Добавить новость





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


«Безнең бөек язучыларыбыз күп, дип әйтергә яратабыз. Ләкин аларны бөек итүче Лилия иде»

Татар җәмәгатьчелеге бүген Казанда Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, 1989 елдан «Казан утлары» журналы редактор-корректоры Лилия Гатауллинаны соңгы юлга озатты. Ул кичә, 20 май көнне, вафат булды. Мәрасим «Казан нуры» мәчете янында узды. Иртән мәрхүмә белән хушлашырга дип, кулларына роза, канәфер чәчәкләре тоткан язучылар, шагыйрьләр, «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре килде.

Чараны язучы, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин алып барды. Ул Лилия Гатауллинаның чын мәгънәсендә үз эшенә гашыйк кеше булуын сөйләде:

– Бүген безнең һәммәбез өчен дә олы кайгы, зур югалту. Лилия апабызны соңгы юлга озату мәрасименә җыелдык. Ул безнең һәммәбез өчен дә кадерле, якын кеше иде. Ул чын мәгънәсендә искиткеч, чиста күңелле, ихлас, үз эшенең остасы булды. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаганнан соң тормышын татар матбугатына, Татарстан матбугатына багышлады. Ул 35 ел дәвамында «Казан утлары»ның редактор-корректоры вазифасын башкарды. 35 ел дәвамында үз эшен намус белән үтәде, 35 ел дәвамында нәкъ менә Лилия апаның күз нуры ягылган иң соңгы корректура типографиягә тапшырылды, һәм 35 ел дәвамында безнең журналны типографиядән иң борчылып, иң куанып көткән кеше дә Лилия апа булды. Ул Татарстан матбугатын, татар матбугатын яратып яшәде – үз эшен яратып яшәде. Ул эшкә дә бәйрәмгә килгән кебек килә иде, үзе дә безгә бәйрәм тудыра белә иде. Аның бакыйлыкка китүе дә Татарстан матбугаты бәйрәмен уздырган көннәргә туры килү символик мәгънәгә иядер.

Дөресен әйтергә кирәк, Лилия апа үзе исән вакытында ук кадерле, хөрмәтле булып яшәде. Аны яратканнарын үзе тоеп китте, аның эшен дә вакытында бәяли алдык. Ул Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, Казанның 1000 еллыгына медале һәм башка бик күп бүләкләр иясе иде.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков:

– Хөрмәтле дуслар, коллегалар, чыннан да, бүген безнең өчен зур кайгы. Җитәкчеләрнең «Казан утлары»нда 35 ел эчендә төрлеләре булды, алар алмашып тордылар. Ләкин Лилия ул алыштыргысыз кеше иде. Редакциянең рухын, җанын саклап торучы. Бөтен кешене берләштереп, тәрбияләп, һәр кешегә үз ачкычын табып, коллективны көйләп торучы һәм авторлар белән эшли белүче кеше. Чын мәгънәсендә авторитет, коллективта иң зур авторитетлы кеше иде.

Күз алдына китерегез – 40 елга якын тормышын алыштыргысыз татар матбугатында эшләгән. Үз вакытында «Мәгариф» журналына килгән, аннары Равил абый вакытында «Казан утлары»нда эшли башлаган. Гомумән, тормышын татар әдәбиятына тулысы белән багышлаган кеше. Башка әйберне күрмәгән, башка җирдә эшләмәгән, башка җирдә йөрмәгән, шушы безнең журналларда гына, безнең әдипләребез арасында гына хезмәт куйган. Безнең бөек язучыларыбыз, шагыйрьләребез күп, дип әйтергә яратабыз инде. Ләкин аларны бөек итүче кеше ул – Лилия. Аларның текстларын рәткә кертүче, алардан бөек кеше эшләүче. Лилия булмаса, ул бөек кешеләр бәлки булмаган да булыр иде. Шушы «Казан утлары» журналында иҗат атмосферасын саклаучы кеше ул Лилия иде. Урыны җәннәттә булсын. Кеше үлә – без аны оныткач, әгәр дә без аны онытмасак, аның турында уйласак, аны хәтердә тотсак, ул һәркайчан безнең белән булачак. Лилия турында яхшы истәлекләрне генә саклыйк.

Фото: © Абдул Фархан

«Кайгыларыбыз да, шатлыгыбыз да уртак булды»

ТР Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе, Лилия Гатауллинаның якын дусты Нурсөя Шәйдуллина:

– Лилия татар матбугатын бик ярата иде. Ул бездән һәрвакыт аерылып торды. Аның әти-әнисе укытучы, ул – тәртипле, тәрбияле, итәгатьле иде, әдәби телдә бик матур сөйләшә, матур киенә иде. Безгә гел үрнәк булып торды. Хәзер дә мин аның беркайчан кешегә күтәрелеп нәрсәдер әйткәнен хәтерләмим. Кем нәрсә генә әйтсә дә, ул дипломатик рәвештә генә җавап бирә белде. Ул һәрвакыт үзен кысаларда тота иде. Кешеләргә ягымлы булды, тыңлый белә, дөрес киңәш бирә белде. Редакциядә һәркемгә әни дә, киңәшче дә, сеңел дә, апа да булган кеше.

