Добавить новость





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Алмаз Мирзаянов концертында чыгыш ясаган Милена: «Аллага шөкер, мин яшим, миңа 19 тулды»

Чиләбе өлкәсе Озерск шәһәрендә яшәүче Милена Зияитдинова (фамилиясе шулай язылган, татарча, билгеле, «Зыятдинова» булыр иде – «Интертат») кечкенәдән җыр-моңга гашыйк. Музыкаль белеме булмаса да, ул җырларның көен отып алып башкара. Күптән түгел генә аның Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллина концертында чыгыш ясаган видеосы социаль челтәрләрдә таралды.

Күптән түгел генә 19 яшемне тутырдым, – дип сүз башлады Милена. – Коляскада булсам да, бернигә карамастан, мин тормышны бик яратам. Үзем турында гына уйламыйча, башкаларга да ярдәм итәргә тырышам. Җырларга бик яратам. Үзем өчен генә булса да, 4 елдан артык җырлыйм, җырлар яздырам. 2020 елда вокал белән шөгыльләнеп алдым, аннары ташларга туры килде, вакытым булмады. Бераздан бу эшкә кире кайтырмын дип өметләнәм, – дип сөйләп китте ул үзе турында.

«Казан сәхнәсендә чыгыш ясау – минем хыялым иде»

Беренче җырының сүзләрен аңа Гөлфия Шакирова, ә көен – кызның якын дусты, вокал укытучысы Марат Садриев язып биргән. Миленаның апа турындагы беренче җыры 2021 елның җәй айларында чыга.

Марат белән без 3 ел элек таныштык. Берсендә аңа берәр үземнең җырымны яздыру теләге барлыгын әйттем. Ул миңа Гөлфия апа Шакирова контактын бирде. Мин шунда ук Гөлфия апага шалтыраттым. Үзем бу җырны ничек күзаллавымны сөйләп чыктым. Аннан Марат миңа көен язып бирде. Шулай итеп, беренче җырымны бертуган апама – Лилиягә багышладым. Апа минем өчен бик якын. Ул – минем тормышымда зур роль уйнаган кеше, минем терәгем, ярдәмчем. Икенче җырым исә әнием турында булды, – дип аңлатты ул хисләрен.

Милена социаль челтәрләр аша күп кенә артистлар белән элемтәдә тора, алар белән аралаша. Алып баручы, җырчы Алмаз Мирзаянов белән дә ул нәкъ шулай таныша.

Алмаз абый Мирзаянов белән 2019 елның маенда таныштым. Аның «Түзә йөрәк сагышка» исемле җыры бар. Шул җырны җырлап, үземнең социаль челтәр битенә урнаштырдым. Шунда ул мине күреп, билгеләп алды да, аралашып киттек. Ул миңа ярдәм итә башлады. Шулай итеп, язышып сөйләшә башладык. Мин узган елны ук аларның концертында катнашырга тиеш идем. Кызганычка, килеп чыкмады. Кабаттан Казанда аларның концерты булуын белгәч, әниемә шунда бик барасы килүемне әйттем. Аннан әни мине Казанга, Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллина концертына алып килде.

Мин Казанга берничә көнгә иртәрәк килеп, үземнең танышларым белән очраштым. Аннары аларның концертына бардым. Шунда Алмаз абый миннән: «Концертта чыгыш ясыйсы килмиме?» – дип сорап, берәр җыр башкарырга тәкъдим итте.

Бу – минем хыялым иде. Мин моңардан берничек тә баш тарта алмый идем, – ди кыз.

Милена икенче көнне Алмаз Миргаязов һәм Зөлфирә Шәйдуллина концертында чыгыш ясый. Сәхнәдә ул апасы турындагы тәүге җырын башкара.

Мин алдан ук үземне барысы да яхшы булачагына көйләп куйдым, моңа ышандым. Сәхнәгә чыгу вакыты килеп җитә башлагач, әлбәттә, дулкынландым, кулларым да калтырап алды, тик барысы да тиз үтте, онытылды.

Җыр башлангач ук Алмаз абыйның минем янга чыгуын үтендем. Ул минем янда булгач, дулкынлану хисләре дә тизрәк үтте. Мин аларга, концертта миңа уен коралларында уйнаган барлык кешеләргә дә бик рәхмәтлемен, – диде ул кат-кат рәхмәт әйтеп.

«Бармак төртеп күрсәтүчеләр дә бар»

Милена авыруы турында озаклап сөйләп утыруны кирәксенмәде. Ул аны үзенең чынбарлыгы дип кабул итеп яшәргә өйрәнгән инде. Инвалид коляскасы аны берничек тә чикләми. Аның дуслары, танышлары күп, ул бик күп җирләргә йөри, актив тормыш рәвеше алып бара.

