Добавить новость





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


«Fashion Iftar 2025»: Көнчыгыш төсе, ике көнлек формат, яңа шәһәрләр, түләүле билетлар

«Быелгы төс Шәрык сәнгате тематикасы белән бәйле»

Ифтар программасының темасы Көнчыгыш мәдәнияте булачак. Быел төп төс итеп кызгылт сары төс сайланган. Кишер төсе дисәк тә буладыр. Fashion Iftar проекты авторы, әдәпле мода өлкәсендә белгеч Җәннәт Минһаҗева аңлатуынча, кызгылт сары төсмерләр чүл, тәмләткечләр һәм Көнчыгыш белән ассоциацияләнә.

«Быелгы төс Шәрык сәнгате тематикасы белән бәйле. Көнчыгыш сәнгате чүл, охра (пигмент) белән ассоциацияләнә, шуңа күрә без кызгылт сары төсне сайларга булдык», – диде ул.

Алдагы елларны билгеләнелгән сөт бизләре авыруы (2022), хатын-кызларга карата көч куллану (2023), Ватанга мәхәббәт һәм Палестинага ярдәм күрсәтү (2024) кебек кискен социаль проблемалар арасында Көнчыгыш сәнгате темасы аерылып тора. Ләкин проектның авторы әйтүенчә, бүген республикада милли мәдәниятне үстерүгә һәм саклауга зур игътибар бирелә, әмма бу «нокталы» рәвештә генә башкарыла.

«Сәнгать белән танышу өчен мин Мәскәүгә, Санкт-Петербургка барам, башка илләргә чыгам. Безнең республикада чыннан да кызыклы экспозицияләр бик күп үткәрелми. Миңа калса, бу үсеш әле башлана гына, һәм ул «нокталы». Моңа күбрәк игътибар җәлеп итәсе килә, идея массаларга китсен иде», - дип аңлатты Минһаҗева.

Җәннәт Минһаҗева: «Быелгы төс Шәрык сәнгате тематикасы белән бәйле»

Фото: © Солтан Исхаков

Ифтар темасы Көнчыгыш мәдәнияте булгач, игътибар татар милли мәдәниятенә дә биреләчәк. Брендлар линейкасында милли брендларга һәм Татарстан дизайнерларына басым ясалачак. Кунакларга 7 бренд тәкъдим ителә.

«Быел без мәдәни кодка ярдәм итүче, үз коллекцияләре аша татар мәдәниятен алга этәрүче милли брендларга басым ясарга булдык», – дип искәртте мода күрсәтүне куючы режиссер Регина Гарипова.

Җәннәт Минһаҗева күпчелек проектларда чит илдән килгән кунакларга халыкара брендларны тәкъдим итеп ялгышуларын, үзләренә үзләренекен күрсәткән кебек килеп чыгуын ассызыклады.

«Әгәр без республикага башка илләрдән кунаклар чакырабыз икән, без аларга үз мәдәниятебезне, үз энҗеләребезне күрсәтергә тиеш. Татар брендларыбызны күрсәтергә һәм, аларны танысыннар, күрсеннәр һәм язсыннар өчен, аларга халыкара дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеге бирергә кирәк», – ди ул.

«Тиешенчә киенеп килмәүчене куып җибәрмибез, әмма кара исемлеккә кертәчәкбез»

Кызгылт сары төс иң популяр төсләр арасында түгел, бик азларның гына гардеробында кычкырып торучы кызгылт сары төс бардыр. Бөтен хатын-кыз әлеге төстәге киемдә үзен уңайлы да хис итми. Бу мәсьәлә Fashion Iftar га барырга җыенучылар арасында сорау тудыргач, Җәннәт Минһаҗева кызгылт сары төснең башка төсмерләренә игътибар бирергә киңәш итте һәм һәр кеше дә үзенә туры килгән төсне, киемне таба алуын билгеләде.