Без соңгы 43 ел гомерне бергә яшәдек дип әйтсәң дә була. Безнең гаиләләр, әти-әниләр бер-берсен беләләр. Безнең өчен Лилия гаилә әгъзасы булып санала иде. Минем әни нәрсә булса да: «Лилияне чакырыйк», – дия иде. Кайгыларыбыз да, шатлыгыбыз да уртак булды. Иң авыр вакытларда янымда булып, ярдәм иткән кеше, тугры дустым Лилия.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

«Лилия әдәби героиня булырга лаеклы»

Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Илфак Ибраһимов:

– Икенче көн инде телефоннан да, кешеләр белән очрашканда да ике сүздән торган бер җөмлә ишетәбез – «Ышанасы килми». Ләкин, хакыйкать бар, адәм баласы җиргә килә, адәм баласы җирдән китә. Ышанмыйча хәл юк, без шуңа дучар. Бу – бик зур югалту, күз алдына аның белән турыдан-туры һәр көн очрашып эшләгән еллар. Гадәттә, журналны тапшырганда баш мөхәррир кул куя да, журнал чыга дип, уйлыйлар. Юк, журналны тапшырганда иң соңгы сүзне корректор әйтә. Без кимчелекләр калмадымы дип аңардан сорыйбыз. Һәрбер журналны Лилия яңа туган сабый бала шикелле башыннан алып, инде җитлеккән бала иттереп тапшыра иде.

Ул «Казан утлары» редакциясенә генә түгел, янәшәдәге редакцияләргә дә бик ярдәм итте. Алар аны аралашу дип әйтәләр иде, ләкин сизеп тора идек – аңа киңәшкә керәләр иде. Чөнки Лилия ул белемле, тирән гыйлемгә ия кеше иде. «Казан утлары»на килгәч, иң беренче ачып кергән ишекләре редактор түгел, ә Лилия бүлмәсе була иде. Аның хатын-кыз матурлыгына, итагатьлелегенә, тәрбиялелегенә сокланмыйча мөмкин түгел. Лилия әдәбиятка, матбугатка хезмәт итүче буларак, үзе дә әдәби каһарман, әдәби героиня булырга лаеклы. Безнең каләмдәшләр моны да истән чыгармаслар дип уйлыйм.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

Журналист, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев:

– Лилия ярата белә иде, ул эшен яратты, «Казан утлары»н яратты, коллективны яратты. Ул һәрвакыт кызыклы идеяләр бирә белде. Берәр кием алса да, сабый бала кебек самими сөенде. Сөенде, безгә күрсәтте. Хәтта аның мультиваркасы да безнең редакциядә озак торды. Эштән арып киткән вакытта, ул туган авылын искә төшерә иде, без аның белән якташлар. Безнең күршедә генә аның туганнары яши иде, мин аның әтисен беләм, ул районда дәрәҗәле мәктәп директоры булды. Бүген менә шушы эшемдә минем туган якны искә төшереп тора торган чылбыр өзелде. Хуш, якташым, хезмәттәшем. Авыр туфрагың җиңел булсын.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

Редакциядә бүлмәдәше, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан:

– Сөйләргә дә бик авыр, кичә авылда эшләп ята идем, шалтыратып, әлеге хәбәрне әйткәч, кулдан бөтен эш төшеп китте. Искиткеч, гаҗәп, без 3 ел аның белән бергә әти белән кыз, абый белән сеңел шикелле бер җан булып яшәдек дип әйтсәм дә була. Ул корректор гына түгел иде. Миндә сорау туса, аңардан сорыйм, ул миннән сорый, шулай уртаклашып бергә эшләдек. Мин хәзер ялдан чыккач, буш бүлмәгә эшкә килеп керәм. Моны әлегә күз алдына китерә алмыйм. Аны алмаштырырлык, тагын кем булыр икән... Бу минем өчен зур югалту, бәхил бул, Лилия.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

Лилия Гатауллинаның бертуган апасы Ләлә ханым:

– Сеңлем бик булган кеше иде. Без кайтканда тәмле-тәмле ризыклар әзерли, һәрвакыт елмаеп каршы ала иде. Әтине бик яхшы итеп карады, аңа бик зур рәхмәт. Сеңлем балачактан бик акыллы булды, эшен чын күңелдән яратты. Без сине бик сагынырбыз, тыныч йокла.

«Хәзер ул безнең мактауларга мохтаҗ түгел, догада булыйк»

Халык язучысы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла:

– Бик авыр югалту. Сүз әйтергә дә кыен, күбебез өчен әлеге хәбәр көтелмәгән булды. Авыр хәбәр. Лилия белән мин студент чагымнан ук таныш. Безнең дуслык озак еллар дәвам итте. Лилиянең әйбәт кеше икәнен әйтеп тормыйм, аны сез үзегез дә беләсез. Яхшы кеше иде, үз эшенең остасы, профессионалы иде. Без аның белән бәхәсләшеп тә ала идек, татар телен үзегез беләсез, язуда төгәл формалар сакланмаган, болай да язып була, болай да. Ул үз эшенә шулкадәр бирелгән иде корректор, аннан редактор та булды. Урыны җәннәттә булсын, хәзер ул безнең мактауларга мохтаҗ түгел, догада булыйк, аңа хәзер дога кирәк.

Җеназа намазын «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы укыды. Мәрхүмәне Арча районы Яңа Кырлай зиратында җирләделәр.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

  • Лилия Гатауллина – Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, Казанның 1000 еллыгына медале иясе. Ул 1964 елда Арча районы Субаш-Аты авылында туган, әти-әнисе Яңа Кырлай авылыннан. Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаган, 1989 елдан «Казан утлары» журналында эшләгән.


Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net