Добавить новость





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Мәшгульлек хезмәте үзгәреш кичерә: күпме вакыт эчендә яңа эш табып булачак?

Республикада «Кадрлар» милли проектын, аерым алганда, аның «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль проектын кысаларында 2025 елда Татарстанда мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләү бара. Нәтиҗәдә эш эзләү вакыты кыскару көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан инде 2019 елда ук акрынлап модернизацияләүгә кереште. Бүгенге көндә Чаллыда, Әлмәттә, Кукмара районында һәм Казанның Мәскәү районында мәшгульлек үзәкләре модернизацияләнгән һәм бердәм фирма стиленә китерелгән.

2019 елдан норматив-хокукый база сизелерлек үзгәрде, «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында»гы 565 номерлы федераль закон тулысынча үз көченә керде. Закон мәшгульлек хезмәтенең дәүләт хезмәтләрен гариза бирү принцибы буенча күрсәтүдән ярдәм чараларын гаризадан башка гына күрсәтүгә күчүен күздә тота. Әгәр моңа кадәр гражданин һәр хезмәтне аерым сорап гариза язган булса, хәзер конкрет тормыш ситуациясен генә билгели.

Әйтик, кеше «Мин эш эзлим», ди. Яки эш бирүче: «Мин хезмәткәр эзлим», ди. Бу очракта мәшгульлек хезмәте органы белгече билгеле бер пакет хезмәтләр һәм ярдәм чаралары тәкъдим итә. Эш эзләүчеләр өчен бу – мәшгульлек үзәкләрендә карьера консультанты. Эш бирүче өчен – кадрлар консультанты.

Мәсәлән, гражданин сәламәтлеге аркасында эшен алыштырырга мәҗбүр булуын сөйли. Карьера консультанты аңа, кирәк булганда, һөнәри уку узарга тәкъдим итә ала, ә моның алдыннан һөнәри юнәлеш бирү кебек ярдәм чарасы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук белгеч гражданинга үзен яңа эш урынында вакытлыча ялланган персонал сыйфатында сынап карарга тәкъдим итә ала.

Эш бирүче белән хезмәттәшлек тә шулай ук гамәлгә ашырылачак – билгеле бер һәм конкрет бизнес ситуациягә бәйле рәвештә. Әйтик, әгәр эш бирүче өч айга хезмәткәрләр эзләвен әйтә икән, мәшгульлек үзәге белгечләре персоналны сезонлы эшкә дип эзләячәк.

Бүген мәшгульлек хезмәте гражданнар өчен 33 сервис һәм эш бирүчеләр өчен 27 гә якын сервис тәкъдим итәргә әзер.

Мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү эш эзләүчеләр белән проактив эш итүне күздә тота. Бу бигрәк тә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән эшләүгә кагыла. Бүген белгечләр махсус хәрби операциядә катнашучының мәшгульлек үзәгенә килүен көтмичә, аның кайтуы турында белешмәләр алып, аның белән элемтәгә чыгарга, үз хезмәтләрен тәкъдим итәргә әзер.

Әгәр хезмәт күрсәтү барышында башка органнар тарафыннан ярдәм чараларына ихтыяҗ ачыкланса, мәшгульлек хезмәте алар белән актив хезмәттәшлек итә. Әйтик, «Ватанны саклаучылар» фонды координаторлары белән бергә озата бара.

Мондый эш формасы уку йортларын тәмамлаучылар белән дә кертелер дип планлаштырыла. Модернизацияләү мәшгульлек хезмәте эше нигезендә клиент булуны күздә тота.

Шулай ук хәзерге вакытта цифрлы сервисларга актив күчү бара.

«Кадрлар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2026 ел башына республиканың барлык мәшгульлек үзәкләре бер үк бренд астында эшләячәк, барлык хезмәт күрсәтү комплекслары стандартлаштырылачак. Бу яхшы нәтиҗәләр китерергә тиеш.

Эш нәтиҗәләре, беренче чиратта, халык арасында эш эзләү чорын кыскарту күзлегеннән чыгып бәяләнәчәк. Бүген гражданнарның кайбер категорияләре уртача өч ай һәм аннан да күбрәк вакыт дәвамында эш таба. Шулай да мәшгульлек хезмәте эшенә яңа алымнар кертү һәм тырышлык белән гражданин ике-ике ай ярым эчендә эш таба алачак, дип планлаштырыла. Димәк, эшсезлек чоры шулай ук ике айга кадәр кыскартылачак.

Илкүләм проект кысаларында мәшгульлек хезмәте органнарын ремонтлау һәм җиһазлау эше республиканың Төзелеш министрлыгы белән берлектә башкарыла.

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net