«Кызгылт сары төс, күпләр уйлаганча, бер генә төс түгел. Бу бик күп төсмерләр, шуңа бәйле рәвештә безнең стилист гайд әзерләде», - ди ул. Әлеге гайд белән Modest Covered телеграм-каналында танышырга була. Анда шулай ук нинди кибетләрдән әлеге төсләрдәге киемнәрне табып булуы турында да язылган.

Әлеге образлар Modest Covered телеграм-каналында урнаштырылган гайдтан алынды

Фото: © Камилә Билалова

Шулай ук бу елгы таләпләр буенча киемдәге кызгылт сары төс 60 процентны тәшкил итәргә тиеш, алдагы елларны ул 80 процент булган. 60 процент – ул яулык һәм киемнең өске өлеше яки аскы өлеше шул төстә булырга тиеш дигәнне аңлата.

«Без ел саен дресс-код саклануын телибез һәм моңа басым ясыйбыз. Чарага барырга уйлагач, чараның кагыйдәләре барлыгын аңларга кирәк. Әгәр дә син бу шәп кәефнең, хис-кичерешләрнең бер өлеше булырга телисең икән, оештыручыга хөрмәт күрсәт һәм тиешенчә киен», - дип билгеләде оештыручылар. Җәннәт Минһаҗева «тиешенчә киенеп килмәүчене куып җибәрмибез инде, әмма кара исемлеккә кертәчәкбез» дип, шаяртты да хәтта.

Һәр ел саен Җәннәт Минһаҗеваның ифтар өчен әзерләнгән үз образы да хатын-кызлар арасында кызыксыну уята. «Миллиард. Татар»га ул бу елгы ифтарга да Луиза Скипина белән берлектә үзенчәлекле образ әзерләвен хәбәр иткән иде.

«Мин нинди образ теләгәнемне беләм, шуңа күрә эскиз ясадым, һәм ул беркемне дә битараф калдырмас дип уйлыйм. Әгәр моңа кадәр мин дизайнерларның әзер эшләренә мөрәҗәгать итсәм, минем образның төп булачагын белеп, узган елдан башлап мин заказга кием тегә башладым. Быел без дизайнер Луиза Скипина белән үзенчәлекле әйбер булдырачакбыз. Аның белән мин беренче тапкыр хезмәттәшлек итәм һәм образның искиткеч булачагына зур өметләр баглыйм», - дигән ул.

2022-2024 елларда Җәннәт Минһаҗеваның Fashion Iftarдагы образлары

Фото: © Камилә Билалова

Билетлар бер көндә сатылып беткән

Хәзерге вакытта чарага билетлар сатылып беткән. Билетлар чыкканнан соң, икенче көнне сату ябылды. Шуны да әйтергә кирәк, алдагы елларны чара тулысынча бушлай иде, әмма быел, оештыручылар әйтүенчә, минималь бәя – 2500 сум.

«Проектның үсүе белән бәйле рәвештә, без файдалырак була алабыз дигән карарга килдек. Шуңа күрә билетларны минималь бәядән - 2500 сумнан куйдык. Акчаларның бер өлеше проектның партнерлары булган фондларга җибәреләчәк. Моннан тыш, билетларны сатып алу һәм системалаштыруга карата бик зур сорау булды, шуңа күрә керү QR-кодлар буенча башкарылачак», - дип хәбәр иткән иде Җәннәт Минһаҗева телеграм каналында.

Кунакларга 15:00 сәгатьтә килергә киңәш ителә. Ифтар вакытына кадәр алар маркетта тәкъдим ителгән эшләнмәләр, киемнәр, бизәнү әйберләре белән таныша, сатып ала алачаклар. Ә чараның программасын «Моң» театры әзерләгән перфоманс бизәр дип көтелә. Шулай ук, оештыручылар әйтүенчә, ифтарда Көнчыгыш сәнгате белән бәйле күргәзмә дә тәкъдим ителәчәк. Алдагы еллардагыча кунаклар арасында кече хаҗ – Гомрәгә юллама һәм башка кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак. Бер юллама ифтарны оештыруда булышкан волонтерга тапшырылачак.

