Добавить новость





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Бәхет формуласы, яисә тормыштан ничек канәгать булырга?

Милли китапханәдә фәнне популярлаштыру максатыннан оештырылучы Milmax Science Kazan 2023 кысаларында медицина фәннәре кандидаты, психолог Александр Граница «Психиатриядә ләззәт һәм әле ул гына түгел» («Удовольствие в психиатрии и не только») дигән тема белән чыгыш ясады. Лекциянең иң кызык һәм мөһим өлешләре белән сез дә таныша аласыз.

Ничек көндәлек эшләр арасында югалмаска? Даими рәвештә башкарылучы гамәлләр кешегә ләззәт, шатлык бирә аламы?

Тормышыбызда даими рәвештә башкарылучы гамәлләрнең күпчелеген, америка психологы Ф.Скиннер фикеренчә, алдагы формула буенча аңлатырга була: «Стимул → Реакция → Нәтиҗә». Мәсәлән, бүлмәгә тәрәзәдән салкын җил керә → тәрәзәне ябасыз яисә җылырак киенәсез → кеше үзен уңайсыз хис итүдән туктый.

Нәтиҗәләрне ике төргә: уңайга һәм тискәрегә бүләләр. Уңай нәтиҗә – ул кеше үзе теләгән нәрсәгә ирешү, яңадан кабатлау теләге уята. Мәсәлән, пачкада соңгы чипсы калган, сез аны алып ашыйсыз, һәм сезнең кәефегез күтәрелә. Ә тискәре нәтиҗә – начар тойгылар уяткан стимулны юк итү ул. Мәсәлән, сезгә күп эш бирүләре сәбәпле, борчыласыз, әлеге хисне киметү өчен телефонда утыра башлыйсыз, шул сәбәпле, борчылу хисе кими.

Ләкин кабатланучанлык һәм нәтиҗәнең нинди булуын алдан ук белү кешеләрдә күнегү хисе тудыра һәм рекциянең көчен киметә. Бер үк киноны кабат-кабат карау сездә уңай хисләр тудырмый башлаячак, хәтта тискәре хисләр дә тудырырга мөмкин.

Ә нәтиҗәнең нинди буласын белмәү, киресенчә, реакциянең көчен арттыра. Мәсәлән, сез эштән премия бирү-бирмәүләрен төгәл белмисез икән, премияне биргән очракта, сездә эшләү теләге күпкә югарырак булачак.

Рәхәтлелек хисен кичерү (ләззәт) – көчле мотиватор, ниндидер реакция сәбәпле туган уңай нәтиҗә. Борынгы грек фәлсәфәчеләре Протагор һәм Сократ та «кешенең гамәлләренең максаты – ләззәт алу һәм газапланулардан качу яисә аларны юк итү» дигән фикерне әйткәннәр.

«Ни өчен ләззәт мотиватор булып тора?» дигән сорау туа. Кеше ниндидер гамәлне башкарганнан соң әлеге хисне кичерми икән, ул җәза буларак кабул ителә. Психологлар, кешенең начар гадәтләрен бетерү өчен, нинди стимуллар кешедә рәхәтлелек хисе тудыруын ачыклыйлар һәм аңардан мәхрүм итәләр. Кеше кабат әлеге гадәткә кайтмый.

Әмма кешенең башкарган эшеннән канәгатьлелек хисе кичерми башлавы башка сәбәпләр белән дә бәйле булырга мөмкин. Кешенең уйлары, әлеге гамәлгә мөнәсәбәте үзгәрә, һәм ул, шатланасы урынга, үзен, эшен тәнкыйтьли башлый. Мәсәлән, кешегә эше ошамый башлый икән, ул аны алмаштыру яисә башка эшчәнлек белән шөгылләнү турында уйлана, телефонда ешрак утыра башлый.

Канәгатьлек, рәхәтлек хисен кичерми башлау ниндидер эшне, гамәлне башкарудан туктауга да китерә ала, ягъни демотиватор булып та тора. Ә кешеләрнең хроник рәвештә рәхәтлек, шатлану хисен кичерми башлавы депрессия һәм шизофрения белән авырган пациентларда күзәтелә.

Әмма Сократ ләззәтне генә түгел, ә шул ләззәт сәбәпле килеп чыккан нәтиҗәләрне дә исәпкә алырга кирәклеген искәртә, ягъни әлеге ләззәтне кичергәннән соң кеше газапланамы яисә юкмы. Шуңа күрә кайбер очракта ләззәтне «икенче урынга» калдырырга һәм башка кыйммәтләр эзләргә кирәк.

Гедонистик тон – кешенең ләззәт алу сәләте нигезендә яткан генетик сыйфат. Һәм ул төрле кешедә төрлечә була, кешенең нинди тормыш юлы үтүенә, шәхси сыйфатлар формалашуына һәм ата-анасыннан бирелгән геннарга бәйле. Кешенең ләззәт алу сәләте гедонистик тон дәрәҗәсенә карап аерыла.

Стресс турында да әйтмичә китү мөмкин түгел. Кискен стресс кешедә ләззәт хисе уята, ягъни куркыныч очракны җиңеп чыкканнан соң туа, ә хроник стресс ләззәтне киметә, ул туйдыра башлый. Димәк, стресстан ләззәт алу өчен, аның чамасын белергә кирәк. Моңа бик яхшы мисал булып аттракцион тора. Кеше стрессны билгеле бер күләмдә һәм кыска вакыт аралыгында гына ала.

Ангедония – кешенең ләззәт алу сәләтен югалту. Аны ике төре була. Беренчесе – эшчәнлек барышында ләззәт ала алмау, икенчесе – ләззәт ала алмаячагын алдан ук әйтеп кую.

Сорау туа: «Ә аның кайсысы мөһимрәк соң?» Дофаминнарның (бәхет гармоны) артуы, ягъни ләззәт хисенең иң югары ноктасы, нәкъ менә эш эшләнер алдыннан күзәтелә. Яңа телефон яисә яңа күлмәк алу вакытындагы шатлык аны куллану вакытына караганда көчлерәк була.

Депрессия вакытында ангедониянең ике төре дә, ә шизофрения вакытында кешенең эшчәнлегеннән ләззәт ала алмавын алдан әйтеп куюы күзәтелә.

Һәм иң мөһиме азаккарак калды бугай. Ә эшеңнән, тормыштан күбрәк ләззәт, шатлану һәм канәгатьләнү алу өчен нишләргә кирәк соң? Беренчедән, яңа стимуллар эзләргә, ягъни кызыксынулар киңлеген арттырырга. Икенчедән, тормышның кыйммәтләрен арттырырга; даими гамәлләребездә, эшебездә яңа мәгънәләр табарга. Мәсәлән, йөгерүне «сәламәт булу өчен» дигән максатка гына түгел, ә «тышкы кыяфәт матур булсын өчен», «йөгергән вакытта кызыклы аудиокитаплар яисә музыка тыңлау өчен» дигән максатларга да бәйләргә була. Өченчедән, хроник стрессны киметергә.

Әгәрдә әлеге тема буенча күбрәк белергә теләсәгез, В.Ромекның «Тренинг наслаждения», Р.Хэррисның «Ловушка счастья», Р.Сапольскиның «Психология стресса» дигән китаплары белән таныша аласыз.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net