Добавить новость





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Вадим Захаров концерты: алкышларны сорап алмый, 10 костюм алыштырмый, әллә ниләр кыланмый

«Уңыш сере – гадилектә»

Вадим Захаров – татар эстрадасының иң гади, эчкерсез җырчысыдыр, мөгаен. Аның социаль челтәр битләрендә дә «Уңыш сере – гадилектә» дип язып куелган. Тамашачыларны да ул шуның белән яулый. Гадәттә, җырчы нинди – тамашачысы да шундый була. Концерт көнне «Уникс»ка таба менеп барганда, ак яулык бәйләгән, матур күлмәк кигән бер ханым русчалатып кына: «Уникс»ка моннан барып буламы әле?» – дип сорады. Мин аның да концертка барганын аңлап алып, «Әйе, дөрес барасыз», – дип, татарча җавап кайтардым

Әллә син дә Вадим Захаров концертынамы? – дип сорады апа, гаҗәпләнеп. Һәм, шап итеп: «Мин аңа картлар гына йөридер дип уйлый идем, бик «прастуй» бит ул (апа мишәр булып чыкты), яшьләр хәзер «прастуйлар»ны бик яратмыйлар шул», – дип куйды. Аннары минем җавапны көтеп тә тормыйча: «Аллаһка шөкер, яшьләр дә йөри икән әле», – диде, җырчы өчен чын күңеленнән шатланып.

Сөйләшеп киткәч – Разыя апа Буа районыннан булып чыкты, концертка ире белгән килгән – «Инде 10 еллап күзәтеп барам Вадимны, тавышы моңлы, юкка гына «халык артисты»н бирмәделәр аңа, үзе дә бик «маладис», җырлары да мәгънәле», – дип сөйләде ул миңа.

Тагын бер кызыклы күзәтү: минемчә, Вадим Захаров – татар эстрадасында алкышларны сорап алмый торган бердәнбер җырчы. Бүген җырчылар концерт барышында сәхнәдән: «Казан, мин сезне ишетмим», «катырак кул чабыгыз», «Уникс», кулларны күтәрдек, төшердек, сулга болгадык», «торыгыз, биегез» һәм башка-башка төрле фәрманнар яңгыратырга күнеккән. Бәлки, артистлар аны «шулай тиеш» кебек кабул итәдер, ләкин күп тамашачы моны өнәп бетерми. Гадәттә, кеше концертка ял итәргә дип килеп утыра бит инде, әллә нәрсәләр эшләтеп, ник интектерергә тагын. Вадим Захаров исә андый әйберләр белән мавыкмады, теләгәннәр торып биеде, теләгәннәр тамашаны утырып кына карады.

Әлеге концертны утырып кына, тынычлап карый торган дисәк тә дөрес булыр. Ниндидер шоулар, сикереп биюләр булмады, Вадим Захаров күбрәк үзенең тормышыннан алынган хатирәләр сөйләде.

«Интертат» сайтына рәхмәт»

Концерт башланып, берничә җыр җырлаганнан соң Вадим Захаров үзе белән таныштырырга кереште һәм иң беренче сүзләрендә үк журналистларга рәхмәт белдерде! Менә бит! Мондый сүзләрне әле бер концертта да ишеткәнебез юк иде, Вадим Захаровка рәхмәт! Бик рәхәтләнеп кабул иттек сәхнәдән әйткән сүзләрен.

Безгә «рәхмәт» болайрак яңгырый: «Мин үзем турында сөйләмәсәм дә, сез минем турыда миңа караганда да күбрәк беләсез инде. Безнең «Интертат», «Матбугат» сайтларына зур рәхмәт. Артистлар турында «шырт» итсәң дә, «пырт» итсәң дә, уңга, сулга борылсаң да язып, тамашачыга җиткереп торалар. Шул хәтле игътибар өчен мин аларга чыннан да зур рәхмәтле. Кайбер хәбәрләрне укыгач, үзем дә ышанып куям шушы сүзләргә, чыннан да минем турындамы икәнме бу дип. Мондый хәбәрләр дә бар – «Вадим Захаров уңайсыз хәлгә калган – сәхнәгә чыккач, сул күзе ачылмаган икән» дип тә төзеп китте Вадим Захаров...

«Татарстанның иң зур халык артисты бит мин»

«Безнең быелгы концертыбыз «Шоу түгел! Концерт-2» дип атала, чыннан да шоу кайда да, мин кайда инде», – дип дәвам итте Захаров. «Татарстанның иң зур халык артисты бит мин, «ёлки-палки». Бөтен концертка 2 костюмым бар иде, шуның берсен кидем, тагын берне киеп чыгармын дигән идем», – дип шаяртты аннары. 4 костюм алыштырды Вадим Захаров концерт барышында. Аларның барысы да гади, аерым әллә нинди бизәксез, җете төсләрсез, «классика һәрвакыт модада» дигән кагыйдә белән сайланган.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәрхан

«Иң яраткан әтиебез»

Концерт буе сәхнәгә чәчәкләр, бүләкләр менеп торды. Иң беренче рәхмәт әйтүчеләрдән җырчының кызлары Ульяна белән Ильяна укыган мәктәп укытучылары күтәрелде:

Сәхнәгә кадәр менгәч, иң яраткан әтиебез, халык артисты Вадим турында ике генә матур фикер әйтмичә булмый инде. Без – 149 лицей коллективы – бүген бик күбәү килдек. Вадимны яратып, ихтирам итеп, зур хөрмәт белән. Беренчедән, Вадим – искиткеч ике кызның әтисе. Икенчедән, ул шулкадәр сөйкемле, ягымлы, чын кеше дип әйтәсе килә аның турында. Бүген бит инде укытучылар турында да төрле фикерләр йөри, ләкин безнең коллектив бик бәхетле, чөнки бик күп артистларның балалары бездә укый, алар безгә бик матур итеп үзләренең концертларын бүләк итеп торалар. Шушы чараларда Вадим иң беренче урында. Ул бервакытта да без сорагач – баш тартмый, вакыты никадәр тыгыз булса да, һәрвакыт йөгереп килеп җитә. Вадим, залларың һәрвакыт тулы булсын, моңлы тавышың белән халкыбызны һәрвакыт сөендереп яшәргә язсын.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәрхан

Гаиләдә килеп чыккан кызыклы хәлләр, кызларына исем сайлаулар турында Вадим үзе дә сөйләде:

Без хатыным белән 14 ел бергә, 2 бала тәрбиялибез. Икесен дә бик каты яратам – Ульянаны да, Ильянаны да. Балалар тугач, без әллә ни аптырап тормадык. Беренчесенә Ульяна дип кушкан идек, икенчесе тугач, бер генә хәрефен алыштырдык та, Ильяна дип куйдык. Әле беркөнне зур кызым: «Алай-болай өченчене алып кайтсагыз, исеме нинди хәрефтән кушасыз?» – ди. Анысы миңа охшаган аның, юмор хисе көчле.

Концертта Вадим халыкчан темалар эчендә йөзде: авыл турында да иркенләп сөйләде, врачларны да сүгеп алды, миндаль сөте белән кофе эчүчеләрне дә тәнкыйтьләргә өлгерде. Сәхнәдә күтәрелгән бөтен тема тормышчан, һәрбер кеше өчен якын. Вадим үзенең фигурасы турында да шаярырга читенсенми, диета темасы да монологларда еш күтәрелде:

Гомер буе мондый булмадым, минем дә бар иде 3.600 граммлы чаклар. Менә ябыгуның сере бик гади бит инде аның, ләкин бер кеше дә белми аның ничек икәнен. Чөнки ул – сер. Концертлар алдыннан үземә максат куйдым – Вадим, 10 килога булса да ябыгасың, дип. Менә концерт килеп җитте, үзегез күрәсез, әллә нәрсә үзгәреш юк, костюм ничек төймәләнми иде, шулай ук төймәләнми.

«Башка әниләр турында җырлар алмамын»

Вадим Захаров – әниләр турында хәйран гына җырлар иҗат иткән җырчы. Аның хитка әйләнгән «Көттермәсәк иде әнкәйләрне» җырын күпләр хәтерлидер. Концертта ул әниләргә багышланган 1 генә җыр башкарды. Моны ул концерт алдыннан биргән интервьюсында «Әни булмагач, әниләр турында җырлыйсы килми» дип аңлатты.

Хәзер күпләр минем белән килешерләр дип уйлыйм: җырчы кеше өчен иң тугры, синең тормышыңа зур йогынты ясаучы тамашачы – ул синең әниең. Залда ут сүнгән булса да, меңләгән кеше арасыннан әнинең күзләрен күреп, танып була. Кызганыч, бүгенге көндә мин бу бәхеттән мәхрүм. Мин әнине һәрвакыт истә тотам, аның бер секундка да уемнан киткәне юк. Төшкә керсә дә, «улым, мин сиңа булышып ятам» дип керә. Бүген сезнең шулай җыелып килүегезне дә әнинең бүләгедер дип кабул итәм. Мин шундый фикергә килгән идем, башка әниләр турында җырлар алмамын, әниләр турында җырламам, дип. Ләкин Илфир Искәндәров шушы җырны тәкъдим иткәч – каршы килә алмадым. Әлеге җыр – репертуарымда әниләр турында соңгы җыр, башка җырламыйм...

«Сезнең Вадим Захаров!»

18 ел буена концерт куеп, 18 ел буена сезнең өчен җырлыйм. 18 ел буена сезнең өчен йә тазарам, йә ябыгам. Спецовка киеп, авылга кайтып, тракторга утырып та эшлим, матур «кәчтүмне» киеп, Рәис каршына чыгып, аның кулын да кысканым бар, «Питрау» сәхнәсендә җырлыйм ничә ел буе, никахлары булса, яшьләргә изге теләкләрне дә теләп кайтам. Кайбер җырчыларны сүгәм «нишләп кеше җырын җырлыйсың син» дип, үзем сәхнәгә Виталий Агаповның, йә Азат Тимершәехның җырын чыгып җырлыйм. Музыка училищесыннан «синнән җырчы чыкмый, энекәш, бар, авылыңа кайтып утын кис» дип җибәрәләр, йә «Татарстанның халык артисты» дигән исем бирәләр! Мин, нинди генә булсам да, сезнеке! Сезнең Вадим Захаров! – дип, бик үзенчәлекле монолог белән тәмамлады Вадим Захаров концертын.

Менә шундый ул Вадим Захаров – алкышларны сорап алмый, концертта 10 костюм алыштырмый, әллә ниләр кыланмый. Барысы да гади, ләкин күңел җылысын кушып эшләнгән – популярлыкның сере дә шундадыр.

Бу темага:

Вадим Захаров: «Минем кеше алдына чыгып елаганым юк»

Вадим Захаровның «Шоу түгел! Концерт-2» программасыннан фоторепортаж

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net