Мин шундый булып туганмын. Төп диагнозым – умыртка баганасы бүсере. Мин балачактан ук позитив рухлы, гиперактив булып булып үстем. Минем белән авыр булды, дип әйтә алмыйм. Әни, диагнозымны белгәч, башта бик курыккан. Аңа табиблар минем турыда: «Бу бала, яшәсә, 8 айга кадәр генә яши», – дигән булганнар.

Аллага шөкер, мин яшим, менә миңа 19 тулды инде. Барысы да әйбәт... Авыр булган мизгелләр дә булды, булмады түгел. Миңа карыйлар да, бармак төртеп күрсәтеп, чыш-пыш киләләр иде. Дөрес, мәктәптә андый хәл күзәтелмәде, алар барысы да аңлап кабул иттеләр. Мин 1 сентябрь көнне мәктәпкә бәйрәм линейкасына гына бара идем, калган вакытларда укытучылар өйгә килеп укытты.

Урамда йөргәндә, кибеткә барганда текәлеп караучыларга да, бармак төртүчеләргә дә, теләсә нәрсә әйтүчеләргә дә юлыкканым булды. Аннары аларга янындагы әти-әниләре, дәү әниләре болай эшләргә ярамаганны аңлатырга тотына иде.

Кайбер вакытлар да түзеп кала алсам, елаган чакларым да аз булмады. Минем иң якын балачак дустым бар. Без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итешеп яшәдек. Хәзер инде дустым Марат белән бик әйбәт итеп аралашабыз.

Башта без өчәү яшәдек, хәзер дәү әнием мәрхүм булгач, әнием белән икәү калдык. Әти дигән кеше минем тормышымда булмады, – диде ул, тормышының авыр мизгелләрен искә төшереп.

Милена әнисе белән

Фото: © Милена Зияитдинованың шәхси архивыннан

«3 ел эчендә татарча сөйләшергә өйрәндем»

Милена матур итеп татарча сөйләшә. «Бәлки, сиңа бөтен уй-фикерләреңне татар телендә җиткерү авырдыр, русча сөйләсәң дә зыян юк», – дисәм, дә ул татарча сөйләвен дәвам итте. Миленаның әнисе Диләрә – башкорт кызы. Алар өйләрендә русча аралашканнар. Кыз үзенең ничек итеп татар телен өйрәнүен дә сөйләп үтте:

Марат белән танышкач, татар теленә күбрәк тартыла башладым. Татар телен мин үзлектән өйрәндем. Социаль челтәрләрдә төрле татарча сөйләшә торган блогерларны тыңлап барып сөйләшергә өйрәндем. Өйдә без әни белән русча сөйләшәбез. Телне мин әкренләп, 3 ел чамасы өйрәндем. Элек татарчаны әзрәк кенә аңласам да, сөйләшә белми идем. Хәзерге вакытта күп кенә артистлар белән татарча аралашам. Уфадан Алмаз, Айдар Юнысовлар, Казаннан Алмаз абый белән гел элемтәдә торабыз, – диде ул.

Милена Айдар Юнысов белән

Фото: © Милена Зияитдинованың шәхси архивыннан

Мәктәпне тәмамлап, аттестат алган Милена алга таба укырга теләмәгән. Бүген ул цифрлы рәссам, иллюстратор булып эшли.

Иртән уянгач, мин башта телефонга килгән хәбәрләрне укып чыгам. Үземә язганнарга җавап бирәм. Заказлар килгән булса, шуларны эшлим. Тукымага төшерү өчен портретларны махсус кушымта ярдәмендә телефонымда ясыйм, цифрлы иллюстратор мин. Сыйфатсыз фотоларны сыйфатлырак, ачыграк, матуррак итәргә тырышам. Күп очракта заказларны электрон вариантта эшләп тапшырам. Хәзерге вакытта аны тукымага төшерү белән кыенлыклар бар. Әлегә бу – минем төп керем чыганагы булып тора.

Калган буш вакытымны җырлап, таныш-белешләрем белән аралашып үткәрәм. Урамга мин күбрәк әни белән чыгам, кайвакыт дусларым белән, – диде ул.

Милена Марат Садриев белән

Фото: © Милена Зияитдинованың шәхси архивыннан

Шундый көчле рухлы булуы белән ул үзен әнисенә охшата. Милена алга таба да җырларга, иҗат белән шөгыльләнергә ниятли. Үзенең планнары белән дә бүлеште:

Мин әнигә охшаганмын. Без әни белән борчылып, елап утырырга яртамыйбыз. Без икебез дә көчле булып яшәргә күнеккән. Аннары үзеңне моңа ничек программалаштырудан да тора. Менә үзең ничек уйласаң, шулай була да.

Казан сәхнәсендә да җырладым. Хәзер Уфада чыгыш ясыйсым килә. Уфада танышларым күбрәк тә, алар мине гел чакырып тора. Гастрольләргә йөрисем килә. Җырлау мине бәхетле итә.

Әле тагын бер җыр яздырырга хыялланам. Әлегә темасын белмим, тик ул бик позитив җыр булыр дип уйлыйм, – диде Милена.




Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net