Добавить новость





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Азаннан соң - «карга боткасы»: Казанда борынгы йола бәйрәме ничек үтте

«Карга боткасы» – татар халкының иң борынгы йолаларының берсе. Ул – татарлар тарафыннан ислам динен кабул итү (922 ел) чорына кадәр үк уздырылган. «Элек матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Чөнки яз көне март азакларында каргалар кайтканда яз җиткән. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, кырларда җир ачыла башлагач, халык зурлап, чәчүләр алдыннан ел мул, ашлык күп булсын өчен дип бәйрәм ясый торган булганнар. Аны «Карга боткасы» дип атаганнар», – диелә әлеге бәйрәмнең аңлатмасында.

Казанда әлеге бәйрәм быел беренче тапкыр уздырылды, әлеге үзенчәлекле йоланы кире кайтаруга «Бөтендөнья татар конгрессы» алынган. «Бу – әле эшнең башы гына», – ди алар. Шулай да беренче «Карга боткасы»на шактый кунак җыелган иде, аларның күбесе балалар булуы аеруча шатландырды. Әлеге бәйрәм нигездә балалар өчен дип күзаллана.

Бәйрәм азан әйтү белән ачылды, килгән кунаклар «Карга боткасы» бәйрәменең тарихы, үзенчәлекләре белән танышты. Бәйрәмдә концерт, милли уеннар, ярминкә оештырылган иде. Сату рәтләрендә Татарстан һәм Россия төбәкләреннән килгән эшмәкәрләр җитештергән хәләл продукция тәкъдим ителде.

Бәйрәм традициясе буенча кунакларга зур казанда ботка пешерелде. Һәр килгән кунак карга боткасыннан, самавырда кайнаган мәтрүшкәле чәйдән авыз итә алды. Боткага ярмаларны бәйрәмгә килгән балалар «Туган авылым» комплексы территориясендәге йортлардан җыйды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Данис Шакиров: «Борынгыдан килгән йолаларыбызны кире кайтарырга кирәк»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Үз чыгышында ул «Бөтендөнья татар конгрессы» татар халкының милли традицияләре, гореф-гадәтләрен, борынгы бәйрәмнәрне кире кайтару юнәлешендә эшләвен белдерде.

Милләт мәсьәләсендә вак мәсьәләләр юк. «Бөтендөнья татар конгрессы»на татар халкының милли традицияләрен, гореф-гадәтләребезне, борынгы бәйрәмнәрне кире кайтару максаты куелды. Иң беренче чиратта, «Карга боткасы» – ул балалар бәйрәме. Безгә бүгенге көндә балаларны виртуаль дөньядан, гаджетлардан тартып чыгарыр өчен, милли төсмерләр булган бәйрәмнәребезне, борынгыдан килгән йолаларыбызны кире кайтарырга кирәк. Безнең буынга әлеге бәйрәм әле туры килде. Мин хәтерлим авылда әлеге бәйрәмгә җыелганны, әби-апалар: кошлар да төрле якларга китеп баралар, әмма аннары кире туган якларына кайталар, сез дә үскәч, төрле җирләрдә укырсыз, яшәрсез, ләкин үзегезнең туган ягыгызны, туган бишегегезне онытмагыз, дия иделәр. Туган ил, туган җир сүзләрен алар күңел дәфтәрләренә кертеп калдырдылар.

Ел фасылларын карый башласак, җәй аенда халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй, көз көне без хәзер «Каз өмәсе»н кертеп барабыз. Ә менә яз башында төрки халыкларда – «Нәүрүз» булса, татарларда – «Карга боткасы» уздырылган. Әлбәттә, хәзер бу эшне киредән кубарып, милли бәйрәмне кире кайтару әле башланды гына, без бу юнәлештә актив эшлибез, әлеге темага аерым фильмнар да төшерелде. Алга таба да безнең балаларыбызның күңел дәфтәрләренә уелып калырдай милли бәйрәмебезне кире кайтара алырбыз дип ышанам.

Данис Шакиров: «Милләт мәсьәләсендә вак мәсьәләләр юк»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фәнзилә Җәүһәрова: «Казан татарлары язны каргалар алып килә дип исәпләгән»

Танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова татар халкында «Карга боткасы» бәйрәмен үткәрү тарихы турында сөйләде:

«Карга боткасы» – борынгы йолаларыбызның берсе, татарларда ул чәчүлек белән бәйле. Ул – җиргә яңа орлык салыр алдыннан үткәрелә торган йола. Казан татарлары язны каргалар алып килә дип исәпләгән, шуңа күрә без каргаларны зурлыйбыз. Бәйрәм асылында орлык культы – аграр культ ята.

Традиция буенча, бәйрәм көнне балалар өйдән-өйгә йөреп, ярма җыйганнар. Кемнең нинди ярмасы бар, шуның белән уртаклаша. Ярма бирдем дә пешердем түгел, биргән вакытта һәрбер кеше теләк теләп бирә. Мин әбиләрнең бәйрәмдә нинди теләкләр теләгәнен укыдым. Шундый матур теләкләр, бәйрәм кояш циклына бәйле, шуңа күпләр кояш вакытында җылытсын, артык кызу да, салкын да булмасын, дөрес җилләр килсен, ул җилләр халыкка хәтәрсез яңгырлар алып килсеннәр. Орлыклар яхшы җиргә төшсеннәр, тишелеп чыксыннар, аннары игеннәрне җыеп алырга мөмкинлек булсын, гаиләбезгә, авылыбызга насыйп ризык булсын, дип теләгәннәр. «Карга боткасы»ның – «Зәр-зәр-зәрәгә, берсе көнгә сөрәнгә» дигән әйтеме дә сакланып калган. Өйдән-өйгә йөрүче балалар шушы әйтемне кабатлаган.

Татарларда гомумән бик күп йолалар агрокульт белән бәйле. Сабантуйда ат чабышында 6-10 яшьлек егетләр атта чапканнар. Бу балаларның дөньяви универсаль күренеш дип исәплим мин. «Бөтендөнья татар конгрессы»на рәхмәт, алар шәһәр уртасында балалар өчен шундый бәйрәм уздырдылар. Бүген балаларга урын бирү бик кирәкле гамәл. Монда хуҗалар – балалар. Алар да без кечкенә чакта Карга боткасында йөри идек, Казанда була иде, – дип сөйли алачак. Татар телендә булган, татар рухына, төсенә туры килгән нинди генә чара үткәрелсә дә милләт һәм телебез үсеше өчен алар бик мөһим.

Фәнзилә Җәүһәрова: «Карга боткасы» – җиргә яңа орлык салыр алдыннан үткәрелә торган йола

Фото: © "Татар-информ", архив

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net