Алдагы елларны Fashion Iftarга билетлар бушлай булса, быел 2500 сумнан сатылган

Фото: © Рамил Гали

Төркия Президентының килене Fashion Iftar га килмиячәк

Ифтарда 1300 кунак көтелә. Алар арасында Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Белоруссия, Мисырдан танылган кунаклар, мода өлкәсендәге белгечләр булуы хакында да хәбәр ителде.

«Миллиард.Татар»га биргән интервьюсында Җәннәт Минһаҗева кунаклар арасында Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның килене Рейян Узунер һәм аның әнисе киләчәк дигән иде. Әмма «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Туган Авылым» милли-туристик комплексын гамәлгә куюда катнашучы Радик Абдрахманов әлеге хәбәрне кире какты.

«Әгәр дә сүз Билал Эрдоганның хатыны турында барса (Рейян Узунер – иск. «Интертат»), ул булмаячак. Форс-мажор хәлләр барлыкка килде. Алар гафу үтенергә сорадылар», - диде ул.

Fashion Iftarның икенче көнендә ир-атлар да катнаша алачак

Тагын бер үзенчәлек - быел Fashion Iftar ике көн дәвам итәчәк. Беренче көнне гадәттәгечә хатын-кызлар өчен ифтар булса, икенче көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында мода темасына кагылышлы лекторий оештырыла.

«Fashion Iftar тирәсендә актив хезмәттәшлек итүче, бер-берсенә ярдәм итүче стилистлар, дизайнерлар, хатын-кызлар берләшмәсе барлыкка килде. Аларның үзләре әйтүенчә, Fashion Iftar киенү турында гына түгел, бу - үзара хезмәттәшлек һәм яшәү рәвеше тарихы, биредә кызлар исламны кабул итәләр, үзләренә ярдәм даирәсен табалар. Икенче көнгә без лекторий куйдык: анда шулай ук маркет, партнерлар өчен зона эшләячәк», – диде ул.

Fashion Iftarның икенче көнендә Камал театрында мода темасына кагылышлы лекторий оештырыла

Фото: © Владимир Васильев

Лекторийда Мәскәүдән, Казаннан чакырылган спикерлар катнашачак, шулай ук хәләл банкинг тармагын үстерүче вәкилләр дә булачак.

Җәннәт Минһаҗева сүзләренчә, әлеге көн быел эксперименталь рәвештә генә оештырыла,ә киләчәктә лекторийны Халыкара дәрәҗәдә үткәрү нияте бар.

Оештыручылар билгеләвенчә, лекторийга алдан бушлай теркәлү узарга кирәк. Икенче көнгә дресс-код юк. Лекторий 21 март көнне 11:00дән башлап 17:00гә кадәр узачак, шулай ук Fashion Iftarның икенче көнендә ир-атлар да катнаша алачак.

Fashion Iftar Уфа белән Чиләбедә дә узачак

Узган елны беренче халыкара Fashion Iftar Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә 300дән артык кунак катнашында узган иде. Быел чит илләрдән кунаклар үзләре килгәч, чараны Россия буенча таратырга уйлыйлар. Беренче шәһәрләр буларак Уфа белән Чиләбе сайланган.

«Әлеге проектка зур кызыксыну булу белән бәйле рәвештә, мин эксперимент ясыйм: узган елны Гарәп Әмирлекләрендә булдым, быел безгә башка илләрдән кунаклар килә, шуңа күрә мин Россия буенча таралу мөмкинлекләре турында уйладым. Казанда проектны формалаштыра торган барлык моментларны мин башка шәһәрләргә алып килергә тырышам. Быел бу Уфа һәм Чиләбе булачак. Шәһәрләр күбрәк иде, ләкин моны оештыру җиңел булмау сәбәпле, кайберәүләр баш тартты», – дип аңлатты Җәннәт Минһаҗева.

Оештыручылар әйтүенчә, бөтен җирдә дә бертөрле дресс-код булачак, Fashion Iftar кысаларында Казанда гамәлдә булган барлык кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net