кына таный.

«Әгәр ЮХИДИ хезмәткәре видеоязманы һәм бәрелгән багананы тапмаса, хокук склау органнары җинаятьне ачыкламаган һәм гаепле кеше җәза алмаган булыр иде, чөнки Якупова кылган гамәлен махсус яшерергә тырышкан. Судтан нәкъ менә шуңа игътибар итүен сорыйм. Гаепләнүчегә 5 ел колония җәзасын билгеләвегезне һәм аны транспорт белән идарә итүдән тыюыгызны сорыйм», « диде Альберт Суяргулов утырышта.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Булдыра алсагыз, мине гафу итегез»

Кызның адвокаты, үз чиратында, булган фаҗига – очраклы хәл булуын аңлатырга тырыша.

«Якупова элек хөкем ителмәгән, гаебен тулысынча таныды һәм кылган гамәле өчен үкенә. Шәфкать туташы буларак, Якупова махсус хәрби операциядә катнашучыларга акчалата ярдәм күрсәтте. Юл-транспорт һәлакәте урынын калдыруга килгәндә, бу – аның Акиновага ашыгыч ярдәм күрсәтү һәм аның гомерен коткару өчен хастаханәгә алып китүе белән бәйле. Якупованың җинаятьне яшерергә һәм качарга нияте булмаган», – ди ул.

Адвокат җинаять маддәсен үзгәртүне һәм якларның татулашуын да исәпкә алып, җинаять эшен туктатуны сорый.

«Зыян күрүчедән сорау алу барышында һәлак булучы кызның әнисенең мин яклаган кыз белән дуслашуы ачыкланды. Якларның татулашуын исәпкә алып җинаять эшен туктатуыгызны сорыйм», – ди яклаучы.

Эвелина Якупова соңгы сүзен әйткәндә, ул судтан бигрәк, һәлак булган дус кызының әнисенә мөрәҗәгать итте. Гаепләнүче юл-транспорт һәлакәте үзенең гаебе аркасында килеп чыгуын раслады.

«Минем якын кешем һәлак булды, без Даша белән бик якын идек, безнең киләчәккә зур планнарыбыз бар иде. Әгәр булдыра алсагыз, мине гафу итегез, мин теләсә нинди җәзаны кабул итәчәкмен. Мин бу һәлакәтнең никадәр авыр булуын аңладым, һәм ул мәңгегә минем белән калачак. Яшемә, уңай характеристикаларга һәм тикшерүгә ярдәм итүемә бәйле рәвештә мине иректән мәхрүм итмәвегезне сорыйм. Үз гаебемне тулысынча таныйм, үкенәм, зинһар, кичерегез», – диде Эвелина Якупова.

Әмма суд Эвелина Якупованы гаепле дип таныды һәм аңа 3 ел да 6 айга колония җәзасын билгеләү карары чыгарды. Моннан тыш, җәзаны үтәгәннән соң, ул 2 ел да 6 айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

Чыганак: «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net